Ветеран бабам турында истәлекләр гаиләбездә кадерләп саклана
Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим бабам – әниемнең бабасы - Әгерҗе районының Барҗы авылында туган.
Тиздән Бөек җиңү бәйрәме килеп җитә. Шул уңайдан без һәр ел бабайларны искә алабыз һәм аларның портретлары белән митингка чыгабыз.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим бабам – әниемнең бабасы - Әгерҗе районының Барҗы авылында туган.
1940 елда Красный бор (хәзерге Әгерҗе) районының авылларыннан хәрби хезмәткә алынган егетләр арасында Барҗы авылыннан 20 яшьлек Садыйков Ибраһим Муллахмәт улы да (1920 – 2005) була.
Япония чиге тыныч булмагангадыр, Татарстаннан бер эшелон солдатны Чита өлкәсенә җибәрәләр. Япония ул вакытта Кытайның Маньчжурия дигән җирен басып алган була.
“405 отдельный артиллерийский дивизион, зенитная часть” - әниемнең бабасы 1940-1946 елларда хезмәт иткән урыны. Ул зенит артиллериясе төзәүчесе (дальномерщик) булган. Монда самолетның хәрәкәт юнәлешен һәм тизлеген исәпкә алып, билгеле расчет ясап төзәргә кирәк.
Зениткалар һәрвакыт әзер, чөнки япон самолетлары Чита җиреннән әйләнеп очып, гел үртәп торалар. Ләкин атарга ярамый – һөҗүм башлау була. Землянкаларда яшәп, траншеялар казып, безнең солдатлар гел сугышчан әзерлектә торганнар.
1945 елда немецларны җиңгәч, бөтен көчне Япониягә каршы сугышка туплыйлар. Көнбатыштан көнчыгышка китерелгән, фашистларны җиңгән орден-медальле солдатлар белән бергә бабамнар да японнарга каршы сугышка керәләр.
«Бер ай барды бәрелеш, күп кенә иптәшләрне югалттык. Маньчжурияне японнардан алып, Кытайга бирдек», - дип сөйләгән Ибраһим бабам. Кызганычка каршы, карт бабамны күрә алмадым: мин туарга бары тик 4 ел гына калгач, ул вафат булган. Аның турындагы истәлекләр гаиләбездә кадерләп саклана.
Айзат Гайнетдинов, Чаллы, 2нче гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев