Уйлар уйлап, юллар буйлап, һәр көн эшкә ашыгам…
Сөенеп эшкә бару – олы бәхет, диләр. Тәҗрибәм арткан саен бу сүзләрнең дөреслегенә ныграк төшенәм бугай.
Тәрбияче булып 11 ел эшләү дәверендә нинди генә балалар белән эшләргә туры килми. Бармаклар тигез булмаган кебек балалар да төрле-төрле. Шунысы бәхәссез: аларны тигез күреп, яратуыңны тигез өләшсәң, һәрберсенә ачкыч яратып була.
Күрмәмешкә салышып, икенче бер эш белән мавыгуга, кырыема җыелып, уратып алалар да чәчләремнән сыйпап иркәлиләр, күземне йомдырып, нәни куллары белән аркам буйлап «массаж» ясый башлыйлар. Миңа булган яратуларын шулай белгертәләр, күрәсең. Арыганлык таралып, сулышлар киңәеп китә, күзләр дөньяга ягымлырак карый башлыйлар. Ике арада урнашкан җылылыктан җиһан яктырып китә. Йокы сәгате җитүгә, изрәп татлы йокыга талалар. Бүлмәдә тынлык урнаша. Тәрәзәдән төшкән кояш нурларына коенып, балаларның торганнарын көтәм. Тагын сикерешеп торырлар да бүлмә шау-шуга күмелер. Озак та үтмәс, сагынып өлгергән әти-әниләр, әби-бабайларына ияреп, өйләренә таралыша башларлар. Ниһаять, соңгы баламны да озаттым.
Мин дә нәни кызымны җитәкләп, уйларымны түгәрәкли-түгәрәкли, кайтыр юлга кузгалам…
Кайтып чишенүгә, өйгә гәүдәмә сеңгән мең төрле илаһи ис тарала. Әллә нинди затлы хушбуйлар да алыштыра алмый торган үзгә ис. Кеше гомеренең бер генә, кыска гына мизгелендә булып, тиз арада эреп югала торган кабатланмас ис. Сабыйларымның исе…
Чәчләремдә калган кулларының җылысы күңелемне иркәли. Кайнар учларым белән чәч толымнарымны җыям да мең төрле йорт мәшәкатьләренә чумам: пешерәм, юам, җыештырам, улымның дәресләрен тикшерәм. Нәни кызымны иркәләргә дә җитешәм.
Җаныма сеңгән татлы ис яшәвемнең татлы хисенә әверелә. Бәхетнең олысы нәрсә диеп сорасалар, җавабым әзер. Сабыйлык исе бетмәгән нарасыйларның башларыннан сыйпау бәхетеннән ләззәтләнгән, иң чиста йомшак кулларының җылысына туенып, иң саф яратуларының назына коенып яшим бит мин. Үлчәп бетерә алмаслык олы байлыклар да тиңләшә алмый бу бәхет белән.
Аллаһы Тәгаләмнән бу ләззәтле дә, үтә авыр да булган җаваплы хезмәтемдә сабырлык, көч-куәт сорыйм. Самимилегемне, ихласлылыгымны җуймасын дип телим. Аннан башка була да алмый, бу якты җиһанга тууымның да сәбәбе шул бит.
Өндә дә, төштә дә сабыйлар тавышы,
Сөйләшәм аларның телендә.
Җаным да картаймас, күченер бары тик
Гөнаһсыз сабыйлар иленә…
Чаллы шәһәренең 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Сәгъдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев