Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Утлар, сулар кичкән солдат

Күп сөйләгәнче, күп эшлә! Бу сүзләр бабамның тормыш шигаре булды. Ул һәрвакыт хезмәттән ямь һәм тәм табып яшәде.

Бабам сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Ә сөйләгән кадәрен тыныч күңел белән тыңларга мөмкин булмады, ирексездән күзләр дымлана…

Ул 1937 елны хәрби хезмәткә алынып, Каменск-Подольск шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1939 елда фин сугышы башлана. Бабам Көнчыгыш Украинаны, Латвияне азат итүдә катнаша. 1940 елда солдат хезмәтен тутырып, туган авылына кайта. Ләкин яшь cолдатка рәхәтләнеп ял итәргә дә, су буйларына кичке уеннарга йөрергә дә насыйп булмый. Ул Казанның 40нчы хәрби заводына эшкә урнаша. Ә 1941 елның 22нче июнь иртәсе егетнең бөтен хыялларын чәлпәрәмә китерә. Июль аенда ул кабат фронтка китә. Бабамны десантлыкка алалар. 109нчы укчы полк составында алгы сызыкка җибәрелә. 1942 елның август аеннан 120нче укчы полкта минометчы булып хезмәт итә. Яуда нык яраланып, Уральск шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Аннан чыккач – кабат фронтка. Десантчы булырга да туры килә аңа, курку белмәс егет разведкага да йөри.

Бабам сөйләгән истәлекләрдән...

«Мин Сталинград янында барган каты бәрелешләрдә өч тапкыр яраландым. Иптәшләремнән җиде генә кеше калып, ач килеш өч көн оборона тоттык. Хәлсез килеш, шуышып, каска белән Иделдән су ташыдым. Бәхеткә, 150 кешедән торган өстәмә көч килде. Командир, безне кочаклап: «Молодцы, егетләр! Җидәү фашистларның котын алдыгыз», – дип рәхмәт белдерде...» Бу – бабам сөйләгән истәлекләрдән.

Ул Харьков бәрелешендә каты яралана. Канга баткан, аңсыз солдатны үлеләр чокырына ыргыталар. Егет төнлә аңына килә, күзләрен ача. Авыртуларына түзә алмыйча, ыңгыраша башлый. Бәхеткә, аны яралыларны җыеп йөргән санитарлар ишетә. Бабамны чокырдан алып чыгалар һәм госпитальгә илтәләр.

Аларны парашюттан да сикерергә өйрәтәләр. Аста – дошман, атыш. Парашют белән төшкәндә үк күбесе һәлак була.

Башыннан ахырына кадәр

Бабам Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр үтә. Сталинград, Львов, Харьков, Прага, Кенигсберг шәһәрләрен, Чехославакияне азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Туган иленнән 8 ел читтә йөреп, 1945 елның көзендә генә якыннары янына әйләнеп кайта.

Сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре дә бик күп. Львов, Краков, Дембица шәһәрләрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Маршалының «Рәхмәт хаты» тапшырыла. Сугыштан кайткач, бабам күрше авыл кызы Һәдия белән тормыш корып җибәрә. Дүрт малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Күп сөйләгәнче, күп эшлә! Бу сүзләр бабамның тормыш шигаре булды. Ул һәрвакыт хезмәттән ямь һәм тәм табып яшәде.

Бабамның орден-медалләрен, Мактау грамоталарын бүген дә кадерле ядкарь итеп саклыйбыз. Оныкчыкларына дәү әни һәм дәү әтиләре турында сөйлибез. Хәтерлибез. Яратабыз. Горурланабыз.

 

Ләйсән Вәлиәхмәтова. Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев