Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Урааа!

Икенче якка борылсам, анда тагын берәү үзенең кепкасын һавага чөя-чөя, «ура» кычкыра. Ул Мидхәт иде.

Без дустым Мидхәт белән ипподром мәйданында Сталинградны алу вакыйгасын күрсәтүче тамашага барачакбыз. Киноларда күргәнчә, кепкаларбызны күккә чөеп, ура дип кычкырачакбыз.


Тамаша куелу турында безгә инде бер атна элек укытучы апа хәбәр иткән иде. Шул сүзләрне ишеткәч, минем түбәм күккә тиде. Ә дустым Мидхәткә барыбер, аның эше каты, телефонда террористларны бәрә иде. Виртуаль дөньяда ул бит снайпер, бөтенесен дә беренче ату белән кыра. Иптәшем ялкаурак малай, миннән башка дуслары да юк. Аның бер изге теләге генә бар - ул спецназ булырга хыяллана. Дөрес, бер проблема бар, аның ялкаулыгын командирлар белсәләр, идән себерүче итеп тә алмаслар, артык гөнаһ җыясылары килмәс.


– Мидхәт, әйдә шимбә көнне ипподромга барып, Сталинград алу вакыйгасын карыйбыз, - дидем мин аңа илһамланып.
– Тапкан ял көнен әрәм итәр урын, - диде ул көлемсерәп.
– Юк-юк, син дөрес уйламыйсың. Ул гади театраль куелыш түгел, анда чын автоматлар, пулеметлар белән явыз фашистларга атачаклар, танкларда да йөриячәкләр, - дидем кулларымны болгый-болгый, аны кызыксындырырга теләп.
– Әһә, аңлашылды. Шуннан мин ни файда алачакмын? - дип сорады ул.
– Озын сүзнең кыскасы, вакытны бик күңелле һәм файдалы үткәрәчәкбез. Шуңа өстәп, без үзебезне 1942 елдагы җиңүчеләр сыман хис итә алачакбыз, рәхәтләнеп "ура" кычкырачакбыз.
– О, ә менә монысы безнеңчә. Вакытны күңелле үткәрергә без яртабыз, - диде ул ризалыгын белдереп.
Мидхәтне күндерү буенча мин рекорд куйдым бугай.


Шимбә көнен мин үземнең туган көнемә караганда да зарыгыбрак көттем. Ул көн тылсымлы һәм могҗизалы булырга тиеш сыман иде. Мәктәптә дә, урамда да, өйдә дә шул шимбә көне турында хыяллана идем, көннән көн шул тамашаны тизрәк карыйсы килә иде. Хәтта Мидхәт белән "шимбә" сүзен сөеп "Шимбәүшкә" дип йөртә башлдык. Атнаның һәр көнен, һәр сәгатен санап бардым. Көннәр шакмаклы тәгәрмәчле машина сыман озак барды.


Ниһаять, шимбә килеп җитте. Мин әтәч "кикрикүк" дигәннән җәһәт уяндым. Юк, юк, дөрес аңлагыз, фатирыбызда әтәч белән тавыклар асрамыйбыз. Бу бары тик махсус көйләнгән будильник тавышы. Моңа җәйге каникулларда авылда тору сәбәп булды. Һәр иртә әтәч коймага менеп кычкыра иде. Бүтәннәр аны булачак итле шулпа итеп күрсә, мин әтәчне аһәңле җырчы итеп хис итә идем. Кызыл кәләпүш мине иртә торырга өйрәтте. Шәһәрдә дә рәхәтләнеп уяныр өчен, китәргә ике көн кала, иртән иртүк мин әтәчнең тавышын диктофонга яздырып будильникка куйдым.


Тәрәзәгә карасам, урамда чиләкләп яңгыр ява, юлларда сазлыклар, ә кояш, караңгылыктан шүрләп, үз әтисенә ышыкланган бала сыман зур кара болыт артына качкан. Кешеләрнең йөзләре таш һәйкәлләрнеке кебек сүлпән иде. Эшчеләр эшләренә теләмичә, моңсуланып бара иде, нәкъ агачтан теләр-теләмәс коела торган яфраклар шикелле. Тирән сулыш алгач:
– Ах, нинди искиткеч ямьле көн, - дидем дә тәрәзәне ябып куйдым.


Мин берьюлы ике куянны тоткан аучы кебек, җанымда җылылык һәм бәхет тойдым. Өй ишегемне ничек япканымны үзем дә сизмичә, мин инде мәктәпкә бару юлында идем. Әгәр җанымда философ яшәсә, ул болай әйтер иде: "Һәрбер корыган урманда бер бәрәкәтле, нурлы агач яши". Һава торышы үзенең тулы матурлыгы белән бүлешмәсә дә, мин күңелемдә гармония сиздем. Хыялларымда оча-оча, мин мәктәбемә дә барып җиттем.


Бәхеткә, бүген өч кенә дәрес керә икән.
– Әйдә, дәресләр бетү белән туп-туры ипподромга барабыз, - дип сөйләштек.
Өч дәрестән соң, китәбез дигәндә генә укытучыбыз:
– Дәресләрдән соң сез психологка тест үтәргә барачаксыз, - диде.
Ничек ипподромга соңга калмаска инде?
Психолог апаны бөтен сыйныфыбыз ярата иде. Беренчедән, дәресләр кала иде. Икенчедән, без үзара кызыклы сөйләм уеннарын уйныйбыз. Мәктәп баласына шул гына кирәк тә инде.
Ләкин бу юлы башкачарак булды. Психолог апа һәрберебезне чиратлап үзенә чакырды. Менә минем дә нәүбәтем җитте. Нәрсәгәдер шатланып, сыйныфташларыма пыяла ишек аша честь биреп, җитдиләнеп психолог бүлмәсенә киттем. Җанымда соңга калудан курку белән бергә сөенеч уйнады.
Психолог бүлмәсендә:
– Исәнмесез, - дидем мин тотнаклы гына, тавышымны түбәнәйтеп.
– Хәлләрең ничек синең, Шакир?
– Искиткеч әйбәт .... Ой. Нормально, - дидем мин.
– Шакир, хәзер мин сиңа сораулар бирәм, ә син аларга җавап бир. Кайда яши аю?
– Өндә.
– Кем кетәктә яши?
– Тавык.
– Кайсы хайванның өч йөрәге бар?
– Өч йөрәкле хайван ул... - дидем дә туктап калдым. – Өч йөрәк, нинди өч йөрәк тагын? - дидем шаккатып.
– Ну, Шакир. Белмәсәң, белмим дип әйт.
Өч йөрәкле хайван турында ишеткән юк. Нишләргә?! Алар мине сантыйга санасалар, мәктәптән куып чыгарачаклар. Куып чыгарсалар, әни әйтмешли, мин гомер буе урам себерүче булып эшләрменме?! Шунда башыма бер фикер килде:
– Эчендә ике бәрәне булган сарыкта, өч йөрәк була.
Психолог апа кычкырып көлеп җибәрде.
– Ярый, Шакир, син булмаса, өеңә кайт, - диде ул. Миңа шул гына кирәк тә инде. Мидхәтнең психологка кереп чыгуын көтеп тагын шактый вакыт узды. Ул бөтенләй еларга җитешеп чыкты.
Бөтен булган егәребез белән тукталышка чаптык. Артыбыздан эт куамыни. Үзебез мыш-мыш киләбез. Ашкынып бер сәгатькә карыйбыз, бер юлга. Иртә язның сазлы матурлыклары аша, көнгерә кебек сикерәбез. Эх, яныбызда рекордларны теркәүче булса, иң биек һәм ерак сикереш, котылгысыз минеке булыр иде, дип уйлап куям.
Ниһаять, тиргә батып, дәрман бетеп, тукталышка да йөгереп килеп җиттек. Анда ике хатыннан кала беркем дә юк.
– Хәзер безгә 50нче автобусны көтәргә кирәк, - диде Мидхәт.
Җиде минут эчендә 5 автобус узды һәм бишесендә дә кеше шыгрым тулган. Нәрсә булса булыр дип, киләсе беренче туктаган автобуска утырырга булдык. Автобус тулы кеше. Һәрбересе каядыр ашыга, соңга кала, һәрбересенең үзенең кайгысы, мәшәкате. Без дә шул кешеләргә керәбездер. Кеше күп булгач, автобус салмак кына бара. Пассажирлар тәрәзәләрне дә каплаган, урамдагы тукталышлар бөтенләй күренми.
– Эх, бушрак автобуска утырасы калган. Ипподром тукталышы күренмәячәк бит, - дип хафаландым.
– Борчылма, бөтенесе дә контрольдә. Мин 50нченең маршрутларын үземнең биш бармак кебек беләм, - дип мактанды Мидхәт.
Халык төшә, кабат тагын менә. Өч тукталышны узгач:
– Күпме тагын барырга, - дип сорадым.
– Хәтсез әле, - диде Мидхәт.
Беравыктан тагын сорадым:
– Ничә минуттан барып җитәбез?
– Озак калмады, чыгарга әзерлән.
Түләргә акчамны әзерләп куйдым.
Ике тукталышны узгач Мидхәт миңа елгыр гына:
– Килеп җиттек, чык тизрәк.
Автобусның арткы өлешеннән ерып чыгу шактый авыр эш. Кемдер сине ишетми, ә кемгәдер барыбер. Автобус йөртүче янына барып җиттек дип уйлаганда, ниндер мәгънәсез (ир-ат дип әйтсәм, дөрес булмас)  махсус миңа аяк чалды, мин каты итеп егылып төштем. Мидхәт мине күрмичә автобустан чыгып китте, ә мин берничә секундка җитешмичә калдым. Ул арада автобус кузгалып китте. Автобусны тиешсез җирдә туктатып булмагач, киләсе тукталышта төшеп калдым. Бик тә йөгерер идем, ләкин баштарак җәфалындырган йөгерү үзен сиздерде.

Хәтта кызу атлаганда тезләрем авыртыбрак торалар иде. Хәер, ипподром язуы ерактан ук күренеп торды.
Җаен табып, акрын гына атларга булдым. Тирә-юньдә кеше юк, барысы да ипподромда, Мидхәт тә. Ярар, үз тизлегемдә бара алсам, 20-30 минуттан килеп җитәрмен, чыгыш та тәмамланмас дип уйлап куйдым.


Дөрес уйлаганмын, 25 минуттан мин ипподромга керү җирендә. Кырмыска оясындагы кебек мыжлап тора кешеләр. Мин тамаша карарга әзерләндем. Декорациялардан хәйран калдым. Мәйданның һәр почмагында кызыклы сугыш әсбаплары иде. Җимерек йортлар минем игътибарымны аеруча җәлеп итте. Нинди генә халәткә калган хәрбиләр юк. Кемдер йөгергән рәвештә фашистларга ата, кемдер яраланып, ярдәм көтеп ята, берәүләр танклардан аталар, кыскасы, һәрбер солдатның фашистларны тар-мар итү максаты бар. Яхшы итеп ясалган декорацияне күзәтеп бетерергә өлгермәдем, артистлар инде мылтыктан өскә таба ата башлады. Кинәт ир-атлар, башлыкларын һавага чөеп кычкырыштылар, хатын-кызлар кочаклашып кул болгадылар.
– Ни булды бу? - гаҗәпләнеп сорадым янымда торучыдан.
– Ничек инде нәрсә. Без Сталинградны алдык, - диде ул сөенеп. –Ура!
Шушы шатлыкны минем дә кичерәсем килеп гөжләгәннәргә кушылырга булдым.
– Урраааааа! Без җиңдек! - дип кычкырдым.
Тамашачылар таралып беткәндә дә, мин әле һаман "ура" кычкыра идем. Икенче якка борылсам, анда тагын берәү үзенең кепкасын һавага чөя-чөя, "ура" кычкыра. Ул Мидхәт иде.


Айзат Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев