Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Үлемсез Айбаш

Айбаш артына борылып үзәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде, аңа башкалары кушылды...

Ниязларның күршесендә Бәдретдин мулла яши иде. Аның читәннән үреп ясалган зур абзары бар.

Бер көнне шунда  колхозның 20ләп атын китереп яптылар. Башта күрше-күлән аптырады: бу кадәре атны ник бирегә китергәннәр. Нияз да күрше бала-чагалары белән көн саен читән арасыннан шул атларны күзәтә.

Матурлар алар, ялларыннан сыйпыйсы килә. Тора-бара өлкәннәр, хәлне ачыклагандыр инде, үзара атларны сугышка озатырга әзерлиләр икән, дип сөйләшә башладылар.

Бәдретдин мулла, бөтен гаиләсе, бала-чагалары белән бергә, бу атларны тәрбиялиләр: ашаталар, эчертәләр. Нияз да шунда кереп атларны тәрбияләргә, су эчертергә булыша башлады. Ә бер атка бигрәк ияләште ул. Ак бәкәлле, кара ефәктәй бөдрә яллы, маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы булганга, ул аны Айбаш дип атады. 

Үзләренең дә ашарларына каты-коты гына булса да ул Айбаш кырына я бер сынык икмәк, я шикәр кыстырып керә иде. Ат аны җиңелчә генә кешнәп каршы ала, «Кая, бүген ни алып кердең миңа» дип, йомшак иреннәре белән Ниязның колакларын тешләштерә, башын Ниязның җилкәсенә сала.

Су буена атларны су эчерергә төшкәндә малай аңа атланып төшә, бергәләп су керәләр, аннан соң Нияз мунчала белән ышкый-ышкый атны юа. Ә атларны төнгә болынга алып чыгу аларның икесе өчен дә бәйрәм була. Бәдретдин мулла атларны саклап кала, Нияз Айбашка атлана да, бөтен гәүдәсе белән атка ятып, ялларына тотынып, икесе бер җан-бер тән булып болынны иңлиләр.

Бәдретдин мулланың: – Атны кызулатма, бик еракка китмәгез,- дигәне дә колак төбеннән сызгырып кына үтә. Менә бәхет кайда ул, төнге караңгылыкны ерып, ай яктырткан болында Айбаш белән Нияз гына, җил дә куып тота алмый аларны. Ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабалар да чабалар. Гел шулай булыр төсле иде...

1942 елның июне. Атлар китә, дигән шомлы хәбәр  ишетеп авыл халкы Бәдретдин агай ихатасы тирәсенә җыелды. Сугыш башланганга бер ел үткән, корал тотарлык барлык ир-егетләр фронтка китеп беткән. Менә хәзер атларга да чират җиткән.

Авыл кырмыска оясыдай кайный. Нияз хәлнең асылын аңлап бетерми әле. Алай да өлкәннәрнең аһ-зар килүләре шомга салды аны – уйнавыннан  туктап, Айбаш янына кереп аңа шикәр каптырды. Урамга атларны чыгарып тезә башладылар.

Апалар малкайларның ялларын сыпыралар, сыртларыннан сөяләр. Кузгалдылар. Алдан бер абый йөгән тотып бара, Бәдретдин мулла бахбайларны арттан куа. Куа дип, куасы да юк инде аларны. Солдатлар шикелле тезелешеп, сулга да, уңга да карамыйча атлыйлар.

Тыкырык турына җитеп, борыла башлагач, Айбаш артына борылып үзәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде, аңа башкалары кушылды. Үзләренә күрә туган авыллары белән, Нияз белән хушлашулары булгандыр. Өлкәннәр сыктап елый-елый атлар артыннан атлый. Нияз да калышмый - уртак хәсрәт аның нәни йөрәгенә дә үтеп керде.  

Айбаш янәшәсеннән авылны чыгып басу буйлап бик озак барды әле ул. Тузанлы юлга егыла да тагы торып йөгерә, үзе бертуктаусыз елый, күзен уа-уа битләре каралып бетте. Айбашның күзләреннән аккан яшьне күреп, кечкенә йөрәге сулык-сулык килде.
– Хуууш, Айбаш, исән йөреп кааайт, мин сине көтәрмееен!!!!
– Хууууш, Нияз, син мине көөөт, мин кайтырмыын!!!!

 

Нияз мәктәпкә йөри, укый башлады. Кайда гына булса да, ятса-торса да Айбашның өзелеп кешнәгән тавышы колагында яңгырый, бәгырьләрен актарып күз алдына килеп йөдәтә. Йоклаганда Айбашы төшенә керсә, аннан да бәхетле кеше булмый, ул төшне бөтен кешегә сөйләп туйдырып бетерә. Берәрсе сугыштан яраланып кайтса, аларга йөгерә: «Айбашны күрмәдегезме?»


Еш кына Бәдретдин мулланың Айбаш торган абзарына кереп, бергә булган күңелле чакларны уйлап юана. Менә бүген дә, гадәтенчә абзарга керде. Шул чак аның күзе стенада эленеп торган Айбашның йөгәненә төште, ничек ул аны элегрәк күрмәгән! Бик тиз йөгәнне кулына алып күкрәгенә кысты. Борынына Айбашның тир исе килеп бәрелде, тирә-юнь яктырып, бөтен тәне җиңеләеп-канатланып киткәндәй тоелды.

Әйтерсең лә ул әкияти дөньяга барып эләкте. Күзен ачып җибәрсәәә, менә хикмәт, ул оча икән бит. Авылы өстеннән очып үтеп, болын-кырларны артта калдырып, диңгез-урманнар өстеннән дә бик тиз очып үтеп сугыш барган фронт сызыгына килеп төште ул. Кая карама җимерелгән танклар, төтенләп янган йортлар, үлгән солдатлар.

Шартлаган, ыңгырашкан тавышлар арасыннан әкрен генә кешнәгән тавыш килгән якка караса - аның Айбашы! Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына танырлык. Хәлсезләнгән, алгы аягы яраланып кан саркып торган Айбашы торалмый ята. Нияз, Айбашының муеныннан кочып үкси-үкси елады.

Аннан соң бер каска табып, атына тиз генә су алып килеп эчерде. Күкрәгенә кысып тоткан хикмәтле йөгәнне Айбашның муенына кигерүе булды, ат шул мизгелдә торып басты. Ике канатын җилпегәндәй кагынып алды да Ниязны утыртып күккә күтәрелде. Күр әле, алар очалар бит! Бер-берсенә сыенган ике җан, сугышны артта калдырып, туган якка очалар. Кайчандыр атта чапкан туган як болынына төшеп, Айбаш үлән уртларга кереште. Ә күзләрендә яшь һәм шатлык нуры уйный.

Ат башын Ниязның иңнәренә куеп, йомшак ирене белән муенын кытыклап, битен ялый башлады. Үлмәс-батыр сугышчы атның  дустына рәхмәт белдерүе иде. Йә, Раббем, нинди матур, кояшлы дөнья. Нияз атның муныннан кочаклый, ялын сыйпый. Көне-төне елап, бахбаен сагынып интекте бит ул. Һәм, ниһаять!...
Эх, әнкәсе йокыдан уятты. Әле уянгач та малай Айбашның исен сизгәндәй, хыял эчендә иде.

Тәнзилә Шайхнурова. Күзкәй.                           

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев