Тукай белән сөйләшү
“Тукайга хат яз”номинациясенә Зәй шәһәренең 4нче мәктәп укучысы Әгъзамов Илназдан килгән шигъри хатны укып карагыз әле.
Укыгачтын мин Тукайның
«Исемдә калганнар»ын.
Кабат – кабат уйлап куйдым
Балачак газапларын.
Күз алдыма килеп басты
Артык кашык булганы.
Кышын ишек төпләрендә
Яланаяк торганы.
Салкын бүлмәсендә туңып,
Чирләп ялгыз ятканы.
Ач булса да безнең өчен
Күпме шигырь язганы.
Озак кына карап торгач,
Сагышлы күзләренә.
Күңелдәге уйларымны
Сөйләп бирдем үзенә:
– Хәзерге вакытта булсаң,
Чакырыр идем өйгә.
Гаилә җылысын татып,
Яшәр идек без бергә.
Өчпочмак, бәлеш, кыстыбый,
Ни генә юк табында.
Ашаганың булмагандыр
Син кечкенә чагыңда.
Заман техникасын күргәч,
Шаккатыр идең син дә.
Компьютер, планшет, ноутбук,
Телефон да бар миндә.
Күп сорауга җавапларны
Интернеттан табабыз.
Кирәкле мәгълүматны да
Шуннан гына алабыз.
Йөрер идек икәү бергә
Йөзәргә бассейнда.
Хоккейда да уйнар идек
«Яшьлек» боз сараенда.
Юк шул инде, юк син, Тукай,
Яшисең җанда гына.
Иҗатыңнан илһам алып,
Күңелем тынычлана.
Моңсу карашлы сурәтең
Һаман тора каршымда.
Рәхмәт әйтеп баш иямен
Тик һәйкәлең алдында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев