Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукайга хат

Исәнмесез, Тукай әфәнде! Сезгә кабат хат язучы туташ Алия...

Исәнмесез, Тукай әфәнде! Сезгә кабат хат язучы туташ Алия.  Беренче хатымны мин Сезгә гимназиядә укыган елларымда язган идем.  Ул хатым “Көмеш кыңгырау” гәҗитендә басылып та чыкты, эчтәлекле хат буларак бәяләнде. Инде бүген кулыма тагын каләм алдым, чөнки Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын, бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла, мин дә, Тукай әфәнде, Сезне үзем кабул иткән югарылыкта күрсәтергә телим.

Һәркем Сезнең иҗатны үзенчә ача, бүген мин Сезнең тәрҗемәче буларак башкарган хезмәтләрегезнең кыйммәтен ачасым килә, чөнки Сез үзегезгә өлге итеп Пушкин иҗатын сайлагансыз, һәм иҗатыгызны югарылыкка күтәргән татар шагыйре булып танылгансыз.

Тукай һәм Пушкин... Сезнең кебек шәхесләр дөньяда бик аз һәм сирәк туалар.  Сез икегез дә үз вакытында дөньяны дулкынландырган һәм үз халкының  әдәбиятларын биеккә күтәргән кешеләр. М.Горький сүзләре белән әйтсәк, Пушкин - рус әдәбиятына нигез салучы булса,  ә  Сез,  Тукай әфәнде,  – татар әдәбиятына нигез салучы.

Сезнең  иҗатыгыз инде күптәннән бирле җентекләп өйрәнелеп килә, ул мирасны фәнни өйрәнүгә Җамал Вәлиди, Гали Халит,  Хатип Госман, Якуб Агишев, Рөстәм Башкуров, Ибраһим Нуруллин, Рафик Нафигов, Нил Юзиев, Нурмөхәммәт Хисамов, Зөфәр Рәмиев, Резеда Ганиева, Хатип Миңнегулов, Наис Лаисов кебек төрле буын татар галимнәре җитди өлеш кертте.

Мин үзем дә  Рөстәм Башкуровның “Тукай һәм рус әдәбияты” исемле китабы, И.Нуруллинның “Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты”, Тәлгать Галиуллинның “Шагыйрь намусы – халык намусы” исемле хезмәтләрен белән танышкач, Сезне икенче яктан ачтым: Сезнең  иҗатка багышланган хезмәтләрнең барысында да диярлек,  иҗатыгызның рус әдәбияты белән бәйләнеш мәсьәләләрен күтәрелә. Сезнең рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләрегез рус әдәбияты белән бәйләнешнең бер формасы итеп карала. Ул тәрҗемәләр  шул чор укучысының зәвыгына туры китереп тәрҗемә ителгән, шуңа күрә тәрҗемә стиле хәзерге тәрҗемә стиленнән бик нык аерыла.

1895 елда Сез  Уральскига киләсез, Мотыйгулла мәдрәсәсендә укый башлыйсыз. Бер үк вакытта шушы мәдрәсә каршында ачылган рус классы дәресләренә дә йөрисез.  Укытучы Әхмәтша Сираҗетдинов Сезне беренче мәртәбә  И.А.Крылов, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой әсәрләре белән таныштыра. Кайбер рус классикларының әсәрләрен шушы вакытны ук тәрҗемә итәргә керешәсез, ләкин әле татар вакытлы матбугаты булмаганлыктан, бастырырга урын таба алмыйсыз.

1902-1904 еллар аралыгында И.Крыловның 75 мәсәлен тәрҗемә итәсез, ләкин басмага 1906-1907 елларда гына чыгарасыз. Сезнең  тәрҗемәләрегез  оригиналның эчтәлеген генә сөйләүгә генә кайтып калмый, үз нәтиҗәсен чыгарып кую, әсәрнең сатирик мәгънәсен татар милләте ягына борып кую белән аерылып тора.

Беренче рус революциясе рус классик әдәбиятының татар әдәби тормышына тирәнрәк һәм киңрәк үтеп керүенә яңа мөмкинлекләр тудыра.  Моңарчы мәсәлләр һәм әкиятләр тәрҗемә ителсә, революция  елларыннан башлап зур социаль проблемаларны күтәргән, жанры, стиле ягыннан төрле булган киң полотнолы әсәрләрнең тәрҗемәләре чыга башлый.

Татар халкы да беренче рус революциясе дулкыннары белән рус әдәбиятында чагылган иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне хәл итү көрәшенә актив рәвештә килеп кушыла. Шул процессны әдәбиятта гәүдәләндерүче язучыларның иң күренеклесе  ул, Тукай әфәнде, Сез  буласыз. Сезнең  иҗат татар критик реализмының рус әдәбияты йогынтысында үсүенә һәм идея-эстетик яктан ныгый баруына ачык мисал булып тора. Рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләрегезгә күз салыйк.

Сезнең иҗтимагый карашларыгыз үскән һәм тирәнәйгән саен,  шагыйрьнең бурычы хезмәт  халкына теләктәшлек белдерү белән чикләнмәскә тиешлеген ачык чагылдыра. Бу уңайдан Сезнең беренче ирекле  тәрҗемәләрдән булган “Үз-үземә” (1906) шигыре характерлы. Аның нигезендә Пушкинның “Про себя” (1818) дигән кечкенә күләмле әсәре ята.

 

“Великим быть желаю,        

Люблю России честь;              

Я много обещаю,

Исполню ли, бог весть”.(А.С.Пушкин)

 

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,

Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм. (Г.Тукай)

 

Күренгәнчә, рус шагыйренең идеясен Сез конкретлаштырыбрак кабул итәсез.

1905 ел революциясе нәтиҗәсендә цензураның кире кагылуыннан файдаланып, Сез татар интеллегенциясен халыкка хезмәт итәргә, хаклыкны яклаучы, шуның өчен “каләм”гә каршы чыкмаска чакырасыз. Сез А.С.Пушкинның  “Евгений Онегин” романының 4 нче бүлегендәге ХХII строфадан “Кемне сөяргә кирәк?” (1906) башы астында тәрҗемә иткән өзектә татар шагыйре исеменнән  гуманистик омтылышларны  җимерүгә алып баручы җәмгыятькә нәфрәтен белдерәсез.

 

“Кого ж любить? Кому же верить?

Кто не изменит нам один?

Кто все дела, все речи мерит            

Услужливо на наш аршин?     

Кто клеветы про нас не сеет?     

Кто нас заботливо лелеет?  

Кому порок наш не беда?   

Кто не наскучит никогда?    

Призрака суетный искатель,                                                                                                                       

Трудов напрасно не губя,   

Любите самого себя,   

Достопочтенный мой читатель!   

Предмет достойный: ничего       

Любезней верно нет его”. (А.С.Пушкин)     

                                 

“Белү мөшкил: кирәк кемне сөяргә?
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә?
Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң?
Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң?
Бу дөньяда сине кем иркәли соң?
Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?
Синең хәсрәтең кемнәргә хәсрәт?
Гамең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?
Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?
Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?
Синең якты көнең кемнәргә тансык?
Кирәксә, яшь җиренә кара кан сык!
Сине кемнәр генә туйдырмый бер дә?
Күңелсез хәлгә кем куйдырмый бер дә?

Кем үлчи барыйшын синең барыйшка?                                                       

Бөтен сүзен, эшен синең карышка?

Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә,

Табылмас – юк! Әрәм җәһдең, әрәм лә.

Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:

Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!” (Г.Тукай)

Мин шуңа игътибар иттем: Сезнең  тәрҗемәгездә нәфрәт һәм пессимизм тойгылары ныграк чагыла, димәк,  җәмгыятьтәге социаль каршылык кискенләшкәннән кискенләшә бара, моны Сез ачык җиткерәсез.

Сезнең ирексөючәнлек карашларыгызны гәүдәләндергән һәм сәнгатьчә гомумиләштереп биргән әсәрләрегезнең иң әһәмиятлесе 1907 елда Пушкиннан тәрҗемә ителгән “Мәхбүс” шигырендә ачыла.

 

“Сижу в железной клетке,
В душе моей глубокая печаль и горечь горя...
Но вдруг появился

Взращённый на воле орёл молодой”. (А.С.Пушкин)

 

“Утырам мин тимер читлек эчендә,
Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә...
Күренде бер вакытта бер яңа эш:
Ирек-иркендә үскән яшь каракош”. (Г.Тукай)

 

 “Тимер читлектәге тоткын һәм “ирек иркендә үскән яшь каракош” образлары ярдәмендә  Сез  үзегезнең иреккә, азат тормышка булган мәхәббәтегезне  ныграк чагылдырасыз. Оригиналны киңәйтебрәк тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, Сез  “тимер читлек” шартларын тәфсыйльләп сурәтлисез.

Сезнең тормышны кабул итү халәтегез дә А.С.Пушкинныкы кебек. А.С.Пушкинның «Я пережил свои желанья» (1818)  әсәрен 1909 елда “Теләү бетте”  исеме астында тәрҗемә итәсез, һәм  ул Сездәге күңел бушлыгы, ялгызлык хисен укучыга җиткерү өчен  мөмкинлек ача.

 

“Я пережил свои желанья,
Я разлюбил свои мечты;
Остались мне одни страданья,
Плоды сердечной пустоты.

Под бурями судьбы жестокой
Увял цветущий мой венец —
Живу печальный, одинокой,
И жду: придет ли мой конец?

Так, поздним хладом пораженный,
Как бури слышен зимний свист,
Один — на ветке обнаженной

Трепещет запоздалый лист!.. “ (А.С.Пушкин)

 

“Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;
Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.

Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан;
Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан.

Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды;
Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы.

Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да
Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында.

Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?


Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак, -
«Төшәм» дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак”. (Г.Тукай)

Бу тәрҗемәләрнең бер үзенчәлеге бар: Сезнен икеюллыгыгыздагы иҗек саны Пушкинның  дүртьюллыгыннан бер-ике иҗеккә кенә калыша, ягъни  Сез - оригиналь тәрҗемәче. Ни өчен бу тәрҗемә ясалган? Чөнки бу Сезнең өчен иң авыр еллар: беренчедән, Сез  үзегезнең авыруның котылгысыз икәнен аңлыйсыз; икенчедән, кара  реакция еллары Сезне романтизм кыйбласыннан реализм кыйбласына күчеш ясарга мәҗбүр итә; өченчедән, Сез ялгызлыктан Пушкинга сыенасыз, анда үзегезгә сердәш, фикердәш күрәсез.

Кара реакциянең  демократик көчләргә һөҗүм итү елларында Сез, Тукай әфәнде,  “Җил” (1909) исеме белән Пушкинның “Сказка о семи богатырях и мертвой  царевне” әкиятеннән бер өзекне тәрҗемә итәсез, шуның белән  киң халык массасына  Пушкин иҗатын пропагандалаучы, аның идеяләрен яшәтүче шәхес функциясендә ачыласыз. Сезнең  рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләре арасында кешенең якты хисләрен, саф мәхәббәтен, хатын-кызның  азат тормышка хаклы булуын раслаучы шигырьләрегез  дә бар. Пушкинның “Пока супруг тебя, красавицу младую”-“Пушкиннан”,  “Когда мои младые лета” - “...га”, “Десятая заповедь”-“Тәүбә вә истигъфар” исемнәре астында тәрҗемә иткәнсез.

Самодержавиене ачы сатира утына тоткан тәрҗемәләрегезнең берсе – А.С.Пушкинның  “Алтын әтәч” әсәре. Бу әкиятнең рухына туры китереп, Сез детальләргә үзгәреш кертәсез: исемнәрне алыштырасыз, вакыйгаларның урынын үзгәртәсез, көнчыгыш колоритын өстисез, шуның белән ул борынгы татар ханнарының һәм феодалларының бөтен рухи һәм мораль дөньясын ачып саласыз.

Әлбәттә, бу юнәлештә эшләгән саллы-саллы галимнәрне узып, мин әллә нинди ачышлар ясарга җыенмыйм. Шулай да  мин үзем өчен яңалык ачтым: Сезнең тәрҗемә эшчәнлегегез чын мәгънәсендә осталык мәктәбе итеп каралырга хаклы.  Сезнең матур яңгырашлы, эчтәлекне, төзелешне саклап биргән тәрҗемәләрегез иҗатыгызны  тирәнтен белмәгән укучы тарафыннан оригиналь әсәрләр булып та кабул ителергә мөмкин. Бу нисбәттән,  Сез һичкайчан тәрҗемәгә хилафлык китерми эш итәсез:  ирекле тәрҗемә стилен сайлап, әсәрнең эстетик ягын һәм мораль эчтәлеген дә саклауга ирешәсез.

Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итү аша Сез татар әдәбиятын яңа образларга баеттыгыз. Алга таба бу поэтик образлар татар поэзиясенең үз байлыгына әверелделәр һәм башка әдипләр тарафыннан яратып кабул ителделәр.

Русчадан тәрҗемәләр Сезнең өчен, Тукай әфәнде,  поэтик осталыкка өйрәнү мәктәбе булса,  Пушкин кебек бөек  шагыйрьнең әсәрләрен тәрҗемә итүгә алыну - ул зур батырлык үрнәге.  Сез, гүя, татар теленең бар матурлыгын дөньяга ачарга телисез һәм  аңа ирешәсез дә: Пушкин шигъриятен бар тирәнлеге, саф яңгырашы, төгәллеге белән укучыга илтеп тапшырасыз. Пушкин тәрҗемәләре аша Сез үзегез дә татар поэзиясенең югары баскычына күтәрелдегез.

Рәхмәт, Сезгә, Тукай әфәнде,  тырышлык аша сәләт  үсүен, иҗатның камилләшүен үз тормыш  мисалыгызда аңларга ярдәм итүегез өчен!

Ихтирам белән Алия туташ.

2023 ел, Яр Чаллы каласы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев