Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган көн бүләге (шаян хикәя)

Актаныш районы Такталачык авылыннан Гайсина Лилия Фәнил кызы язып җибәргән хикәя.

Тормышыбызны мәгънәле иткән, 
яраткан кызларыбызга багышлыйм.
...Зур кыз инде хәзер Мәликә. Аңа кыш көне дүрт яшь тулды. Кыш бабай Мәликәнең туган көненә бик күп итеп күчтәнәчләр җибәргән иде. Ни генә юк анда: тәмле-тәмле конфетлар, алма, апельсин, мандарин, тагын Мәликә исемнәрен дә белеп бетерми торган татлыкайлар!
Шулай да иң зур бүләкне аңа әти-әнисе ясады. Алар Мәликәнең туган көненә кечкенә тере курчак алып кайттылар! Әнисе берничә көн югалып торган иде, шул курчакны эзләп йөргән икән ич! Әйе-әйе, чып-чын курчак, үзе елый, үзе кечкенә, гел ашарга сорап тора, астын да юешли...Мәликә гаҗәпкә калды. Ел буе диярлек әти-әнисе “сиңа уйнарга иптәш алып кайтабыз” диделәр, ә бу кечкенә “төенчек” уйнап йөрү түгел, утыра да белми ич әле!? Үзе Мәликә кебек тәм-том сорамый тагын, әнисенең “татлы сыена” да риза. “Ярар, дип уйлады Мәликә, әти-әниемнең эшеннән Кыш Бабай җибәргән күчтәнәчләр белән иркенләп сыйлана алам икән!”
Көн арты көн уза торды. Кечкенә “төенчек” тә тик ятарга яратмый башлады. Иң элек бәбине төргән йомшак пеленкаларны кечтеки генә ползункилар алыштырды. Әй рәхәтләнде дә соң “төенчек” аякларын болгап! Берничә атнадан соң бияләйле күлмәкләр бияләйсезгә әйләнде. Мәзәге дә шунда икән әле, “төенчек” үзенең кулларын өйрәнә, бер кулы белән икенчесен эләктерә дә,  “кем тотты, җибәрегез” дигәндәй, кулларын ычкындыра алмыйча чарасызланып елый башлый...
Елауларына да ияләште инде Мәликә “төенчек”нең. Башта гына төн уртасында уянып елап котын ала иде, хәзер ишетми дә йоклый ала...
Дүртенче туган көненә кадәр әти-әнисенә бердәнбер иркә кыз булып үскән Мәликәгә әти-әни мәхәббәтен икегә бүлү авыррак булды, әлбәттә. Көнчелек дигән галәмәт нәрсә юктан гына баш калкыта да куя бит әй! Иң элек верандада көн күргән, Мәликәне үстергән коляска һәм бала кровате кергәч үзен сиздерде әлеге “юньсез”. Коляскага ятып йөреп, йоклап карагач, үтте тагын. Соң, зур башы белән коляскада ятып булмый ич инде, җитмәсә аяклар да сыймый кала... Ә менә кровать - ансы икенче мәсьәлә. Мәликә анда иркенләп ята ала әле, аякларны бөкләбрәк ятарга кирәк кирәген... Ә беркөн, әнисе күрмәгәндә генә сеңлесе янына кереп ятып та карады, бик күңелле булды, икәүләп йоклап та алдылар бу матур кроватьта (Әнисе генә күреп алып эшне боза язды). Шулай булмый ни, аның кырыена үзе җырлап әйләнә торган уенчык та алып кайтып куйды бит әле әтисе... Берничә мәртәбә боруың җитә, теге галәмәт нәрсә җырлый башлый, аның тирәсендәге уенчыклар сикерә-сикерә әйләнеп йөрергә керешәләр...
“Төенчек” нең кызык гадәте бар – ул да булса имезлек. Мәликә аны капмый кабуын, тик кызыксынуы җиңеп чыкты – уенчык маймылның имезлеген алып кабып карарга булды беркөнне “үскән кыз”... Кабуын капты да соң, тик бер кызыгын да тапмады, ә “төенчек” кәнфит урынына кабып йөри шул имезлекне, ни тәмен табадыр!?
Көн саен яңа һөнәре белән сөендерә бу “туган көн бүләге”. Елмайса да, еласа да әти-әнисе кош тоткандай сөенә, “менә сеңлең дә үсеп килә, озакламый синең итәгеңә ябышып, “апа, көт әле” дип йөгерә башлар әле алла боерса” диләр. “Син зур кыз, апа булдың” диюләренә сөенеп туя алмаса да, кайвакыт шул кечкенә сеңелкәш урынында буласы килгәләгән чаклары була әле Мәликәнең. Шулай булмыйча, кемнең генә татлы, барлык хыял-теләкләр чынга аша торган, күңелле, риясыз балачак иленнән китәсе килсен соң!? Эх, татлы да соң шушы балачак!


Гайсина Лилия Фәнил кызы, Актаныш районы Такталачык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев