Туган җирләр булсын кадерле!
Яшь шагыйрьләр Актаныш районы Аккүз мәктәбендә дә үсә. Менә Данис Әхмәтовның шигырен укып карагыз әле. Әйбәт бит!
Татарстан – минем туган җирем!
Бик күп анда сала- калалар.
Көмеш сулы Сөннең ярларында
Аккүз – Ахун минем авыллар.
Иң беренче бездә кояш чыга,
Иң беренче сибә нурларын.
Якты көнгә киң колачын җәя
Болыннарым минем, кырларым.
Ак бураннар йомшак юрган җәя.
“Икмәк уңсын!” – диеп басуда.
Аккошлар һәр яз саен кайта
Таллы “Дәйди” күле буена.
“Кырыклы” һәм “Теләүледә”җыя
Эре җиләкләрне балалар.
Сөндә балык тотып, чумып-йөзеп,
Көч-дәрт белән алга баралар.
И рәхәт тә минем туган якта,
Һәр мизгеле аның күңелле.
Яратыйк без аны һәм дә саклыйк!
Туган җирләр булсын кадерле!
Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Данис Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев