Туган ягым минем – гүзәл Пучы яклары
Актаныш районы Пучы мәктәбендә белем алучы укучыларының иҗат эшләре.
Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 6 нчы А (7 А) класс укучыларының иҗат эшләре. Укытучылары: Гөлназ Муллагалиева.
Хафаев Габделкәрим, 6 а кл
Туган ягым минем -
Гүзәл Пучы яклары.
Урманның саф һавалары
Исе шикәрдән баллы.
Аның суы, инешләре
Бик шифалы, файдалы.
Аның чиксез басулары
Диңгездән дә бик олы.
Аның алтын уңышлары
Бик күп файда китерә.
Басуга барып карасаң,
Иге-чиген күрмәссең.
Аның олы күлләрендә
Балыклар ялт-йолт килә.
Су буенда камышлары
Шылтыр-шылтыр сөйләшә.
Бу авылны мин онытмыйм
Күңелемдә мәңге калыр.
Шәйхразыев Раяз, 6 а кл
Туган як
Туган ягым, туган авылым,
Мин яратам һәр урының.
Чиста сулы чишмәләр
Һәм киң юллы урамнар.
Туган якны онытмыйм,
Чит илләргә чыксам да.
Йөрәгемдә авылым
Калды ул мәңгелеккә.
Галин Ильяс, 6 а кл
Туган ягы була бар кешенең
Күңелендә, йөрәгендә.
Туган як кирәк кешегә
Булса нинди яшьтә дә.
Урманнары, кырлары,
Чишмә һәм су буйлары.
Якын була һәр кешегә
Туган як турында уйлары.
Дәүләтов Илмир, 6 а кл
Туган ягым — изге ягым,
Һәр кешегә кадерле.
Чит җирләргә киткән саен
Арта бара кадере.
Туган ягыма сокланам:
Матур да ул, төзек тә.
Халкы уңган, тырыш, җитез
Һәрбер эштә, хезмәттә.
Дәүләтова Айгөл, 6 а кл
Туган як
Җилләр белән очып киләм
Кадерле туган ягыма.
Җәйләргә дә кайтыйм әле,
Кышларга да язларга.
Яратып яратылган
Туган үскән ил генә.
Бүтән җирләр күп булса да
Туган җирем бер генә.
8 а һәм 8 б класс укучыларының иҗат эшләре
Вәгыйзова Эльвира, 8 а кл
Кара болытлар җәелә,
Күктә яшен йоклый.
Болытта очып йөрүче тузан,
Торбалар шомлы җырлый.
Дошманнар белән сугышырга
Батырларны Ватан чакыра.
Ир-егетләр хәрби бурычларын
Намус белән үти халкына.
Вахитов Ислам, 8 б кл
Туган як — иң матур төшенчә.
Туган як нинди матур!
Нинди гүзәл туган ягым,
Якын миңа чишмәләр.
Матур табигате белән
Туган як тартып тора.
Минемчә, һәр кеше
Туган ягын ярата.
Сафина Айгөл, 8 б кл
Чит илләрне күргәнем юк.
Гүзәл була диләр булганнар.
Минем исә күңелемә якын
Туган якта үскән кылганнар.
Миңа бик тә үз җиремдә рәхәт
Үз тавымда, елга-күлемдә.
Илһам алып яшим, гашыйк булып
Туган туфрак, туган җиремә.
Салахова Альбина, 8 б кл
Матур да соң безнең илебез,
Гөл-чәчәкле туган җиребез.
Яратыгыз туган илебезне,
Бернигә дә карамастан.
Ташлап китсәм мин илемне,
Бәхет-сөю тапмам читтә.
Китмәс күңелемнән минем
Туган илнең гүзәл яклары.
Иң изге табигать бездә генә,
Аннан хуш исләр аңкый.
Туган якның табигате
Барчабызга да ошый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев