Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

18+
Укучылар иҗаты

Трасса

Мин бер авылда яшим, ә икенче авыл мәктәбенә барып укыйм. Бару – 50 километр, кайту – 50 километр. Шушы йөз километрлы юлда күп кенә кызыклы фактларга очрыйм.

Мин бер авылда яшим, ә икенче авыл мәктәбенә барып укыйм. Шушы ике араны үтәр өчен башта М7 трассасына кадәр 12 километр, аннан соң трасса буйлап 25 километр, кабат трассадан соң теге мәктәп булган авылга кадәр 13 километр үтәргә кирәк. Һәркөнне! Бару – 50 километр, кайту – 50 километр. Шушы йөз километрлы маршрутта юлда барганда күп кенә кызыклы фактларны күреп була.

 

Машина йөртүче кеше юлда, иң беренче чиратта, юл билгеләренә игътибар итә. Аларның күбесе туры, төрле төсле, игътибарны җәлеп итә торган. Тик кайвакытны арада кыекланып авышканнары, кышын я кар каплап киткәннәре дә күренә.

 

Юл ул шулай ук, күп машина йөртүчеләрне, шоферларны борчый торган мәсьәлә. Кечкенә авыллар кырыенда, гадәттә, таш юллар җәелә яисә күтәртелгән һәм таш та җәймичә эшләнелә, яңгырлы көнне анда йөрү – ул бик тә газаплы эш.

 

Зуррак авылларда – асфальт юллар салына, ләкин аннан күп йөк төягән тракторлар һәм Камаз машиналары йөрсә, аларда чиксез күп чокырлар пәйда була шул. Бу чокырчыклар белән тулы юлдан барганда машинаң “Внедорожник” булмаса, кызу тизлек белән дә килсәң, машинаң хәрап булачак. Яз-көз һәм җәен мондый дыңгырдавык юллар кайбер авылларда еш очрый. Андый авылларда я зур фермалар, я агач эшкәртә торган һәм урманчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалыклар була. Кыш көне – кар боткаларына эләгәсең. Җылы чактагы юлда килеп чыга торган ситуацияләргә, кыш көнендәге дөнья тулы карга, боздан чистартылмаган юлга тап булып караганда, чүп кенә икән дип әйтәсең. Кыш көне, әгәр дә кар күп яуса, әгәр дә юллар җепшек буранлы көнне чистартылмаса, кар боткасы хасил була. Кар тәгәрмәчкә әйләнергә комачаулый, машинаны болгый башлый.

 

Бервакытны, кич белән кайтканда, трассадан авылга таба борылышта юлны кисүче берьюлы дүрт куянны күрдек. Себерә торган буранлы иде ул кич. Без, ул куяннарга сокланып, ә буранның куян сикереп-сикереп чапкан сыман бөтерелүен күзәткәнгә күрә, нәкъ менә борылышта гына карның күплегенә игътибар бирергә оныттык. Себерүче буран барлык юлның нәкъ шул урынына гына күп итеп өеп куйган булган.

 

Нәтиҗәдә, кар машинаны юл читенә болгап атты. Шактый гына карны көрәгән булдык. Ярый әле, кич булуына карамастан, ул вакытта урман хуҗалыгына агачка дип баручы Камаз машинасы куып җитте, безне шул боткадан тартып чыгарды.

Шул шоферның исеме Олег иде. Ул акча алмады, без аңа “Рәхмәт сиңа, Олег!” – дип әйтеп кайтып киттек. Шушы хәлдән соң: “Юлда шәфкатьле кешеләр очрый икән” – дип әйтеп куясың.

 

Юлда йөргәндә төрле кешеләр барлыгына игътибар итәсең. Кемнең характеры нинди икәнен кырыйдан үтеп баручы машинадан кешенең үзен күрмәсәң дә, зебраны, борылышны, “Узышу тыела” билгесен үткәндә аның ничек үтеп китүе буенча чамалыйсың. Ашыга торганнары юлның бу кырыен тизлеген киметмичә узып китә, ә саклары тизлекне киметеп уза.

 

Трассада кайвакытны автомобиль тәрәзәсе аша банан кабыгын, целлофан пакетын ташлаучылар очрый. Кулларын тәрәзәдән чыгарып баручы шоферлар һәм пассажирлар була. Сап-салкын көнне техникасын төзәтер өчен үзенең йөк машинасын юл читенә туктаткан, бер кат юка футболкада гына булган баһадирлар очрый. Төрле пакетларын, чүпләрен юл кырыена калдырып китүче шофёрлар да була.

 

Трассадан авылга илтүче, машина сирәк очрый торган юлларда – төрле хайваннарны я кошларны очратырга була. Аларны я иртән иртүк, я кичке эңгердә күрәсең. Алар – куяннар, тычканнар, әрләннәр, төлкеләр, кабан дуңгызлары, ә авыл эчендә һичшиксез юлда туктап торучы – сарыкларны, этләрне, мәчеләрне, тавыкларны, казларны сыерларны очратасың. Шушылар арасында иң тупасы әлбәттә - тавыклар. Аның чабу траекториясен алдан бер дә әйтеп булмый, шуңа күрә аны  машина белән таптау очрагы, башкаларга караганда, илле процентка арта.

 

Кышкы юлда, күбесенчә куяннар һәм кызылтүшләр иң еш очрый торганнары.

Шунысы кызык: кызылтүшләр авылның үзендә күренмиләр, ә авылдан ераккарак китсәң генә төркемләп күренә башлыйлар, ә менә чыпчыклар һәм песнәкләр, ала карга, козгын кебекләре кубесенчә гел авыл тирәсендә генә күренәләр.

 

Шундый хәл кешеләрдә дә күзәтелә. Димәк, ике төрле кеше бар: бер төрлесе гел авылда гына яши, ә икенчеләре курыкса да, тәвәкәлләп, туган урынында гына тормыйча, гел хәрәкәт итәләр. Трассадагы машина йөртүчеләр икенче төргә керәдер дигән уйда торам мин, чөнки юл – ул һәрвакытта да куркыныч – сизгерлек, уяулык таләп итә торган урын. Анда, йокыга китеп, юлның читенә төшеп китәргә, бүтән машинага бәрелергә, психланып юл кагыйдәләрен онытырга да була, тик шулай да андагы хәлләр әле сиңа гына да бәйле булмаска мөмкин. Машина йөртүчеләр кыю булырга, тиз аңлап эш итә белергә мәҗбүр булган кешеләр.

 

М-7 Волга исемле автомобиль юлыннан көн саен үтә торган барлык машиналарның һәм автомобильләрнең металлик пластинкадагы кодларына игътибар итсәң нинди регионнар ешрак очраганы күрәсең. 18 нче регион – Удмуртия республикасы, 02 – Башкортостан республикасы,  66 коды булган – Свердловск өлкәсе, 52 кодлы – Түбән Новгород өлкәсе – болары көн саен очрый торган кодлар.

Сирәгрәк очрый торганнары: 37 – Иваново өлкәсе, 58 – Пенза өлкәсе, 73 – Ульян өлкәсе, 74 – Чиләбе өлкәсе һәм башкалар.

 

М-7 трассасы буенча көн саен 40-50 % чамасы йөк машиналары үтә, ә калганнары җиңел машиналар.

Кешегә каядыр барыр өчен трассага чыкмый гына бару мөмкин түгел. Күпләр бу шөгыльне – машина йөртүне күнелсез яки бик куркыныч эш дип саныйлар, шуңа күрә бу һөнәрне үзләштерергә алынмыйлар. Мин исә бу эшне авыр дип уйлыйм, тик алай ук күңелсез дип санамас идем. Бу язмада санап кителгән мисаллар бу түземлелекне таләп итә торган эшне кызыклы итә. Көн саен машинада кая булса да даими рәвештә йөрү кешене рухи яктан ныгыта, түземле булырга өйрәтә. Тик шулай да, юлларда саклык чараларын һәрдаим искә алырга кирәк.

Фәрхуллин Әмир.


Әмирнең барлык иҗаты аның шәхси блогында ► http://chelny-rt.ru/blog/author/page/mir-frkhullin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев