Тормыш бакчасы
Юкка гына: «Матурлык дөньяны коткара» дип әйтмиләр икән шул....
Сез үз тормышыгызны яратасызмы? Яки үзгәртәсегез килмиме? Шушы сораулардан башлап китсәм, әйбәт булыр дип уйлыйм. Чөнки күп кенә кеше хәзерге тормышны аңлап бетерми яки хәзерге яшәеш шартлары аларга ошап бетми. Тормышны үзгәртәм дип, күбесе нинди генә хәйләкәрлеккә бармыйлар.
Әйдәгез, без хыял дөньясына юл тотыйк әле: сезнең тормышыгыз — зур бер чәчәкләр бакчасы.... Анда сез генә ярата торган, сезгә генә ошаган чәчәкләр үсә. Син йокыдан уянасың да, иң беренче булып шул чәчәкләрне күрәсең. Алар шулкадәр матур, шулкадәр хуш исле. Син чынлап торып сихри чәчәкләр дөньясына кереп чумасың. Алар матур булып үссен өчен көн дә су сибәсең, алар синең күңелеңне күтәрсен өчен, көн дә корыган ботакларын, саргайган яфракларын җыясың, кояш якты нурларын тулысы белән аларга гына бирсен өчен, арасында үскән чүп үләннәрен йолкыйсың.
Ләкин.... ничек кенә тырышма, ничек кенә тәрбияләмә, бердәнбер көнне нишләптер чәчәкләр шиңә, сула башлый. Әлбәттә, син борчуга каласың, сәбәпләрен эзли башлыйсың. Никадәр генә тырышсаң да, бер гаеп тә таба алмыйсың. Уйга каласың: бу чәчәкләрем нигә сула, чәчәкләрем корымасын өчен ни кылырга? Бәлки артык яктылык ярамагандыр, бәлки артык су сибелгәндер, бәлки.....
Менә тормышта да нәкъ шулай. Бердигән гөрләп-шаулап барган тормыш, кинәт кенә кара поласага килеп керә. Бу очракта кешеләр төшенкелеккә бирелеп, ялгыш юл сайларга да мөмкиннәр. Ә кайберләре исә, егылган җирдән тырманып торып басып, алга атларга омтыла.
****
..... Бик матур җиргә урнашкан, тирә-юнен зифа каеннар уратып алган Каенбаш авылында, әтисе белән әнисенең зур шатлыгы булып, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Исемен дә җисеменә туры китереп, үзен дә яз гөлләренә охшатып, аңа Язгөл дип кушалар. Әнисе белән әтисе кызларын бик яраталар, олы уллары Айдарны да: «Сеңлеңне елата күрмә!» — дип, гел кисәтеп торалар. Язгөл бик үзенчәлекле, кечкенәдән үк бик нык кызыксынучан кыз була. Алар бөтен эшне дә әнисе белән бергә башкаралар, нәрсәгә генә тотынсалар да, әнисе аны җайлап кына эшкә өйрәтә. Йорт эчендә йорт эшләренә, ихатада ихата эшләренә, бакчада бакча серләренә төшенә кызчык. Язгөлнең әнисе бакча тутырып гөлләр, чәчәкләр үстерә. Әллә шуның тәэсире, әллә башка шунда, Язгөлгә чәчәкләр җене кагыла. Ул бакчадагы матур гөлләргә генә түгел, чәчәк атып утыручы чүп үләннәренә гашыйк була. Күзенә чалынган энә очы кадәрле генә чәчәкләргә дә иркәләп-сөеп карый башлый. Кая гына барса да, кайда гына булса да, гөлләр, чәчәкләр турындагы һәр яңалыкны исе китеп тыңлый, китаплар сатып алып, материаллар җыя. Язгөл үзен, әнисе белән әтисе теләгәнчә бизнес-леди итеп түгел, ә җирдә казынучы «Чәчәкләр патшасы» итеп күз алдына китерә башлый. Ике сүзнең берендә: «Мин гөлләр үстерүче булачакмын, кешеләргә шушы гөлләр белән матурлык, сафлык таратучы булачакмын,»- дип сөйли.
Озын кышлар үтеп, ямьле язлар янәдән килә. Бакчада яңа язгы эшләр башлана. Язгөл бу елда үз бакчасын булдырырга тели һәм әтисенә капка төбенә, чәчәк үсәрлек, кара туфрак кайтартуын үтенә. Әнисе белән әтисе кызларының бу фикеренә башта каршы киләләр. Ничек инде коймасыз капка төбендә чәчәк үстереп булсын дип, аңлатып та карыйлар. Урамда хуҗасыз йөргән мал-туар таптар, бакчаңа үсәргә ирек бирмәс дип үгетлиләр. Ләкин кыз барыбер үз сүзен үз итә, бакча ясап кешеләргә матурлык бүләк итәм дип, капка төбенә гөлбакчасы ясарга карар кыла.
Әти-әнисенең ярдәме белән Язгөл шушы бакчаны ясарга керешә. Сырлап-мырлап туфрак өяләр, ташлар белән матурлап түтәлләр ясыйлар. Тырыша торгач, көн саен маташа торгач, бик матур гөлләр бакчасы барлыкка килә.
.... Икенче эш итеп, Язгөл әнисе белән иртә яздан кечкенә савытларда үстергән чәчәкләрен "Язгөл бакчасы«на күчереп утыртты. Урамнан узучылар аларга сокланып та, мәзәксенеп тә карап киттеләр. Мактаучылар да, «Җир җитмимени, урамга чыгып бакча ясамасагыз» диючеләр дә күп булды. Ләкин Язгөлләр боларның берсенә игътибар итмәделәр, үз эшләрен эшли белделәр. Көн саен сулар сибеп, тәрбияләп торуның нәтиҗәсе дә күренде, чәчәкләр тернәкләнеп китеп, матур итеп үсә башладылар.
Язгөл бу чәчәкләргә карап сокланды, аларның көннән көн матурлануына сөенде. Хәтта, «җир җитмимени» диючеләр дә "Язгөл бакчасы«на сокланып, «Рәхмәт» әйтеп китә торган булдылар. Чыннан да, авыл уртасында матурлык почмагы барлыкка китерде кызчык. Авылга кунакка кайтучылар да, узгынчылар да бу хикмәткә туктап карап тордылар, елмаеп, кәефләнеп кузгалып киттеләр. Ә чәчәкләр исә, көннән-көн чуарландылар, көннән-көн өр-яңа күлмәкләрен кия торган булдылар.
****
- Бүген яңгыр явар, шуңа ошап тора, — диде, чәчәкләргә су сибеп йөргән Язгөл янына килеп әнисе.
- Ни сөйлисең син, әнием. Кара әле, һавада бер болыт әсәре дә күренми бит, чалт аяз.
- Алай димә, кызым, күрәсеңме карлыгачларны, астан очалар. Табигатьтә бар нәрсә көйләнгән, табигать үзенә үзе синоптик.
- Чыннан да, гел күктә бөтерелүче карлыгачларыбыз бүген, менә-менә җиргә тиям дип очалар. Нигә икән? Сере нәрсәдә, әнием?
- Сере дип инде, кызым. Яңгыр явасы булса, һавада очып йөрүче бөҗәкләр барысы да диярлек, яңгырдан качар өчен, үлән арасына яшеренергә дип, җиргә төшәләр. Ә карлыгачларга тамак туйдырырга, балаларын ашатырга кирәк. Шуңа күрә бөҗәкләр артыннан карлыгачлар да җиргә якынаерга мәҗбүр булалар.
- Имәндә икән чикләвек, бик кызык. Әнием, кара әле теге якка, әллә каян гына, әллә ниткән кара болыт килеп чыкты. Көне дә салкынаеп киткән кебек булды.
- Әйе, кызым, әйдә әле, үрдәк-чебиләрне җыеп, сарайга кертик. Дөнья хәлен белеп булмый, төньяктан килгән болытның хәере юк, ди торган иде дәү әниең. Бик шикле күренә бу.…
Кинәт кенә килеп чыккан болыт, мизгел эчендә бөтен күк йөзен каплап та алды. Әле ул гына түгел, әллә нинди ачы җиле агачны селкетте, тузан өерен бөтереп, урамда булган яфрак-ботакларны бер урыннан икенче урынга күчерде. Җил көчәйгәннән көчәеп, бөтен урамны кара тузан каплады.
Ишегалдындагы кош-кортларны сарайга кертеп ябарга өлгергән әни кеше, кызын эзләп урамга йөгереп чыкты. Ә Язгөл исә, чәчәкләренең әле бер якка, әле икенче якка авышып, көчле җилдә чайкалуларын күреп, аптырап басып тора иде. Әнисе кызын тиз генә җитәкләде дә: «Балам, әйдә өйгә, харап булабыз бит,»- дип, өйгә сөйрәде. Язгөл, куркуыннан кычкырып җылый ук башлады. Алар өйгә кереп, ишекне ябарга да өлгермәделәр, өй янында үсеп утырган шомырт агачы, тамырыннан кубарылып шартлап җиргә ауды. Әни белән бала урамда булган шау-шудан куркып, тын да алмыйча, бер почмакта утырып тордылар. Кайдадыр нәрсәдер ауды, кайдадыр нидер бәрелде, күк күкрәде, яшен яшьнәде. Шыбырдап яңгыр ява башлады. Инде дөнья бетте бугай дигәндә, шатыр-дөбер килгән тавышлар ничектер тынып калды. Шушы 10-15 минут эчендә почмакта сабыен кочаклап утырган әни кеше басуда эштә калган улы белән ирен дә, кочагындагы кызчыгын да, сарайдагы мал-туарларын да күз алдыннан кичерде. Иң мөһиме, башлар исән булсын, калганына түзәргә була дип, үзен тынычландырды ул. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорады. Урамдагы тавышлар тәмам тынгач, әни кеше әкрен генә башын калкытты. Кочагына каты кыскан кызчыгы әнкәсенең муенына шулкадәр каты итеп сарылган, һич аерып ала торган түгел иде.
- Әнием, мин куркам, мин анда чыгарга куркам, минем әтием кая, абыем кая, минем чәчәкләрем нишләде икән? — диде ул үксеп. Әнисе баласын ничек булдыра алды, шулай тынычландырырга тырышты. Чүгәләгән урыныннан торып басты да, акрын гына атлап тәрәзә янына килде. Килде дә, таш кебек катып калды. Урамда дөньяның асты өскә килгән иде. Монда калай калдыклары, тегендә шифер ватыклары, такталар, агач ботаклары аунап ята. Берән-сәрән капкалардан кешеләрнең башлары күренә башлады, инде шак аптыраган халык шаулашырга тотынды.
- И, Аллакаем, үзең сакла, күрше-тирә, авылдашлар исән генә була күрсеннәр иде, — дип теләде әни кеше. Шул арада капка тавышы ишетелде, Язгөл белән әнисе ишеккә йөгерделәр. Ишектән әтисе белән улы килеп керделәр:
- Аллага шөкер, сез исәннәр, — диде әтисе, кызы белән хатынын кочагына алып. — Борчылмагыз, баш исән булганда, калганын төзәтеп булыр. Әйдәгез, бераз утырып торыйк әле, — дип, әтиләре эчтән борчылса да, борчуын тышка чыгармаска тырышты. Беркем дә сөйләшмәде, ишегалдына чыгып карамаса да, әнисе ни булганын чамалый иде. Күпме генә үзләрен тыныч тотарга тырышсалар да, һәркемнең күңелендә борчу иде. Әтисе белән әнисе Язгөлнең күңелен рәнҗетүдән бик курыктылар, чөнки «Язгөл бакчасы» карт шомырт астында калган иде.
Бар көчләрен бер йодрыкка төйнәп, гаилә ишегалдына чыкты. Һәркем борчулы йөз белән тирә-юньне күзәтте. Урамда сөйләшкән, елашкан тавышлар ишетелде. Бик авыр иде әти белән әнигә кызларына карау, алар аны юатырга сүз дә таба алмадылар. Шулай да, бераздан соң, сак кына тынычландырырга тотындылар.
- Кызым, чәчәкләрне тагын утыртырбыз, аларның барысы да үлмәгән бит, күрәсеңме, карт шомырт чәчәкләреңне саклап калу өчен, ничек итеп кочагын җәйгән.
- Әйе, кызым, мин шомыртның ботакларын җайлап кына, кискәләрмен дә, җайлап кына алып барырмын. Ә чәчәкләрең киредән матурланып китәрләр.
Әтиләре, бәлки кемгә дә булса ярдәм кирәктер дип, урамга чыгып китте. Әнисе улына: «Сеңлеңне үзеңнән калдырма,» — дип, сарайга ашыкты, ә Язгөл шомырт астында калган чәчәкләрен кызганып, абыйсының күкрәгенә башын салып, елап басып торды.
..... Бу гарасат һәр йортка шактый гына зыян салган иде. Кемнәрнеңдер йорт түбәләрен куптарып аткан, кемнеңдер сараен ишкән, кемнәрнеңдер машиналарына зыян салган. Иң куанычлысы: кеше җаны җуелмаган иде, шуңа да халык бер кат көенсә, мең кат сөенде. Ни гаҗәп, Язгөлләрнең йорт-җирендә бернәрсә дә зыян күрмәде. Күрше-тирәдән очып кергән калай, шифер калдыкларын җыештырып түккәч, дөньялар ачылып китте. Әтиләре бик ярдәмчел кеше шул аларның, үз ихатасын тәртипләгәч, тирә-юньдәгеләргә булышты. Авыл халкы атна-ун көн буе гарасат газабыннан тазарынды. Шомырт астында калган «Язгөл бакчасы» тәмам агач ботакларыннан чистарынып бетте. Бакча элекке матурлыгын җуйса да, бөтенләй үк үлмәгән иде әле. Язгөл белән әнисе әкренләп кенә бакчаны үз хәленә кайтару өчен көн саен тырыштылар. Сынган, имгәнгән сабакларын җыйдылар, яңа чәчәкләр утырттылар, сулар сибеп, җимерелгән урыннарын тергезделәр. Язгөл һәркөн иртән торгач, иң беренче итеп, чәчкләре янына ашыкты. Чык суында юынып утыручы чәчәкләренә сәлам биреп, хәлләрен сорашты. Чәчәкләре инде савыгып, матурланып киләләр. Яңа ботаклар җибәреп, чәчәк бөреләрен тулыландыралар. Үтеп-сүтеп йөргән кешеләр дә «Язгөл бакчасы» на карап, елмаеп китеп баралар. Я булмаса туктап, чәчәкләрнең иелеп хуш исләрен исниләр. Шушы бакчасы белән күпме кешегә матурлык таратты Язгөл, күңел күтәренкелеге өләште. Юкка гына: «Матурлык дөньяны коткара» дип әйтмиләр икән шул.... Әлеге матурлык таратучы «Язгөл бакчасы» чынлап торып "Тормыш бакчасы"на әверелде.
Хәсәнов Ислам Алмаз улы, 19 яшь, Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев