Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тиктормаслар

Бу хәл язгы ташу вакытында булды. Камил белән Рамил мәктәптән кайтып барганда ярдан суга карлар атып уйнаганнар. Кинәт Камил кардан шуып китеп, суга  егылды...

Бу хәл язгы ташу вакытында булды. Малайлар алар инде гел шук булалар. Камил белән Рамил дә шундый шук һәм тиктормаслар. Мәктәптән кайтып барган вакытта, болар ярдан суга карлар атарга уйлаганнар. Су көннән-көн күбәеп ярлардан чыккан. Малайларга су янына килергә бу яхшы гына булган. Елга ярына якын ук килеп уйный башлаганнар, бер-берсен этешкәннәр. Һәм Камил кинәт кардан шуып китеп, суга  егылган. Агым көчле, ул суда тиз агып китә башлаган.  Рамил баштарак нишләргә белмәгән, як-ягына каранган, бер кеше дә күренмәгән.  Кулына агач ботагы алып, аны ярдан Камилгә сузып  тартып алырга керешкән. Ташкын белән көрәшә торгач, Камилне ярга чыгара ул. Рамил тиз генә уйлап өлгермәгән, тиешле ярдәмне күрсәтмәгән булса, Камил бәхетсезлеккә дучар булыр иде. Бу хәл малайларның хәтерләрендә озак сакланыр әле.

Алинә Шириязданова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 8 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев