Әтием кебек буласым килә!
Актаныш районы Пучы урта мәктәбе укучылар әтиләрен котлый.
Әтием кебек буласым килә!
Минем әтиемнең исеме Айдар. Ул Пучы авылында «Сандугач» балалар бакчасында баянчы булып эшли. Музыка дәресләрендә балаларны җырлата һәм биетә. Минем әтием оста баянчы, матур итеп гармунда уйный һәм моңлы итеп җырлый. Мин аны бик яратам.
Әтием мине дә гармунда уйнарга өйрәтте. Хәзер мин Иҗат үзәгенә баян түгәрәгенә йөрим. Укытучыбыз Илдар абый Шәмсемөхәмәтов күп кенә малайларны, кызларны баянда уйнарга өйрәткән. Минем әтием кебек баянчы буласым, аңа ошыйсым килә.
Әтием армия сафларында хезмәт иткән, Ватаныбызны саклаган. Мин аны бәйрәм белән котлыйм, аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхетле көннәр телим!
Зәлия Шагалиева, Актаныш районы, Пучы Балалар иҗат үзәге, «Сәнгатьле сүз» түгәрәге укучысы.
Андый әти башка юктыр
Әтиләрнең канаты астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Минем әтием олы җанлы, әйбәт әти. Көне буе эшләп, арып кайтса да, безнең белән уйнарга, булышырга көч һәм вакыт таба. Әтием әниемә дә гел яратып, матур сүзләр белән генә эндәшә. Минем әтием кебек әтиләр юк кебек тоела миңа. Мин ялгышлар эшләсәм дә, ул орышмый, хаталарымны төзәтә. Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый ягымлы, игътибарлы, кайгыртучан әти булып калырга язсын аңа! Мин әтиемне бик яратам!
Гөлшат Галиева, Балтач районы, Балтач гимназиясе.
Без – тату гаилә
Минем әтиемнең исеме – Ильяс. Ул Пучы авылындагы хастаханәдә баш табиб булып эшли. Әтием иртән үк эшкә китә, соң кайта. Мин аны сагынып көтеп торам. Мин чирләсәм, мине дә дәвалый. Аның куллары алтын, ә күңеле яхшы. Ул өйдә җәй көне бакчада эшләргә ярата. Әтием матур итеп җырлый да әле. Ул минем белән уйнарга да вакыт таба. Иртән мине йокыдан уята. Өй эшләрен эшләргә дә булыша. Ә кичләрен гаиләбез белән саф һавада йөрергә чыгабыз. Концертларга да йөрибез. Без тату гаилә!
Мин 23нче февральне көтеп алам. Әтиемне
бәйрәм белән котлыйм! Мин аны бик яратам.
Элина Закирова, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе, 2нче сыйныф.
Әтием төзегән йортта яшибез
Минем әтием – Фидан. Ул Актаныш районының Тыңламас авылында туган. Авыл башындагы Сөн елгасына су коенырга, балык тотарга йөргән.
Мәктәптә укыганда шашка, шахмат уеннарында призлы урыннар алган. Урта мәктәпне тәмамлагач, үзенең кечкенәдән хыялланган механизатор һөнәрен үзләштергән. Аннан армия сафларында хезмәт итеп туган авылына кайткан. Кайтуга авылда игенче булып эшкә кергән. Районда алдынгылар рәтендә булган. Ә инде әнием белән тормыш коргач, алар Пучы авылында яши башлыйлар. Әтием бик булдыклы, кулыннан килмәгән эше юк. Бүгенге көндә без әтием төзегән зур, матур йортта яшибез.
Камил Галиев, Актаныш районы, Пучы мәктәбе, 4нче сыйныф.
Безнең белән уйнарга да вакыт таба!
Әти ул – зур кеше: гаиләне ашата, киендерә. Ә моның өчен әти бик тырышып эшли. Ул гаиләбезне бик ярата. Безне һәрвакыт яклый һәм саклый. Йомшак итеп эндәшә, безне һәрвакыт мактый. Безнең белән уйнарга, шаярырга-көләргә дә вакыт таба. Мин әтиемне бик яратам, аның озын гомерле, сәламәт булуын телим.
Инзилә Абдуллина, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.
Әтиле булу – зур бәхет!
Минем әтием Равил исемле. Ул Казахстанда туган. Мәктәптә укыганда ук бик тырыш һәм актив булган. Шахмат ярышларында, төрле спорт бәйгеләрендә катнашкан. Бүгенге көндә ул Түбән Кама электр челтәренең Пучы филиалында электромонтёр булып эшли. Яхшы эшләгәне өчен күп тапкырлар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Әтием – гаиләбезнең терәге. Минем дә аның кебек буласым килә!
Ислам Вахитов, Актаныш районы, Пучы мәктәбе, 4нче сыйныф
Горурланам!
Минем әтием Фәннур исемле. Ул бик тырыш, эшчән кеше. Һөнәре буенча инженер. Ул зур техникалар белән эшли. Үзенең К-700 тракторы, КамАЗ йөк машинасы бар. Минем дә аларны йөртеп караганым бар, бер дә җиңел түгел. Мин гел аның янында йөрергә тырышам, бөтен хезмәткә дә өйрәнәсем килә.
Әтием спортны ярата. Бигрәк тә волейбол уенын үз итә һәм мине дә өйрәтә. Буш вакытларда рәхәтләнеп уйныйбыз. Эшләрне дә бергәләп башкарабыз.
Әтием белән горурланам, үскәч аның кебек булырга телим!
Салихов Фаяз, Актаныш районы, Пучы мәктәбе, 4нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев