Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Татар баласы (хикәя)

Ихтирам үзе татар баласы булуына карамастан, дуслары белән рус телендә сөйләшеп үсте, хәтта берәр мәсьәлә хакында уйлаганда да русча фикерләргә күнеккән.

Ихтирам үзе татар баласы булуына карамастан, дуслары белән рус телендә сөйләшеп үсте, хәтта берәр мәсьәлә хакында уйлаганда да русча фикерләргә күнеккән. Татарча ул фәкать өендә, әти-әнисе, абыйсы белән, авылга кайтканда туганнары белән генә аралашты. 

Ихтирамның әти-әнисе укымышлы, зыялы кеше булганга күрә уллары да гыйлемле булуын теләделәр: өйдәге күләмле китапханәдән әтисе аңар татар классикларның әсәрләрен карап алырга, укып чыгырга тәкъдим итте. Шулай бер көнне Ихтирамның кулына Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повесте эләкте. Ун-егерме бит укыгач, Ихтирам бу китапны ташлады. Әтисе артык кырыс кеше булмаганга күрә Ихтирамны көчләп укытмаска булды. Әнисе киресенчә, балаларын кырыс тәрбияләргә күнеккәнгә күрә Ихтирамны көчләп укытты, шунлыктан Ихтирам бер хәйлә уйлап тапты: ике китап алып, татарчасын тышка калдырып, русчасын эчкә куеп укыды. 

“Татар телендә язылган кызыклы китаплар - юк!”, - дип үсте Ихтирам. 

Ихтирам унынчы сыйныфка укырга икенче мәктәпкә күчте. Ул мәктәп татар зыялыларының балаларын барлый торган уку  урыны буларак саналды. Шушы мәктәпкә кергәнче Ихтирам рус, чит илләр әдәбиятын яхшы үзләштерде. Татар әдәбиятын укымаганлыктан исә начаррак белә иде. Элеккеге мәктәптә әдәбият дәресендә укып истә калган бер-ике генә хикәя бар. 

Яңа мәктәптә уку Ихтирам ансат бирелмәде. Инглиз теле, татар теле фәннәре өстендә бүтән укучылар белән чагыштырганда Ихтирам күбрәк хезмәт куярга туры килде. 

Татар теле, татар әдәбияте буенча укытучы Ихтирам күңеленә якын булды. Разил Госманович татар әдәбияты, тарихы турында сөйләгәндә Ихтирам дикъкәт белән тыңлый. Язучыларның биографияләрен тыңлаганда Ихтирамда өстәмә мәгълүмат белүгә ихтыяҗ туып барды.

Көннәрдән бер көнне Ихтирам өйгә кайтып, әтисеннән татар әдәбияты турында китаплар сорады. Әтисе аңа “Татар әдәбияты тарихы” дип аталган дүрт том китап бирде. “Ике томны табарга кирәк”, - дип уйлап куйды Ихтирам. Шул 
көннән безнең дустыбыз зур эзләнүләр эшен башлады. 

Бигрәк тә Ихтирамга ХХ гасыр башы әдәбияты ошый иде. Әдәбият диңгезе буенча гизенү ул шул чорга багышланган томнан башлады. Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Галиәсгәр Камал биографияләре, әсәрләре Ихтирамга яңа яктан ачылдылар, ул әсәрләр аңар 
мавыктыргыч тоелдылар, ул аларны укырга, үзләштерергә кереште. Ләкин Ихтирамның бер язучыга мөнәсәбәте калган язучыларга караганда үзге иде. Фатих Әмирхан шәхесе Ихтирам өчен якын тоелды. Хәтта әдипне ул үзенә үрнәк итеп куйды. 

Кыска вакыт эчендә Ихтирам аның бөтен әсәрләрен укып чыкты. Бу эш Ихтирам ансат бирелмәде, кайбер әсәрләрне аңар озак эзләргә туры килде. Өйдәге китапханәдә Фатих Әмирханның бер китабы да юк иде. Ихтирам авылга кайтып эзләргә тотынды. 1958 елгы басманы тапкач Ихтирам үзен байлык тапкан кеше сыман 
хис итте. 

Ихтирам әкрен генә татар язучыларын өйрәнә башлады. Фатих Әмирхан, Гадел Кутуй, Һади Такташ аның иң яраткан язучыларына әверелде. 

Тора-бара Ихтирам дусларын да татар язучыларын өйрәнергә, укырга дәшә башлады. Татар телен белгән дуслары белән татарча сөйләшергә күнекте. Татар халкы тарихы турындагы китапларны яратып укый иде. Татар теле, әдәбияты, тарихы буенча олимпиадаларда катнашып, җиңә башлады…

“Татар телендә язылган кызыклы китаплар - юк!”, - дип үскән Ихтирам хәзер инде ахмак фикереннән бөтенләй баш тартты. Хәзер үзе дә хикәяләр, шигырьләр яза башлаган дип ишеткәнем бар.


Ихтыяр Кыямов. 08.2022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев