Талифә түтинең теләкләре
(Барлык сүзләре дә Т хәрефеннән башланган хикәя)
Туксанын тутырган Талифә түти таңда торып, тәсбихын тарта-тарта теләкләр теләргә тотынды:
– Тәңрем, тәгәрәшеп тукмаклашкан туганнарымны татулаштыр, туганлаштыр.
Талифә түти тынычланып, тагын тәрәзәгә текәлде. Тавык Тәлгатенең тәрәзә төбенә такта төягән Татра туктаган. Тегендәрәк тегермәнче Таһирлар тыкрыгында тырма таккан трактор. Тукмак Талиплар турысында тезелгән тупыллар төбендә тышауланган туры тулпар тора. Тузганакныкылар тиреслегенә тутыккан тимер ташлаганнар...
Талифә түти тәрәзә төбеннән торып, тагын тәсбих тартырга тотынды, теләкләр теләде:
– Тәңрем, туганнарыма түрәләр тарафыннан тел-теш тидерттермә, тамакларын тукландыр.
Тышта тукран Талифә түтинең тәрәзә тактасын туктаусыз тукылдатырга тотынды:
– Тук – тук! Тик – тәк – так – тук – тук!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев