Табигать шуклыклары
Табышмактыр – безнең көннәр, Табышмактыр – һәрбер туган таң.
Елга буенда яши, ди,
Бер Шүрәле малае.
Елга өчен бик борчылып,
Чистарта, ди, суларны.
Бер көнне уйнап йөргәндә,
Ят кешеләрне күрә.
Агач кискәннәрен күргәч,
Күзе маңгайга менә.
– Ник тиясез? – дип сорый ул
Урман кисүчеләрдән.
– Безгә агачлар кирәк бит
Яңа йортлар салырга,
Яңаларын үстерерсез,
Ни өчен кайгырырга?
Шүрәленең исе китә:
«Бу гамьсезләр нишлиләр?
Урман бетсә, тормыш бетә –
Ник аңламый кешеләр?
Кеше дә җирнең баласы,
Булмасын җан кыючы.
Табигатькә ярдәм итү –
Һәр кешенең бурычы».
Табышмак
Табышмактыр – безнең көннәр,
Табышмактыр – һәрбер туган таң.
Чәчәкләр дә, агачлар да табышмак ул.
Шуны тоя минем акыл, аң.
Табышмактыр – әти-әни йөрәкләре,
Әби-баба, сабый күңеле.
Сөйгән ярның күзләре дә табышмактай
Мәңгелек сер саклый түгелме?
Табышмактыр – һәрбер йөрәк,
Табышмактыр – безнең дөньябыз.
Табышмаксыз булмый яшәп җирдә,
Әллә нигә шулай тоям мин.
Лилия Саттарова, Яңа Чишмә районы, Чертуш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев