Табигать могҗизасы
Хөрмәтле “Көмеш кыңгырау” редакциясе. Мин - Гатауллин Ильмир, Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыйм. Төрле темаларга хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр язам, башкаларның язганнарын да кызыксынып укыйм.
Бөтен дөньяны ямьсез, караңгы, салкын көз ае урап алды... Ноябрь… Агачларда инде яфраклар да калмады… Матур кош сайраулары да инде ишетелми, алар барысы да җылы якка очып киткәннәр. Сары, кызыл төсле матур көз инде тәмам.
Берничә еллар элек ноябрь ахырына дөнья ак тун кия иде. Әти-әниләр, әби-бабайлар сөйләвенә караганда, бу вакытта инде каз өмәләре гөрләгән, кешеләр хайваннарын суеп эшкәрткәннәр. Ә хәзер табигатькә ни булды соң? Кая киткән ул кар? Кая киткән елга-күлләрдәге боз? Минемчә, болар барысы да табигать могҗизасы... могҗизасы... Әйе...
Без, кешеләр, шушы хәлне табигать эше дибез дә... Ә безнең үзебезнең дә гаеп юкмы икән соң? Бар. Бар шул безнең гаеп... Адәм баласы төрле техникалар, машиналар уйлап таба. Нинда зур-зур заводлар табигатьне пычрата, алардан табигатькә күпме зыян килгәнен уйламый, калдыкларны елга-күлләргә агыза. Туган табигатем чүп базына әйләнеп бара. Туган авылымда гына да ничә җирдә чүп контейнерлары бар. Халык анда нәрсә генә ташымый. Төрле пластик савытларны сортларга бүлеп җыеп, тиешле җиргә тапшыру әлегә авылларга килеп җитмәгән бит. Күкнең тынычлыгын бозып, ертып самолетлар оча. Боларның барысының да тәэсире туган табигатебезгә зур зыян китерә дә инде. Кеше явызлыгы аркасында, без табигатьне гаеплибез.
Шушы сүзләрдән чыгып нәтиҗә ясап була: үзебезнең гамәлләребезгә дә игътибар бирергә кирәк. Барысын да (начар һава торышы булуын да) табигать могҗизасы яки табигать гаебе генә дип әйтергә кирәкми. Башта үзебезне үзгәртик, соңыннан табигать тә безгә якты йөз белән карый башлар, дип уйлыйм мин.
Ильмир Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев