Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сыерлар сыйпаучы кыз

Тормыш үзе язган хикәя.

Урманай....Юлия төш күргән җиңеннән кинәт кенә уянып китте. Гел шулай була. Туган авылы төшенә керә икән дерт итеп уяна. Хәер, авылын онытып та бара түгелме соң ул? Әтисе башкорт, әнисе татар иде аның... Гаиләдә өч бала. Юлия иң олысы. Аннан Светик-Светлана, ә энесе Алексейга исемне үзе кушты ул. Шул исемдәге бер малайны ошатып йөргән иде кызыкай. Нәтиҗәсе — аларның өендә дә Алексей булды.

Аннан инде Баулы приюты. Ни өчен таркалды аларның гаиләсе? Җиде яшьлек Юлия бу сорауга җавап табарлык түгел. Кечкенә бит әле ул. Көн артыннан көн узды. Кече туганнары Чаллыда сырхауханәдә яталар. Юлияне тәрбияче дәшеп алды. Бер гаилә аны күрергә килгән, имеш. Беренче хис — курку... кем алар? Әти Радик, Әни Зәнфирә исемле икән.

— Кайтасыңмы безгә? — диләр. Юууук! Анысында аларга ияреп китмәде ул. Әле ике-өч мәртәбә килгәннәрдер... Ә шулай да кайтты Күбәккә. Икенче көнне үк сыер көтүенә иярттеләр кызчыкны. Куана-куана сыер сыйпап йөргәнен әле дә хәтерли Юлия. Ике атнадан Чаллыдагы сырхауханәдән ике яшендәге Света һәм җиде айлык Әмирне дә алып кайттылар. Алар әти-әни дип тизрәк ияләшсеннәр өчен аңа да әти-әни дип дәшәргә туры килде. Юк. Аны мәҗбүр итүче булмады. Шулай кулайрак иде. Кыз күнде. Аны монда яратучылар бар бит. Бигрәк тә Булат абыйсы. Аннан Кифая әбисе. Әле тагын Разиф абыйсы. Кызыкай өчпочмак ярата. Кече абыйсы район үзәгендәге техникумда укыганда, атна саен Разифка пешереп җибәрәләр иде. Үзләре дә сыйланалар. Урманайда яшәгәндә бер дә өчпочмак пешергәннәрен хәтерләми ул. Ә бит шушы камыр ашы кече абыйсы белән араларын ничек кенә якынайтты әле.

Иске Карамалы-Күбәк моннан 75 ел элек бер-берсенә өйгә-өй тоташып киткән ике бербөтен авыл. Өч чакрым ярымга сузылган, өч урамлы матур төбәк. Әмма Юлия өчен җанына бигрәк тә якын булган урын гына юк анда. Бәлки туган авыл булмагангадыр? Ә бит шул кайткан елында кызыкай Күбәк урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга барган иде. Сигез ел узган да киткән. Иң башта дус кызлары Адилә һәм Ләйсән белән дуслашкан икән бит әле! Күрше кызлары белән үрдәк саклап үсте дә инде ул. Әле ихатада сыер, сарыклар, тавык-чебешләр дә бар. Кыскасы, уңган авыл кызы булу өчен аларны карашырга да кирәк. Алексей-Әмиргә рәхәт — төпчек малай дип, өф-өф итәләр, иркәләп кенә торалар.

Юлия йөгереп кенә Дәмбәрия әбисе һәм Муллаһади бабайларына барып килергә дә өлгерә. Әнисе Зәнфирәнең ата-анасы ул. Алар җиде бала үскәннәр. Юлиянең үз балалары алай ук күп булмаслар. Карый алмаса үзе кебек приютка эләгүләрен теләми кыз. Тормышның бу ягын да күрде бит инде. Ялгышмаска бер мисал.

Дәмбәрия әбисе дә кинәт үлеп китте. Бабасының моңсу күзләрен күрмәс өчен сирәк төшә анда хәзер. Ә бит Башкортстанда аның хәлен бер тапкыр да белешмәгән үз әби-бабасы да бар дөньяда! Өч-дүрт яшьләрендә анда кайткалаганы томан кебек кенә хәтеренә сеңгән. Урманай төшкә керде дә әллә кайсы хатирәләрне кузгатты. Тиздән Күбәк белән дә хушлашасы булыр. Тугызынчыны бетергәч Актанышка укырга китәргә ниятли Юлия.

Дөрес, Мөслимдә дә техникум бар. Ә күңел дигәнең каядыр ашкына....эзләнә. Туган ягын эзлиме? Бормалы юллар аша, Актанышлардан урап, Урманайга кайтасы киләме? Анда аны кем көтә? Югыйсә, рәхәтләнеп Күбәктә урта мәктәпне бетер дә зур шәһәргә юллар ачыла да ачыла. Кечерәк туганнары да тәрбиягә алган гаиләдә калалар. Чаллыда Булат, Разиф абыйлары да төпләнде. Бергә кайтып йөриячәкләр бит. Әнисе дә шулай ди. Урманайда калган үз әнисенә генә барыбер күрәсең...

Юлия бүген бәхетле икәнен бик белә. Тик нәрсәдер китек кебек... Аның уйларын телевизор бүлде. Төркиядә, Сириядә җир тетрәгән. Йорт-җирсез калучылар, эзсез югалучылар, үлүчеләр бихисап. Кыз дерт итеп китте. Менә ни өчен Урманай төшенә кергән аның. Ул исән-сау һәм бәхетле кыз. Аның әти-әнисе, ике абыйсы, сеңлесе һәм энесе, өе бар! Күбәкне дә ярата, аңа ике әби, бер бабай биргән авылны ничек яратмыйсың?

Юлия Миннегалеева, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев