Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Суык бабай шаяра

Битләрне дә, борынны да Һай бик каты чеметә. Көн кояшлы булса да, Суык бабай өшетә.

Суык бабай шаяра
Битләрне дә, борынны да
Һай бик каты чеметә.
Көн кояшлы булса да,
Суык бабай өшетә.

Әле шаярган булып,
Колакларны боргалый.
Селкенмичә торма дип,
Салкын җилен кугалый.

Каникуллар бетсә дә,
Мин әле һаман ялда.
Үтә салкыны белән
Суык бабай шаяра.

Мәктәпкә бара алмыйм,
Һай бик тә салкын тышта.
Суык бабайга рәхмәт,
Каникулны озайта!

Мулләхмәтов Камил, Чаллы шәһәре,  5нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  түгәрәге 
әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев