Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сугыш һәм әтәч

Әтәч кешеләргә тиз ияләште, яңа исемен генә башта аңламады. Монда сугышта аның исеме Петруха иде.

Узган ел әбиемнең тавыгы утырып, 13 чеби чыгарды. Ни куаныч, шуларның 12се тавык, 1се әтәч булган бит, рәхмәт яугыры. Тавыгы бик ана җанлы булды. Чебиләрен көзгә кадәр ташламады. Кыш көне дә җылы абзарда алар белән бергә кунаклады. Гайрәтле әтәчебездән саклады. 

Ямьле яз килде. Ишек алдын яшел бәбкә үлән каплады. Тавыгы быел да утырып чеби чыгарды. Нәни чебиләр әниләре артыннан чирәмгә абынып, егыла-егыла йөгереп йөрделәр. Теге 12 яшь тавыгы белән яшь әтәче үзләре, аерым халык кебек, бакча артындагы тирестә казындылар. 

Өлкән әтәч күршеләрнең капканына эләгеп, аягын сындырып кайткан иде, әби аны күрше Мидхәт абыебызга чалдыртып, бик тәмле, үзе баскан токмач белән аш пешерде. Мин гел әбиемдә булырга тырышам. Аның белән миңа күңелле. Шул көннән яшь әтәч ишек алдының хуҗасына әйләнде. Беркөн көн буе кычкырырга өйрәнеп киртә башында утырды. 

— Тавышы моңлы Батыршамның, – диде әби. Әтәченә Батырша дип исем биргән иде. 

Җәй бик ямьле, җылы килде быел. Авыл халкы гөрләтеп Сабантуе уздырды. Чиккән сөлге, кулъяулыклар, сандык төбендәге ситсы материаллар барысы да бүләк итеп бирелде. Авыл матур яшәде, бердәм, тату булып эшне күмәкләп башкардылар. 

22 июнь иртәсе иде. Сугыш башланган, дигән авыр хәбәр авылның бөтен көчен, котын алды. Елау, өйдән-өйгә кереп, ни булыр икән, дигән сорау халыкның җанын телгәләде. Ирләрне, егетләрне сугышка ала башладылар. Минем әтием дә, абыем да, әбиемнең ике улы да сугышка китте. 

Барысы да фронт өчен диеп яшәде халык. Үтеп барышлый солдатлар кереп кунып чыгалар. Башка эшелоннарның килүен көтәләр. Көзге кич. Әбиемнең ишеген шакыдылар, ишек ярыгыннан солдатны күреп алган әбием, улларымнан берәр хәбәр бардыр, дип ачты. Солдат мичкә тәгәрәткән бәрәңгене сыпыртып куйды. Сугыш турында берни сөйләмәде, кайчан бетәсен дә әйтмәде. 

— Җиңәбез, без җиңәргә тиеш... — диде ул. 
Әбием: 
— Улым, син алай-болай Якуп, Сабир, Салих, Җәүдәт исемле солдатлар белән очрашмадыңмы? — дип улларының, әтиемнең, абыемның исемнәрен тезеп китте. 
— Юк шул, әбекәй... очрамадылар.
— Күрсәң, зинһар сәлам әйт, әниегез көтә диген, балам, үзең дә исән-сау йөри күр, — дип әбим итәк очы белән яшен сөртте.

Солдат төн кунарга калды. Иртән торуга ул урынында юк иде. Таң алдыннан саубуллашмый да китеп барган. Уятып, борчып тормагандыр дип, әбием бик аптырады. Тавыкларга җим салырга чыккан җиреннән елап керде. 
— Батыршам абзарда юк, балам, әллә төлке килеп алып китте микән? Алай дисәң тавыкларымны да алган булыр иде, сарыгымны да буар иде. Әллә... теге солдат... дисәм? Юк, булмас, кемнеңдер газиз баласы минем әтәчемә тияргә. Илгә килгән бәла бит, кемнең ишеген ачма ачлык. Тимәс, гөнаһыланып утырмыйм әле. — дип елады да елады. 
— Әбием, ә мин солдат алгандыр дип уйлыйм, мичкә тәгәрәткән бәрәңгең синең алып бара ул, ләкин алып кайтмый, әни шулай ди. Аның әтәч шулпасы ашыйсы килгәндер, — дидем, аны тагын да катырак котыртып.
— Бик ярата идем Батыршамны, хараплар итте бит, карап торган күз карасы иде бит, бичарам. Алланың каһәре суксын бу сугышка. — диде.
Шулчак ишектән әни килеп керде. Хәсрәтне аңлаткач, әни башта кычкырып көлде, аннан соң әбинең усал карашыннан курыкты бугай, үзе дә тавышын калтыратып:
— Әнкәй, илгә килгән бәла авыррак бит, әтәчләрең тагын булыр. Улларым исән кайтсын дип телә. Мескен, гади бер солдат әтәчеңне алып киткән икән, хәер булсын. Җиңү таңы килсен диген.
Әби уйга калды, кулын күтәреп дога кылды.

Ә әтәч чыннан да солдатның капчыгында, аркага аскан килеш эшелонда фронтка китте.

Кая барганын да аңламаган Батырша куркып бернинди тавыш чыгармады, солдат кына берничә тапкыр, исән микән, диеп капчык авызын ачып карады, кара ипи валчыклары салды.

Урман эчендәге землянкага килеп кергәч, солдат әтәчне капчыктан алды да, җиргә бастырды. Әтәчнең аяклары оеган иде. Канатларын җилпеп, сөйрәлеп өстәл астына посты, йөгерә алмады. Чалып аш пешерергә беркемнең дә уена килмәде. Ераклардан килгән әтәч жәл булды. 

— Яшәсен, тимәгез! — диделәр башкалар да, чөнки Батырша бик матур иде. 

Батырша кешеләргә тиз ияләште, яңа исемен генә башта аңламады. Монда сугышта аның исеме Петруха иде. Иртә таңнан матур тавышы белән кычкырып солдатларны уятты. Көн буе аш пешерүчеләр янында чүпләнде, кич землянкага кереп йоклады. Бигрәк тә санитарка кыз Чулпанны яратты. Гел аңа ияреп йөрде. 

Сугыш көннән-көн көчәйде. Бер төндә фашистлар килеп, безнекеләрне кырып бетерделәр. Землянка эчендә яу ярып кычкырган әтәчне инде беркем дә ишетмәде. Ату тавышы бетүгә Петруха тышка чыкты. Үлеп яткан солдатларны, аш пешерүчеләрне, санитарка Чулпанны килеп карады. Капчыкка салып алып килгән солдат көчкә генә күзләрен ачты. Петруха кычкырып куйды. Әтәч кычкырган тавышка немец солдаты килеп чыкты. Петруханы муеннан тотып алды да, үлми калган солдатка тагын бер атты. Солдат күзләрен йомып, яу кырынды мәңгелеккә ятып калды. Шул көнне кич фашистларның утлы казанында Батырша-Петруха шулпасы пеште. 

Әбиемә өчпочмаклы хатлар урынына ике улы турында «Батырларча һәлак булды» дигән кара хатлар килде. Солдат кына, Сабирны — Саня, Якупны — Яков дип йөрткәч, ул кунып чыккан әбинең уллары икәнен, Сабир белән Якуп та Батыршаның әниләре үстергән чеби әтәч икәнен белмәделәр.

Зилә Нурмөхәмәтова, Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев