Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сәләтне ачу

Дияз исемле малай ничек итеп үзенең сәләтен ачты, шул турыда хикәя.

Дияз күзләрен ачты. Кояш нурлары  бүлмәне яктыртканлыктан, аның күңеле күтәрелде. Бүген көн әйбәт булыр, ахры. Мәктәптә өмә, укулар булмый.  Анда, әлбәттә, ял иткәндә, футбол, волейбол, баскетбол уйнап  булачак. Уйнарга да әзер түгел инде Дияз. Нишләптер, спорт уеннары белән дус түгел. Берсен дә юньләп уйный алмый, ләкин чакырсалар, катнашмый булмас инде.
Бик каты эшләп алганнан соң, биология укытучысы Илсөяр апалары ял игълан итте. Шуны гына көтеп торган малайлар  футбол кырына йөгерделәр. Дияз да теләр-теләмәс кенә шул якка чапты. Уйный башладылар. Менә ул берсенә аяк чалды, шуннан соң капкачы итеп куйганнар иде, биш туп керттерде.
Волейболда  да уйный алмады.  “ Килгән тупны ала алмыйм, биргәндә чыгара алмыйм”, - дип, уеннан чыгарга мәҗбүр булды. Баскетболда үзенең осталыгын күрсәтмәкче булды, чөнки караучыларның  күбесе кызлар иде. Бар осталыгын җыеп уйнарга тырышса да, Дияз кәрзингә бер туп та кертә алмады.
Кәефсезләнеп, мәктәп баскычына килеп утырды. Шунда классташы Айназ телефонда ниндидер кызык уен уйный.
- Ә син ник туп тибәргә бармыйсың? - дип сорады ул Айназдан
- Туп тибүдән ни файда, уйный белмим ич, - диде Айназ һәм йөзен телефонына юнәлтте.
- Әйтмә дә, - диде Дияз. - Менә мин өч төрле уенга кереп  уйнап карадым. Барысында да тиле булып йөрдем, яхшы уйный алмадым.
- Әй,  үкенмә син ,мин дә уйный белмим ич, белмәгәч кысылмыйм да, - диде Айназ һәм телефонын Диязга сузды:
- Мә, уйнап кара әле.
- Ә монда нишлисе соң?
- Монда  утрауда берүзең калырга тиеш буласың, шуннан соң гына җиңәсең,  – диде Айназ һәм ул Диязга ничек уйнарга, нинди төймәләргә басарга икәнен аңлатты.
Уены чыннан да кызык. Ике минуттан соң Дияз бөтенләе белән уенга бирелде. Күп тә үтмәде, нинди могҗиза беләндер, Дияз беренче урынга чыкты.
- Вәт бирдең син кирәкләрен, - дип мактады Айназ Диязны.
- Кызык, тик аз булды әле бу, кайткач, мин дә уйный башлармын, - диде Дияз.
Менә Айназ белән Дияз бергә бер командада булып барысын да җиңеп чыгалар, хәтта үзара ярыш та үткәрәләр.
Тиздән икесе артыннан бөтен мәктәп балалары да уйный башлады. Ләкин берсе дә аларның икесен җиңә алмады.
Мәктәп директоры моны белде һәм балаларны кисәтү урынына яхшы уйнаучылардан команда төзергә кушты, чөнки нәкъ шул уен буенча республика күләмендә ярыш бара иде.  Дияз, Айназ, Филипп, Камил  бер командада булдылар. Әлбәттә, башта район күләмендә җиңү яуларга кирәк, ләкин аларга ул кыенлык  тудырмады: андагы  командаларны «коры»га җиңделәр. Ә менә Республика күләмендә күп кенә тир түгәргә туры килде. Чөнки алардан да оста уйнаучылар бик күп иде. Ләкин аңа карамастан, Дияз соңгы уенда бик әйбәт чыгыш ясап, җиңүгә иреште. Менә шулай  ул үз сәләтен ачты.

Илмир Фатыхов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев