Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

18+
Укучылар иҗаты

Серле сандык

Игътибарыгызга Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе 5 нче класс укучыларының әкиятләрен тәкъдим итәбез.

Серле сандык
Гайнетдинов Самат
Борын-борын заманда яшәгән ди, бер ярлы гаилә. Аларның Сөләйман исемле уллары булган. Беркөнне бу малай иптәшләре белән урманга барган. Болар куышып йөргән вакытта Сөләйман абынып егылган. Сөртенеп егылган җиренә килеп караса, җирдә беленер беленмәс кенә, күренер күренмәс кенә бер сандык ята икән. Сөләйманга бик кызык та, куркыныч та булган. “Моның эчендә нәрсә бар икән?”- дип кызыксынган ул. Сандыкны саклык белән генә ачып караса, аның эчендә бер тавык бар икән. Капкачын ябып, сак кына сандыкны өенә алып кайткан малай. Тавыкның сере соңрак беленгән: алтын йомырка сала икән бит ул! Шул серле тавык ярдәмендә бу гаилә яхшы тормышта яши башлаган.

Йомшак куян
Гыйззәтуллина Камилә
Минем йомшак куяным бар иде. Ул минем иң яраткан уенчыгым иде. Куянып гап-гади иде.Көннәрдән бер көнне ул сөйләшә башлады. “Мин синең өч теләгеңне үти алам. Ләкин алар яхшы теләкләр булырга тиеш”,- диде ул, мине гаҗәпкә калдырып. Минем дустым Адилә бер матур курчак турында хыяллана иде. Мин бу теләкне әйтүгә, куяным аны үтәде дә куйды. Мин шундый сөендем! Ә үземә нәни генә, йомшак кына песием булуын көтә идем. Аның белән уйныйсым, аны кайгыртасым килә иде. Яраткан куяным минем теләгемне дә үтәде. Өченче теләгем нинди булыр икән? Кызганычка каршы, мин уйларга өлгермәдем, чөнки куяным юкка чыкты. Мин аны беркайдан да таба алмадым. 
Аның югалуының сере нидә икән?

Черныш белән Акбай
Исламов Марат
Борын-борын заманда түгел, ә хәзерге заманда яшәгән эт белән песи. Алар бер үк өйдә яшәгәннәр, әлеге өйдә аларны тәрбияләп әби яшәгән. Аларны ашаткан, эчерткән, ләкин  әби эткә дә, песигә дә исем кушмаган. Көннәрдә бер көнне әбинең хәлен белергә дә исем кушмаган. Көннәрдә бер көнне әбинең хәлен белергә күрше малае Самат кергән. Әбидән эт белән песинең исемнәрен сораган. Әби аларның исемнәренең юклыгын әйткән. Самат песигә Черныш дип, ә эткә Акбай дигән исем кушкан. Әле хәзер дә Акбай белән Черныш әби белән яшиләр икән. Черныш тәртипсез тычканнарны тота, Акбай өйне саклый икән. Алар шулай дус булып, матур гына яшиләр, ди.

Балыкка бару
Нурисламов Рәнис
Яшәгәннәр ди әби белән бабай. Алар бик авыр яшәгәннәр, хәтта кайбер көнне ашарларына да булмаган. Әби әйтә икән: “Картым, әллә балык тотарга барып карыйсыңмы? Бер ашарлык булса да тота алмассыңмы икән?” Бабай, әлбәттә, карчыгына каршы килә алмаган һәм балыкка киткән. Юлы уңган бабайның: хәйран гына эре берничә балып каптырган ул. Тоткан балыкларын капчыгына сала бара икән. Балык тоту белән шулкадәр мавыккан: капчыгын да күз уңыннан җибәргән. Камышлар артында иреннәрен ялмап торучы төлке бу уңайлы вакытны чамалап кына торган. Җитез генә килеп, капчыкка кергән дә балыкларны ашый башлаган. “Ярар, бүгенгә җитәр,”- дип уйлап, бабай капчыгы янына килгән дә, авызын бәйләп, елгага рәхмәт әйтеп, карчыгы янына кайтып киткән. Өенә кайтып, капчык авызын чишеп җибәрсә, аннан төлке килеп чыккан. Чамасыз шатланган бабай. Тиз генә төлкеле капчыган алган да авылда яшәүче бай янына киткән. Бай төлкене кыйммәт бәягә сатып алган, чөнки аның хатынының төлке тиресеннән тегелгән тун киясе килгән булган. Төлкедән килгән табышка әби белән бабай беркадәр вакыт бик рәхәт яшәгәннәр, ди.

Җитәкчеләре - Гибадуллина Гөлия Марсиловна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев