Себердән килгән кунак
Төн буена котырган буранның иртән тыны да чыкмый иде.
Тыны булмаса да, үз артыннан эшне шактый калдырган буранкай. Күз ачмаслык карлы җил иртәнгә бар дөньяга кар өеп киткән.
Тышка чыккач, кулыма көрәк алып, эшкә керештем. Шулчак баш очымда шау-шу килгән каргаларга күзем төште. Карга халкы юкка тузынмый, бер-бер хикмәт бардыр дип, тирә-юнемә күз йөртеп чыктым. Әһә, могҗиза каршымда икән бит. Миннән ерак түгел, бер читәндә аксыл төстәге озын койрыклы ябалак утыра иде. Әлбәттә инде, иң беренче эш итеп, кесә телефонымны алып, аны фотога төшердем. Матур койрыклы кунагым миннән бер дә курыкмады. Күзен яртылаш йомып утырды да утырды.
И бичаракай, кай яклардан килеп эләктең соң син безгә дип, аның белән чүкердәшеп алдым. Миндә кар кайгысы да калмады. Бу кош турында тизрәк белешмә туплыйсым килде. Йөгерә-йөгерәөйгә кереп, өйдә булган китапларны актарырга тотындым һәм кирәкле мәгълүматларны таптым.
Бу – озын койрыклы ябалак Урал һәм Себер якларында яши икән. Аны шулай ук Тын океан, Охот диңгезе, Сахалин, Корея ярымутравы, Кырым, Кавказ таулы урманнарында да күрергә мөмкин. Соңгы елларда Татарстан якларында да очратучылар булган икән. Алар катнаш урманнарда яшиләр. Ябалакның буе хәтта 70 сантиметрга кадәр җитә ала. Озын койрыклы ябалаклар семьялыгы кимерүчеләр, бака, елан, бөҗәкләр, кошлар белән туклана.
Кунагыма бик шатландым. Кызганып та куйдым. Кичәге көчле буранда адашты микән әллә? Бәлки арыгандыр, хәл җыеп утырадыр. Бераздан ул очып китте. Ә мин башлаган эшемне бетерим дип, яңадан көрәк алдым. Карасам, кунагым тагын килгән, мин аңа ипи белән көнбагыш бирдем.
Хәзер бакчага чыккан саен шул читәнгә күз төшерәм. Ләкин купшы ябалагым бүтән күренми.Ярар, икенче елга бәлки тагын килеп кунар әле. Сезгә дә хәбәр бирермен!
Динара Ситдыйкова, Мөслим лицее, 5Б сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев