Россия тарихында минем бабам
«Минем бу хикәям Шакирҗан бабайның каберенә кечкенә генә чәчәк бәйләме булып ятса иде...» дип язган 29нчы гимназиянең 9нчы б сыйныфы укучысы Гафарова Самира.
1941 нче ел, 22 июнь, иртәнге сәгать дүрт… Яңа көн туып килә. Әкрен генә сызылып таң ата. Ял көне булганлыктан, кешеләр әле татлы йокыда. Менә шушы илаһи тынлыкны бозып, Советлар Союзының көнбатыш чикләренә беренче бомбалар төшеп ярыла, зәңгәр күктә кара тәреле самолетлар күренә, юлында очраган бар нәрсәне сытып-изеп, танклар алга ыргыла... Шулай итеп, дүрт елга сузылачак, күпләргә бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, ачы күз яше, югалту китерәчәк Бөек Ватан сугышы башлана.
Ямьле җәйнең аяз таңында сугыш хәбәре бөтен халык башына кара кайгы булып төшә. Сугыш!.. Иң кара кайгы да, иң зур авырлыклар да бу сүзне үз эченә сыйдырып бетерә алмый. Күпме кешеләрнең язмышлары үзгәрә, күпме кешеләр үз якыннарын югалта... Якты киләчәккә ышанып яшәгән, ватанпәрвәрлек хисе көчле булган совет халкы туган җире, азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелә.
Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстаннан гына 560 мең егет һәм кыз яу кырына Ватанын якларга китә. Шушы батырлар сафында, әле олы тормыш юлына яңа гына аяк баскан, гомеренең иң матур мизгеле – 17
яшьлек чорына кергән Зәй районы Әхмәт авылында туган егет Шакирҗан Габдулла улы Гарифуллин – минем бабам һәм аның сыйныфташы, туганы Мулланур абый да булган. Бабам Шакирҗан, Польша, Чехословакия җирләрен фашист илбасарларыннан азат итеп, Берлинга кадәр барып җиткән. Венгрия шәһәренең коменданты да булган ул заманында. Бу тормышта күпне күргән, утны-суны кичкән батыр егет туган авылына, офицер булып, 1947 елны кайтып төшә. Бабам Шакиржан бик мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше булган. Хезмәтендә зур дәрәҗәләр көтүенә карамастан, ул туган авылына ашкына. Туган җире, туган туфрак бер яклап үзен тартса, икенчедән, әнисе, авыру әтисе, берсеннән-берсе кечкенә алты бертуган энеләре һәм сеңелләре көтә аны авылында. Туганнарын үз балаларыдай якын күреп: “Балалар ачтан үләрләр дип курыктым”, - дип аңлата ул әти-әнисенә. Туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, әти-әнисенә энеләрен, сеңелләрен карап үстерергә, кеше итәргә булыша ул.
Бабам малай чагыннан ук табиб булу турында хыялланган. Ләкин ул чорның кыенлыклары, мәшәкатьләре аңа теләген тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Әмма малае Мөнир абый, кызы Мөнирә апа, оныгы Ленар бүгенге көндә, бабамның теләкләрен тормышка ашырып, Чаллы шәһәренең шифаханәләрендә табиб булып эшлиләр.
“Шакирҗан бервакытта да балаларына сугыш турында сөйләргә яратмады. Күрәсең, бу мәшһәрне яңадан күз алдына китерү авыр булгандыр, ләкин, ләкин... бу елларны ничек онытырга теләмәсен, тәнендәге биш җәрәхәте, йөрәк ярасы аларны искә төшереп торды,”- дип сөйли тормыш иптәше Шәмсениса әбием. Аның белән бергә киткән җан дусты – Мулланур абый сугыш кырыннан кайта алмый. Курск тирәсендәге каты сугышларда беренче
бәрелештә үк батырларча һәлак була. Ә Шакирҗан бабай, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Сугыш елларында яшүсмерләр, хатын-кызлар фронтка киткән ир-атларны алыштыралар. Ир-егетләр фронтта аяусыз көрәш алып барганда, авылда иң авыр эшләр, беренче чиратта, хатын-кызлар, карт-корылар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә.
1941 нче елның 28нче февралендә Шакирҗан бабайның тормыш иптәше Шәмсениса әбигә әле яңа гына 14 яшь тулган була. Сугыш башлангач, бу яшүсмерне колхозда иң җаваплы һөнәрләрдән саналган хисапчы эшенә куялар. Әмма төп хезмәтеннән тыш авылның башка хатын-кызлары белән бергә, көнне төнгә ялгап, язын җир сөргән, көзен ашлык урган, суккан ул. Фронтны иң кирәкле ризык – икмәк белән тәэмин иткәннәр алар. Шуның белән Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Авырлыклардан зарланмыйча, сабыр гына эчке бер өмет һәм сагыш белән ирләренең,
улларының, туганнарының кайтуын көткәннәр. Күпме генә тырышмасыннар, эшче куллар барыбер җитешмәгән. “Икмәкне вакытында җыеп алып булмый, кар астыннан чүпли идек,” – дип искә төшерә иде Шәмсениса әби.
1948 нче елда Шәмсениса әби җиде балалы нигезгә (иң олысы Шакирҗан) килен булып төшә. Гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр, һәммәсенә дә югары белем бирәләр. Гомер дигәнең аккан су кебек, аның узганын Шакирҗан абый белән Шәмсениса апа сизми дә калалар. Аларның балалары игелекле, хезмәт сөючән, тырыш булып үсәләр, йөзгә кызыллык китермиләр. Аларның 10 оныклары, 5 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Шакирҗан бабай һәм Шәмсениса әби инде гүр ияләре. Язлар арты язлар җитә, ә җирдә акрынлап яшәү дәвам итә. Илебезне саклап, аяусыз көрәшкән, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы, буыннан-буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә. Туганнарын, якыннарын гына түгел, матур яшьлек елларын да тартып
алып, сугыш ул чор кешеләренең язмышын үзенчә үзгәртеп куя. Ләкин ул күңелләрдәге саф-керсез хисләрне каралта алмый. Бу утлы елларны йөрәкләрдән сызып ташлап булмаган кебек, безнең тыныч тормышыбыз өчен
көрәшкән илпәрварлар каршындагы бурычыбызны беркемнең дә онытырга хакы юк. Шуңа күрә һәр авылның урта бер җирендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәлләр куелган. Анда яу кырыннан кайтмаган
меңнәрчә кешенең исеме “алтын” хәрефләр белән язылган. Алар арасында күпләрнең газиз ирләре һәм әтиләре, уллары һәм кызлары, сөяргә һәм сөелергә өлгермәгән яшь егетләр һәм яшь кызлар бардыр... Без, бүгенге көн балалары, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасын ишетеп, китаплардан укып кына беләбез. Күрергә насыйп итмәсен, Ходай! Җиңү көннәрен якынайткан әниләр, әтиләр, апалар, абыйлар, әби-бабайларга чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Без аларны хөрмәт итик! Шәүкәт Галиев язганча, түбәндәге юлларны истә тотыйк: “Исәннәрнең
кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.”...Тормышның ачысын да, төчесен дә кирәгеннән артык күргән бу ике
бөек зат турында бик күп язып булыр иде. Минем бу хикәям Шакирҗан бабайның каберенә кечкенә генә чәчәк бәйләме булып ятса иде... Беркем дә теләмәгән, кешелек дөньясын бары упкынга гына алып бара
торган яулар киләчәктә беркайчан да булмасын. Тыныч яшәүгә ни җитә!
Гафарова Самира Ринат кызы, Чаллы, 29 нчы гимназия, 9нчы б сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев