Рәхмәтлемен әнигә
Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә белем алучы 5 нче класс укучыларының Әниләргә багышлап язган иҗат эшләре.
Мөхәмәтдинов Азамат
Рәхмәтлемен әнигә
Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием — якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.
Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә дә.
Кашапова Зилә
Якын кешем
Әнием — минем өчен дөньяда иң якын кеше.
Ул мине бик ярата, миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаслык итеп эшләргә тырыша. Минем әни бәлеш, күмәч, пешкән алма һәм туңдырманы бик тәмле әзерли.
Әни күңелсез вакытларда мине һәрвакыт тынычландыра, күңелне күтәрергә һәм күңелсез уйлардан арындырырга тырыша. Әнием мине чын күңелдән барысыннан да күбрәк ярата, аны беркем дә беркайчан да алыштыра алмаячак.
Мин әниемне яратам һәм ул бер минут та моңланмас һәм минем белән горурланырлык итеп эшләргә тырышачакмын.
Әнвәрова Зәринә
Кадерләрен белик
Кояш нурларына күмелеп
Ата таңнарым минем.
Балам — бәхетем диеп,
Иркәли мине әнием.
Безне кеше итәр өчен
Йокламый ул төннәрен.
Барыбыз да белсәк иде
Әниләрнең кадерләрен.
Сәрвәрова Илзирә
Әниемә рәхмәтлемен
Миңа тормыш бүләк иткән,
Һәм иркәләп үстергән,
Җылы назын миңа биргән,
Тәмле ашлар пешергән.
Әниләр бәйрәме белән
Котлыйм, кадерлем минем.
Барысы-барысы өчен
Мин сиңа рәхмәтлемен.
Хисмәтуллина Зәлинә
Әнием кебек булам
Әни — минем сылубикә,
Хөрмәтләп яшим аны.
Әни кушкан бөтен эшне
Эшләп торам мин үзем.
Әни — минем хуҗабикә,
Аңа илдә тиңнәр юк.
Әнием кебек мин дә
Булам һәркемгә үрнәк.
Фәтхетдинова Нәзилә
Әниемә тиңнәр юк
Әниләр — изге кешеләр,
Кадерле гүзәл затлар.
Минем әниемә хас
Гел шундый матур сүзләр.
Әнине сөйләп киткәч,
Бәян итәм барысын:
Үзе матур, сөйкемле,
Саф күңелле дә үзе.
Ашарга да пешерә,
Өйне дә җыештыра.
Бөтен нәрсәне эшли
Уңган кеше ул минем.
Матур итеп киенә,
Кайбер чакта бизәнә.
Җырлый да ул, бии дә
Сәхнәләрне өздерә.
Аң-белемле ул минем,
Өй эшләрен эшләшә.
Без белмәгән нәрсәне
Шалт итеп эшләп куя.
Мәдәнияттә эшли үзе,
КВНнарда уйный.
Спектакльдә катнаша
Артистлардан ким түгел.
Гастрольләрдә йөри,
Җырлый да ул, бии дә.
Телевизор экраныннан
Күреп була үзен дә.
Аның бөтен талантын
Сөйләп бетереп булмый.
Бар яктан да булган ул
Минем бәхет кошчыгым.
Рәхмәт әйтеп баш иям.
Кемгә дисез? Аллаһка.
Шундый әйбәт кешене
Бу дөньяга биргәнгә.
Һәм әлбәттә дәү әнигә
Аны тудырган өчен.
Мин дә инде бәхетле
Шундый әни булганга.
Әнием бит ул минем -
Бик нык кадерле кешем.
Горурланам, сокланам,
Яратам һәм кадерлим.
Салихов Рамазан
Хөрмәтлим әниемне
Әни мине тудырды,
Үстерде, иркәләде.
Мин дә яратам аны,
Хөрмәтлим әниемне.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев