Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Рәхмәт сиңа, әти!

Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә әтиләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 20нче октябрьгә туры килә.

Пучы мәктәбе укучыларының иҗат эшләре. Укытучылары: Гөлназ Муллагалиева.

Камилә Сәләхова, 10 нчы класс укучысы
Җир йөзендә иң якын кешеләр – әти-әнидер. Галиләнең терәге — ир-ат, әти кеше. Борынгыдан әти кешегә гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар. Әтиләр — гаилә таянычы, ил терәге дә. Без әти-әниләребезгә безне үстергән, тәрбияләгән өчен рәхмәтле. Ләкин бу өлешнең кыйммәтен аңлау шунда ук түгел, ә бераз вакыт узгач килә.

Әти... Бу сүз күпме җылы һәм якты хисләр уята. Кеше дөньяга килгәч, аны беренче булып әти-әнисе кулына ала. Менә минем әтием Салахов Рафис бүгенге көндә исән түгел. Әтиемне хәтерләмим, чөнки әтием вафат булганда миңа ундүрт кенә көн булган. Әнием сөйләве буенча минем әтием тормышны, табигатьне бик яраткан. Һәм бик эшчән һәм тырыш булган.

Без әти-әниләребезгә бик бурычлы. Алар безне дөньяга тудыручылар, саклаучылар. Мин әниемә һәм әтиемә мең-мең рәхмәтле.


Алинә Харитонова, 10 нчы класс укучысы
Гаилә башында безнең әти тора. Чыннан да, әти гаилә терәге булып тора. Гаиләдә әтиләр үзләренең тәрбия функцияләрен хатыннарына һәм гаиләнең башка әгъзаларына тапшыралар. Әмма әти бала тормышында төп фигураларның берсе булып тора. Үз баласын тәрбияләүгә, аның сәләтен үстерүгә,төрле күнекмәләргә ия булуга зур өлеш кертә. Әти үз баласына дус булырга тиеш.

Сугышлар булганда, илне яклап, безнең әтиләр, абыйлар хәрби хәрәкәткә кушыла. Сугыш булганда, аларның гаиләләре тыныч илдә яшәсен өчен, кулларына корал алалар. Әтиләребез ул вакытта үз тормышларын куркыныч астына куялар, балалар тыныч илдә булсын өчен, аларның кирәкле әйберләре булсын өчен барын да эшлиләр. Алар ил терәге булалар.

Әйе, чыннан да әтиләр - ил һәм гаилә терәге. Гаиләдә баланың тәрбиясен, финансы якларын карый, балага үрнәк булып тора. Ил терәге булып, ул башка балаларга герой да була.


Ильвина Сабирова, 10 нчы класс укучысы
Җир йөзендә иң якын кешеләр — әти-әниләр. Әни үзенең назын биреп торса, әти һәр яктан саклап торыр. Әтиләр янында үзеңне көчле һәм ирекле хис итәсең. Ансыз гомеремне күз алдына да китерә алмыйм. Әтиләр гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар.

Минем әтием иртәннән кичкә кадәр эштә эшли, калган вакытларны без гаилә белән бергә үткәрәбез. Әтием — иң күркәм, түземле, ягымлы кеше. Ул гаиләдә төпчек бала, шуңа да аның бурычы — әти-әнисен карау. Минем әти бик игътибарлы. Ул һәрвакыт минем тормышымдагы үзгәрешләрне һәм вакыйгаларны билгели. Бездән башка ул тагын җан ияләрен нык ярата. Ул бик күңелле һәм кызыклы мәзәкләр белә. Аның белән беркайчан да күңелсез түгел.
Мин әтиемне нык яратам һәм аның белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә телим. 


Камил Шәмсиев, 10 нчы класс укучысы

Әтием — Илшат Шәмсиев, һәрвакыт мине кайгыртып яши. Мине саклап, акыллы киңәшләрен бирә, урынсыз эшләгән эшләрем өчен бераз шелтәләп тә ала.

Әтиемә «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем туры килә. Әтием нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Ул безнең белән булырга да вакыт таба. Әтием барлык сорауларыма да җавап бирә ала. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшәбез.

Минем әти — гаиләбезнең таянычы, чөнки безнең гаиләдә әтисез эш бармый. Мин әтиемә йорт, бакча эшләрендә дә булышам. Ул мине кечкенәдән бирле хезмәткә өйрәтте. Минем әтием уңган, барлык эшне эшли ала, зирәк, тыныч, тапкыр, шул вакытта кайгыртучан да.

Мин үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Киләчәктә дә, бергәләп, дус-тату тормышта яшәргә язсын.


Азалия Мирзаянова, 10 нчы класс укучысы

Гаиләнең терәге — ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан ук әти кеше — гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, аңа хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәң дә, гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аларның җилкәсендә. Әтиләр — ил терәге, гаилә таянычы да.

Минем әтиемә һәйкәл куярлык. Чөнки ул берүзе без — биш баланы тәрбияли. Безне кайгырта, ашата, киендерә, нинди генә хәл булса да ярдәм кулын суза. Ул — безнең өчен әти дә, әни дә. 

Башта ил тынычлыгын саклаган әтиләр, хәзер гаиләбез тынычлыгын саклыйлар. Илнең ныклы терәге булгандай, хәзер алар, безнең ныклы терәгебез. Башта ил һәм халык аларга курыкмыйча таяна алган, ә хәзер безнең гаиләбез әтиләрнең җилкәсендә тора.

Әтиләр кеше өчен бик кирәк. Алар безне саклыйлар һәм яклыйлар. Куркыныч янаганда ил ир затларына таяна. Хәзерге көндә бу бик актуаль, чөнки күпчелегебезнең әтиләре, абыйлары хәрби хәрәкәттә катнаша.

Әтиләр — ил һәм гаилә терәге. Моны икенче төрле әйтеп тә булмый. Әтиләрне хөрмәтләргә, кадерләргә кирәк. Мин әтиемә мең рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев