Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Пилоткалы балык маҗарасы

Шаян хикәя.

Борын заманда түгел, нәкъ 9 ел элек дустым Айназ белән булган 
бер хәл турында язасым килә. Җайлап утырыгыз. Вакыйга булган 
урынны тасвирламасам, хикәям тулы булмас..                                                                                                                                                                      
“Халыкның бер йорты бар:
Ул да булса – туган ил”.                                                                                                            
Бу – татар халык мәкале. Әйе, бик дөрес әйтелгән сүзләр. Һәркемнең 
үз туган ягы бар. Минем дә үземнең туган авылым бар. Ул – 
Татарстан Республикасының Балык бистәсе районындагы Олы Елга 
авылы.                                                                                                                            
Туган ягымның табигате бик тә матур. Үзенең калын урманнары, 
саф, чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш 
кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә 
нәни чакта ук, аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәрендә 
ул тагын да матурая. Менә матурлыкның да иң матуры - Әмикъ 
елгасы!
Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп 
бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта 
торсын! Яр буенда йөзьяшәр наратлар, имәннәр, тамырлары белән 
җиргә нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә 
җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, 
үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, 
дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.
Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Әмикъ 
ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан 
барасы да барасы килә... Ә Әмикъның суы... Кызу көндә колач 
салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да 
бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?! Әмикъның тирәсендә үскән 
җир җиләкләре,чикләвекләр, гөмбәләр күпләрнең табыннарын 
бизи. Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның 
матурлыгын сүзләр белән аңлатып бетереп булмый...

Әмикъ елгасы безнең күңелгә бигрәк тә якын, чөнки анда минем 
дәү әниемнең яшьлеге үткән, кырыенда гына аларның төп йортлары 
урнашкан.
    
Хәзер, дуслар, төп вакыйгага күчик. Шушы искиткеч Әмикъ елгасы 
ярына җәйнең бер гүзәл көнендә, әтием һәм Айназ дустым белән 
төштек. Нигә икәнне чамалагансыздыр, дөрес, әлбәттә, балык 
тотарга. Барыбызда кармакларны әзерләргә керештек. Айназ 
һәрчак башына пилотка кияргә ярата иде, чын солдатларча, безне 
кызыктырып. Җитмәсә, пилотка алдында кып-кызыл йолдыз 
балкый. Менә без өчебез дә, кармакларны җайлап суга ыргыттык, 
көтәбез. Тынлык...                                                                                                
Бу урында елмаерга әзерләнегез. Тик вакыт-вакыт иске басма гына 
шыгырдап куя. Әллә күз тиде, әллә басманың кадагыннан чыккан 
тактасына сөртенеп китте, “пилоткалы дус” елгага мәтәлеп килеп 
төште. Суда бер мәлгә пилотка гына йөзгәне күзгә  чалынды. Әтием 
водолаз булып хезмәт иткәнгәме, мизгел эчендә, Айназны ярга 
сөйрәп чыгарды. Яланбашлы сары чәчле дустым ”Пи-Пи - 
Пилотка” дип ыңгыраша иде.

Нәкъ менә шул вакытта, минем 
кармак чиертә башлады, әле кайда диген, әлеге дә баягы ләмнәр 
белән бизәлгән пилотка астында. Мин җәлт кенә, кармакны тартып 
алуым булды, “пилоткалы чуртан малае” күренде. Айназ 
белән әтием шаккатып, берьюлы эләккән ике табышка карап торалар, 
ә күзләре шардай иде...
Сибгатов Айгиз Радик улы, Балык Бистәсе районы, Олы Елга 
авылы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев