Очар өчен канат кирәк
Гаилә дигәндә, мин әтиемне, әниемне, ике сеӊлем һәм туганнарымны искә алам.
Җиде катка менәр өчен — канат кирәк. Әйе, гомерең буена син үсәсең, өйрәнәсең, дөньяны танып беләсең, җайлашасың һәм үзеңә җайлыйсың. Бу — яшәешнең үзе. Болар барысы да нәрсәдән башлана соң? Әлбәттә, гаиләдән.
Гаилә — ул тормышныӊ асыл нигезе, җылы биреп тора торган сүнмәс учагы. Ул никадәр нык, тату булса, аннан килгән җылылык та шул дәрәҗәдә көчле була, яктысы синең һәр туар таңыңны балкыта. Әти һәм әни — гаиләнеӊ тоткасы булса, балалар исә — гаиләнеӊ көзгесе. Әгәр тотка купмасын, нык торсын дисәӊ, бер-береӊне аӊлап, хөрмәт итеп, яшьлек таңындагы ихлас хисләргә хыянәт итмичә яши белергә кирәк. Гаилә кочагында кеше ял итә, рухи көч җыя, күӊелен бушатып, җанын дәвалый ала, шиксез.
Гаилә дигәндә, мин әтиемне, әниемне, ике сеӊлем һәм туганнарымны искә алам. Әнием, әтием... Нинди җылы сүзләр! Бу кешеләр арасында мин үземне үзем итеп хис итәм һәм бәхетемнең җиде күккә кадәр ашуын аӊлыйм. Гаиләбезнеӊ сындырылмас ныклыгы алардан тора. Дөньяга аваз салуыбызның беренче көннәреннән үк безне яратып, уңышларыбызга сөенеп, безнең елмаюларга шатланып яшиләр алар. Әти-әниемнең кылган эш-гамәлләре, ярату тулы мөгамәләсе, гомумән, аларның шәхесе мине канатландыра, үсендерә.
Әтием — Рәнис. Ул — автотранспорт оешмасы бүлеге башлыгы. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем әтиемә бик тә туры килә, чөнки ул минем бик эшчән һәм тырыш кеше. Әтием — тапкыр да, эрудит та кеше. Нинди эшкә тотынса да, гел яратып, бирелеп, азагына кадәр җиткерә белә. Ул мине бу тормышта күп нәрсәгә өйрәтте. Мәсәлән, җәй көне велосипедта, кышын тимераякта шуа беләм икән, бу — әтием тырышлыгы.
Әнием — Гөлназ. Өлкән шәфкать туташы булып эшли. Ул минем бик сабыр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әнием барлык эшкә оста, үзем дә шаккатам! Телеӊне йотарлык ризыклар да пешерә ул, матур итеп чигә дә белә. Өебезнеӊ чисталыгы да — аныӊ хезмәте. Әни тормышымда кирәкле белем, акыллы киӊәшләрен бирә. Медицина өлкәсендә эшләгәч, ул безне кешегә ни рәвешле беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә. Гомумән, кызларныӊ уӊганлыгы әнидән дип уйлыйм мин.
Мин әтием белән әниемнеӊ тату гаилә коруларына шатланып туя алмыйм! Әнием безне иркәли, юата икән, ә көчле, батыр әтиебез җил-давыллардан саклый. Алар белән ничек рәхәт! Буш вакытларыбызны бергәләшеп күӊелле үткәрәбез: кроссвордлар чишәбез, интеллектуаль уеннар яратабыз, татар концертларына, театрларына йөрибез, кыскасы, рухи яктан үсеш юлында без. Гаилә традицияләре турында әйткәндә, җәен бергә шәһәрдән чыгып, кырларга баруны, анда җиләк җыю, саф һавада пикник ясауны атарга кирәк. Ә кышын Яр Чаллыбызныӊ урманнарында ләззәтле җылы мизгелләр кичерәбез. Менә шундый җылы хатирәләр бөреләнә безнең күңелләрдә.
Гаиләбездә өч кыз булгач, әти-әниемне бик бәхетле дип атыйлар. Без барыбыз да шундый шаян һәм шук! Ләкин бөтенебез дә үзенчәлекле дип саныйм. Мин кызларныӊ олысы булгач, сеӊелләремне еш карарга булышам, яңа белемнәр өйрәтергә тырышам. Апа буларак, минем өстемдә зур бурыч бар икәнлеген аӊлыйм.
Гаиләдә өйрәтелгәннәр киләчәккә зур йогынты ясый. Синеӊ бу зур дөньяга һәм кешеләргә карашыӊ, яратуыӊ, уйларыӊ — барысы да шуннан килә икән. Кеше үз нәселен дәвам итү, үз йолаларын һәм мирасын саклап калу өчен гаилә кора. Гаиләдә бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә һәм кайгыртырга, шулай ук толерант булырга һәм башка кешеләр белән гармониядә яшәргә өйрәнәбез. Бу принципларның барысы да сәламәт җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Димәк, гаилә — җәмгыять төзелүендә ныклы нигез. Ул гомуми кыйммәтләрнең таянычы һәм көзгесе булып тора. Гаиләнең әһәмияте гасырлар дәвамында үзгәрми. Җәмгыятьнең төзелеш материалы буларак, гаилә аның структурасына һәм эшчәнлегенә йогынты ясый. Сәламәт һәм нык гаиләләр җәмгыять үсеше өчен уңай шартлар тудыра.
Үз гаиләӊне, туганнарыӊны яратып һәм аларга гел рәхмәтле булып яшәргә кирәк. Алар синеӊ иӊ якыннарыӊ, алар сине канатландыручыларыӊ! Шөкер, мин гаиләм белән бәхетлемен!
Әдилә Гарипова, 84нче лицей-интернатның 9нчы А сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев