Ашханәдә дежур булу җиңелме?
Дежур булу миссиясе бары тик алтынчы класстан башлап унберенчеләргә кадәр һәр укучыга тәти.
Дежур булу миссиясе бары тик алтынчы класстан башлап унберенчеләргә
кадәр һәр укучыга тәти. Монда инде укучы әзме-күпме кешеләр белән
аралашырга һәм ашханәдәге кайбер тәртип белән башкарыла торган
эшләр белән танышырга тиеш була.
Алтынчыдан башлап унберенчеләргә
кадәр җитмеш укучы бар. Димәк җитмеш көн үткәч чират сиңа җитә. Уку
елы дәвамында укучыга я ике, я өч мәртәбә дежур булырга туры килә.
Минем чират көнем килеп җитте. Мин дә башта укырга дип мәктәпкә
килдем. Дежур буласыңны белеп алдан тиешле кием киеп килсәң тагын да
әйбәт. Сумкада укырга дигән кирәкле әсбаплар бар иде.
Дежур булганда сине ашханәгә сәгать ничәдә җибәрәчәкләрен белмисең, шуңа күрә
бар дәресләргә дә гел әзерләнеп килергә кирәк була. Әле расписание дә
үзгәрергә мөмкин. Менә класс сәгате вакытында бөтен классларга барып,
ничә укучы ашаячак дигән сорауны һәр класска биреп, җавапны аласың
һәм ашханәгә йөрүчеләрне терки торган журналны тотып ашханәгә
кайтасың. Анда класс сәгате барса, яисә актлар залында берәр чара барса,
башта уйлап торасың инде, нишләргә икән керергәме әллә кермәскәме?
Сорыйсы килә инде, әмма анда класс җитәкчеләре чыгыш ясый бит,
комачаулыйсы да килми инде. Менә шундый үзең генә нәтиҗә чыгарып,
үзең кара кабул итә торган яклары да бар ашханәдә дежур булуның.
Беренче эш шуның белән тәмам, син ирекле, бар беренче дәресеңне укый
тор диеп мине дәрескә озаттылар пешекче апалар. Беренче дәресең дәрес
укып уза.
Икенче дәрескә кермисең, ә ашханәгә барасың. Башлангыч сыйныфта
кырык укучы һәм бишенчеләр, алтынчылардан башлап җитмеш укучы
ашханәдә тукланырга керәчәк икән. Ашханәдә эшләүче Фәния һәм
Гөлфия апалар миңа икенче эш итеп өстәлдә торган урындыкларны өстәл
янына терәтеп тезәргә диделәр. Өстәл өстен сөртеп калакларны укучы
санынча тезеп чыгасы. Икенче дәрестән соң беренчеләрдән башлап
бишләр керәчәк, ә алар кырык укучы. Калаклардан соң тәлинкәләргә
ипине куеп өстәлләргә тезәсең.
Башлангыч укучылары өчен дәүләттән
күбрәк бирелгән, шуңа күрә тагын грушаларны, чәйне, бәрәңге
боламыгы, соус, кәтлит, вакланган пешкән чөгендерле тәлинкәләрне һәр
укучы санынча тездем.
Ә менә бишенче класс укучылары өчен борчаклы
итле аш, чәй, ипи, алма повидласы белән пешкән кабартма.
Шулай итеп
ашамлыкларны өстәлләргә тарату алай ук авыр эш тә түгел, ләкин монда
һәр укучы утырасы урынга пөхтәлек белән игътибар итеп куеп кына
чыгасы. Тагын әле түкмәскә, кулыңны пешермәскә һәм бераз булса да
ашыгырга кирәк.
Өченче эш итеп, пешекче апалар үземә ашап алырга
диделәр. Үзем генә утырып ашадым. Икенче дәрестән чыгарга кыңгырау
шалтырады. Бу мизгелдә кырык укучы йөгерә-йөгерә ашханәгә керә
башлый, алар бәләкәйләр. Тик шулай ук алар белән бергә алтынчыдан,
җиденчедән, сигезенчедән, тугыздан һәм уннан икешәр зур малайлар
йөгереп керде һәм бәләкәйләрнең тизрәк ашап бетергәннәрен көтә
башлады.
Дөресрәге, алар ашамый торган укучы балаларның чәен генә
эчеп, тәлинкәләрен шул тулы килеш кире итеп куйганнарын көтә.
Бәләкәй укучылар арасында күбесе ашамый. Шуңа күрә дә инде икенче
тәнәфестә ун көтеп йөри торган өлкән класс укучылары ашханәгә керә,
гәрчә, алар өченче тәнәфестә ашарга тиеш булса да. Менә шуңа да
игътибар итәсең, шул ук укучылар мәктәп линейкасында тәртипсезлек
буенча телгә алына, тәнәфестә дә шул ук укучылар коридор буйлап
куышып уйный, әле дәрескә өй эшләрен эшләп килмиләр дип тә аларны
әйтәләр.
Укучыларның ашау ритмы төрлечә: кемдер бик тиз ашап бетерә, кемдер
ашамыйча кире илтә, кемдер озак итеп чәйнәп ашый. Кайсыбер бала ашны
яки боламыкны күрүгә: «Фу ашамыйм!»- дип кире итеп куя. Укытучылары
әйтеп тора: «Аша, аша!» — дип. Иии, теге көтеп торучы өлкән класс
малайлары сөенә инде, теге укучы алып барып куйганга, тизрәк җыелышып
ашыйлар.
Минем дүртенче эшем табак-савытны бушату. Өстәл янында басып торам
инде. Беренче этап: бөтенләй ашыйсы килмәгәннәре тәлинкә,
чокырларын куеп китәләр.
Икенче этапта, ашларын бераз ашаганнар килә, андыйлар иң күбесе. Менә шул вакытта миңа җитешми башлыйм. Һәр савытны бушатып, сортларга аерып юарга куя барырга кирәк. Шул мизгелдә ашханәдәге пешекче апа миңа бу этапта булыша башлый.
Өченче этапта биргән ризыкларны ашап бетергән укучылар килә. Андыйлар күп
түгел, унлап кына.
Бишенче эш: өстәлдә калган ипиләрне җыеп алырга,
өстәлләрне юып сөртергә. Башлангыч класс укучылары ашаганда өстәл
өстенә чәй түгелә, ипи валчыгы, боламык һәм кәтлит, чөгендер
кисәкләре белән чуарлана. Дөрес аны бөтен укучы утырган урында да
шулай дип әйтеп булмый.
Алтынчы эш: өченче дәрес башланды, өстәлләргә яңадан аш, ипи,
повидлалы кабартма, чәй тезеп чыгам. Менә кыңгырау шалтырый.
Укучылар агыла гына, ашыгалар, кайсылары кул юып керә. Болар арасында
«Фу ашамыйм!» — диючеләр юк. Монда инде һәр класс үзенчә тизлек
белән ашый, иң тизләре тугызлар ашап бетерә дә «Добавка юкмы?» — дип
пешекче апалар янына чабалар. Аннары алтылар, җиделәр, сигезләр, иң
соңыннан уннар һәм унберләр өстәл яныннан кузгала.
Җиденче эш: табак-савытны бушатып, сортларга аерып, юа торган җиргә куя
бару. Монда тагын пешекче апаның берсе булыша.
Сигезенче эш: өстәл өсләрен юып чыгу, урындыкларны күтәреп
өстәлләргә тезү, кабат идән юу. Чиләк белән су һәм швабраны кулга
тоттыралар да: «Ялт иттереп юу! — диләр. Идән юганда ашханәче апалар
карап алалар, ягъни: «Синең эшеңне кабул итәргәме, юкмы?» — дигәндәй
сынап карыйлар. Дүртенче дәреснең яртысы беткәндә ашханәдәге
дежурлык бетә һәм син дәрескә китәсең.
Ашханәдә дежур булу бик үк җиңел түгел. Кулың аша биш йөзләп предмет
үтә. Кайбер укучылар «Урра, мин дежур!» — диләр. Тик, кайберләр укучы
дежур булуга сөенми, хәтта куркалар да. Бик җаваплы эш. Өстәвенә ике
дәрес ярым дәрес темасын калдырасың, ләкин синнән теманы барыбер
сорыйлар. Минем эшемне башка укучылар белән чагыштырганда пешекче
апалар ничек бәялидер, тик минем үземә идәнне син әйбәт юасың дип
әйтәләр.
Дежур булуның кайбер уңай яклары: үзеңчә кайбер карарларны кабул
итәргә өйрәтә, җирәнү яки чиркану гадәте бетә я кими, кешеләрне
ашату хезмәтенең ничек икәнен аңлыйсың, өстәлгә коелган ризыкларны
кемдер җыя икәнен аңлыйсың, укучыларның характерлары нинди
булганнарын күбрәк аңлый башлыйсың, ризыкка карата укучыларның төрле
карашлы булуын күрәсең.
Әмир Фәрхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев