Җимерелгән хыяллар
– Нәрсә? Ничек инде? Гөлгенәме? Юк, ышанмыйм. Укучыбыз хикәясе.
1.
– Нәрсә? Ничек инде? Гөлгенәме? Юк, ышанмыйм. Сез ялгышасыздыр, мөгаен.
Иртәнге сәгать алты, ә күрше бүлмәдә кемнеңдер пышылдап кына сөйләшкән тавышы килә. Бу нинди тамаша соң инде?! Тулай торактагы шау-шудан туеп, үземнең бердәнбер ялымда авылга кайттым. Бердәнбер! Ә монда тагын шул ук хәл.
Урындык башындагы халатымны өстемә элдем дә, тавыш килгән бүлмәгә юнәлдем.
Чыксам, зал уртасында елап әни утыра. Әле биш минут элек йокыдан торган миңа, бу куренеш бигрәк сәер тоелды. Мин ни эшләргә, ни уйларга, ничек әниемне тынычландырырга да белмәдем. Әни, мине күреп алырга җитешеп, күз яшьләрен сөртеп маташа иде.
Мин аның янына килдем һәм әле кибеп бетәргә җитешмәгән, озын керфекле, зәп-зәңгәр күзләренә тутырып карадым. Хәтта бер аваз да чыгара алмый идем мин ул минутта. 19 ел яшәп гомеремдә дә әниемнең «уф» дигәнен дә ишеткәнем юк иде, ә монда ул елап утыра. Елый, аңлыйсызмы?!
Шулай биш минут бер-беребезгә карап утырганнан соң, әни тирән сулыш алды да торып китмәкче булды, мин каршы түгел, чөнки әлегә миңа барысы да төш булып тоела. Ләкин залдан чыгуга бер адым атлагач, ул туктап, болай диде:
– Кызым, бер 2 сәгатьтән соң Сания апаларыңа төшәсе булыр. Аның кызының үле гәүдәсен буген иртән елга буенда тапканнар. Ул вафат.
2.
Сәгать сигез, ә без инде Гагарин урамындагы иң якты, сап-сары капкалы өйнең ишегалдында — Сания апаларда идек. Анда җыелган халыыык... Мин хәтта район бәйрәмнәрендә дә аның кадәр кеше булганын хәтерләмим.
Әни өйгә кереп китте. Мине дә үзе белән аласы иде, ләкин мин курыктым. Үз уйларым белән әкрен генә капка төбендәге скамейкага чыгып утырдым. Үземне хәтерләгән вакыттан бирле, без Гөлгенә белән гер бергә идек. Ул минем өчен гади дус кыз гына түгел, ә инде чын апа кебек иде. Ләкин соңгы арада, төгәлрәк әйткәндә, мәктәпне бетергән чактан бирле без аның белән аралашуны өздек. Нигә дисезме? Минем дә бу сорауга җавап табасым килә.
Хәзергедәй хәтерлим, 31нче майның киче. Без мәктәпне бетергән хөрмәткә классташлар белән җыелдык. Ярамаганын белеп, учак яктык. Кая инде, без бит инде «зурлар». Әнигә дә шулай дип әйтеп чыгып киттем. Аның мине чыгарасы да килмәде. Күз алдыгызга китерәсезме, ике айдан соң 18 яшь тулачак, буйга җиткән кызны урамга, дуслары янына чыгармаска уйлый. Ай-һай бу әниләрне!
Ләкин чыкмасам хәерлерәк булыр иде ахрысы. Ул кичне, ә дөресрәге төнне, әйткәнемчә, учак янында утырдык. Анда без хыялларны, 5-10 елдан соң үзебезне кем итеп күрүебезне сөйләдек. Арабызда иң хыялые — Искәндәр иде, ул, рус әдәбиятыннан имтиханны 90 баллдан артыкка биреп, Мәскәугә театр училищесына керергә хыяллана иде. Дөресен генә әйткәндә, мин аның керә алуына ышанмый идем. Тавышы да, таланты да булса да, аның кыюлыгын гел юк дисәң дә дөрес булыр. Чыннан да, Искәндәр инде 1нче турда ук төшеп калган. Ләкин кабат аның белән ни булуын без беребез дә белми идек, чөнки Мәскәүгә киткәннән соң, ул башка авылга кайтмады. Оялгандырмы, әллә яхшы эш тапкандырмы – анысын белмим. Әнисеннән дә берничә тапкыр сорап караган идем, ул иң өсләрен сикеретеп «белмим» дип кенә җавап бирде. Шаккатырлык инде бу дөнья, ничек инде үз балаңның ничек, кайда, кем белән яшәгәнен белмәскә була икән ул?! Ләкин бервакыт Искәндәр Мәскәүдә бер байда водитель булып эшли дигән имеш-мимешләр чыгып алган иде. Бәлки шулайдадыр.
Иң белемлебез — Сәйдәш иде. Аның кебек акылны беркемдә дә күргәнем юк иде. Шул башы белән ул безнең авылны бөтен Татарстанга таныттырды. Нинди генә фәннән, нинди генә авырлыктагы олимпиада булмасын, Сәйдәш җиңү яулап кайта иде. Мин бер шиксез аны барлык уку йортына алырлар дип уйлый идем. Хыялың нинди дигәч, бик оста гына урысчалатып «стать кандидатом наук» дигән була иде. Бер сүз аңламасам да, акыллы кыяфәт ясап, баш каккан булдым. Ләкин минем баш кагуларым аңа бер дә булышмады, ахры. Имтихан нәтиҗәләре барыбызны да шаккаттырды. 11дә укыган 5 бала арасында Сәйдәшнең баллары иң түбән булып чыкты. Бу ничек булганны беркем дә аңлатып бирә алмады. Әти-әнисенең бик бай булмау аркасында, Сәйдәшкә район үзәгендәге көллияткә керергә туры килде. Күз алдымда бер зур акыл иясе сүнде дисәм дә була.
Иң тырышыбыз — Назлыгөл иде. Ул безгә 10 сыйныфта гына күрше авылдан күченеп килде. Көннәр-төннәр буе укып утыра ала иде. Ләкин ул кемдер язган кызыклы әсәрләр түгел, ә биология буенча китаплар укып утыра иде. Доктор булып, кешеләрнең гомерләрен коткарачакмын дип хыяллана иде ул. Баллары да яхшы килде. Ләкин әниләре риза булмады һәм аны укытучылыкка укырга җибәрделәр.
Ә мин повар булырга хыяллана идем. Алай дип әйткәч, барысы да көлә башладылар. Кайберсе: «Гомер буе ашханәдә эшләп ятарсың инде» – дип тә төрттереп куйды. Ул кичәдән кайтканнан соң фикеремне үзгәртеп, бухгалтерга барырга булдым. Яраткан профессиямне якламаганга әле һаман да мең үкенәм.
Бишебездән беребезнең генә хыялы чынга ашты, ул да булса — Гөлгенә. 1 нче сыйныфтан башлап полиция хезмәткәре булам дип килде һәм ул анда керде дә. Физик яктан көчсезрәк иде ул, шуңа егетләр аңа еш кына кыек сүзләр әйтә иделәр, әммә менә бит, бер чиләк су да күтәрә алмаган Гөлгенә арабыздан иң көчлесе булып чыккан иде.
Шул төнне сәгать 12 дә Гөлгенәгә шалтыраттылар, ул җавап бирде дә, безнең белән хәтта саубуллашмыйча кайтып китте. Шул вакыттан бирле Гөлгенә мине күрмәмешкә сабышып йөрде. Ничек кенә янына килеп карамадым, нәрсә генә әйтмәдем — ул миңа борылып та карамады. Аннан да авыр булган вакытны хәтерләмим. Бер елга якын вакыт узса да, мин әле һаман да аңа кем һәм нәрсә дип шалтыраткан дигән уй белән йокыга китәм һәм уянам.
Кулга төшкән ниндидер су тамчысыннан кинәт айнып киттем. Әллә яңгыр явамы дип күккә карадым. Юк,яңгыр түгел, күз яшьләре икән ул. Гөлгенәне югалтуданмы, мәктәп елларымны сагыныпмы, әллә балачакка кайтасы килеп елыйммы, әйтә алмыйм. Бер әйберне генә төгәл беләм, бер-берсен хөрмәт итеп, гел булышып торган, иң тугры, дус дип саналган сыйныф бүген юк, тәмам таралган. Кызганычка каршы, ул мин 11 ел буе укыган класс. Баш күтәреп карасаң, Гөлгенәне соңгы юлга озатырга 4 кешедән бер мин килгәнем. Әнә койма кырыенда карашын бер ноктага төбәгән безнең сыйныф җитәкчесе Алсу Маратовна басып тора. Башка вакытта янына килеп, сөйләшеп тора идек. Бүген аның ягына адым да атламыйм, оялам. Үзем өчен генә түгел, бишебез өчен дә оялам. Ә аның башында ниләр генә юк икән инде, күз алдыма китерергә куркам...
3.
Шулай уйларга батып утырганда, иң башымда кемнеңдер боздай суык кулын сиздем. Бу, авылыбызның участковые — Фәрит абый Ибрагимов иде. Ул кечкенә буйлы, сап-сары, ябык кына абый. Шуңа аны бездә «чебеш» дип йөртәләр. Гел елмаеп торган Фәрит абыйның да бүген күзләре яшьләнгән кебек тоелды миңа. Яныма утырып: "Сеңлем, аңлыйм, авыр инде сиңа, әммә зинһар өчен, бөтен көчеңне туплап, Гөлгенә турында белгәнеңне сөйлә әле", – дип ялварды. Ә мин нәрсә әйтергә белмим, соңгы елда мин Гөлгенә тормышындагы өч тиенлек, бер әйбер дә белмим бит. Шуны аңлап, Фәрит абый торып китмәкче иде, мин кулыннан тотып калып: "Абый, Алланы бер дип белсәң, алып бар мине Гөлгенәне тапкан урынга", – дидем.
Гел шакката идем мин Фәрит абыйның полиция хезмәткәре булуына, чөнки ул аңа һич тә ошамаган: әйткәнемчә ябык, кечкенә, усаллыгы да юк кебек, әммә мин иң кирәген онытканмын, Фәрит абый кешелекле ул, бу һәрбер кешегә бирелә торган сыйфат түгел бит, ә анда ул өеп бирелгән. Менә шунда, яныма килеп, җинаять булган урынга алып бар дисәләр, ул кешене куып җибәрер идем. Ә ул алып барды, эшеннән куа алсалар да, якын кешең иде бит дип, алып барды. Чынлап та, күрсәтергә тырышмасам да, Гөлгенә минем белән аралашмый башлагач, мин адаштым кебек. Әлбәттә, янымда гел әни-әти, туганнар бар, ләкин аларга кыяфәтеңне үзгәртергә теләвеңне, кемгә ачу саклаганыңны, нинди егетне ошатуыңны сөйләп булмый шул. Ә минем сер сөйли торган, курыкмыйча иң якын дип әйтә алган кешем бүгенге көндә юк. Кичә кич Гөлгенә генә түгел, минем ярты җаным да үлгәнен әле аңладым.
Менә без яр буена килеп җиттек. Чирәм кызыл булган җир кызыллы-аклы лента белән уратып алынган. Хәтта кан тамырларына карарга курыккан мин, Фәрит абый тыйса да, лентаны күтәреп, кереп киттем. Кызыл краска түгел, кан икәнен баш миенә һич аңлатып булмый бит.
Октябрьнең соңгы көннәре булганга, бөтен дөнья сазга, пычыракка баткан, көн аралаш яңгыр ява, аңа карамастан, үзем дә сизмичә яр буена утырдым. Бу елгага кечкенә вакытта безнең сыйныф «Батырлар елгасы» дип исем бирдек. Чөнки ул бик тирән һәм авылдан еракта, урман эчендә урнашкан. Күп кенә балалар һәм хәтта зур кешеләр анда барырга кыюланмыйлар иде. Ә без, әниләрне алдалап, уйнарга шунда чаба идек. Менә кызык, хәзер мин, янымда олы кеше булса да, монда утырырга куркам. Ә ул вакытта, ничек бер ярдан икенче ярга басмалар төзеп, чабулап йөргән инде без? Бәлки, янәшәдә күңелгә якын кешеләр булганда, курку югаладыр ул.
Ә менә теге көймәдә без үзебезнең «кладыбызны» яшерә идек. Клад дип без ялтыравыклы конфет чүпләрен, ташларны, һәм иң мөһиме — яфрак акчаларны атый идек. Әле бер хәтерлим, Искәндәр урамда пыяла шешә тапты да, шуның эченә битләргә хыялларыбызны язып тыгарга, һәм кабат, мәктәп бетергән чакта, ачып укырга тәгъдим иткән иде, ә без аны онытканбыз. Тукта әле, бәлки ул шундадыр һаман. Кызыксынуым өстен алды, карарга киттем, Фәрит абый артымнан нидер кычкырып калды, әллә ишетмәдем мин аны, әллә ишетәсем килмәде. Һәм беләсезме нәрсә? Ул шешә һаман шунда ята! Дөрес, пычрак, хәтта мүк үскән өстенә, ләкин аның чисталыгы минем өчен хәзер соңгы урында. Кулыма алып, бөкесен ачасы идем, ачып булмый, ай-яй каты япкан Искәндәр. Фәрит абый янына барасы идем, эчемдәге нәрсәдер туктатты, күрәсен, моны беркемгә күрсәтмичә, белдермичә, үземнең генә укыйсым килә. Шуңа, җирдә яткан ниндидер таш белән таяк ярдәмендә генә ачтым. Ышанмассыз инде, ләкин барыбер әйтәм, ул шешәдән балачак исе килә иде, чып-чын әйтәм, күңелгә берникадәр вакытка рәхәт, җиңел булып китте.
Иң беренче итеп кулыма үземнең хатым эләкте. Ат башы кадәр, кыек хәрефләр белән, болай дип язганым: "Сәлам, зур Зәлинә, ничек хәлләр? Бүген бигрәк кызу көн, кайткач әни тагын башыңа киеп чыкмагансың, кояш суга бит инде дип орышачак. Сиңа рәхәттер ул, мәктәпне бетергән дәү кызларны әниләре әрләмиләрдер ул. Уф, минем дә үсәсем килә. Кайчан инде Алма апа кебек чәч туздырып,бизәнеп йөри алачакмын. Ярар, тиздән булыр ул, әни әйтмешли, Алла боерса.
Минем иң зур хыялымны сиңа әйтеп калдырам, берүк кешегә әйтә күрмә, а то идеямны урлыйлар. Минем бик нык морожное сатучысы буласы килә. Аннан минем гомерем шундый яхшы була инде. Ярар, Зәлинә, син үз сүзеңдә торучы кеше, мин сиңа ышанам, булдырырсың әле."
Икенче хат Гөлгенәнеке иде: "Гөлгенәм, ни хәлләрдә? Минем үземнең хәлләр ярыйсы, яхшы дип тә әйтер идем, Искәндәр булмаса. Әни алай дип әйтергә ярамый ди инде, әммә ул инде мине туйдырды. Чыннан бит инде, һәр нәрсәнең чиге була. Атна элек әйткән идем мин полиция хезмәткәре булам дип. "Штаф салучыга гына алсалар инде сине бу буең белән, үләксә", – дип йөри һаман. Ә мин үсәм! Һәм тарихтагы иң намуслы полицейский булып эз калдырам. Ә син, бу хыялны чынга ашырам дип миңа вәгъдә бир, яме."
Өченче хатның хуҗасын мин әллә каян таныйм, чөнки шулай пөхтә итеп Сәйдәш кенә яза иде. «Хәерле көн, Сәйдәш Рәсулович. Бүген мине тагын өстерәп, әни рөхсәт итмәсә дә, яр буена алып килделәр инде. Ничек кенә зарлансам да, монда уйнауның кызык булуын кире какмыйм. Безнең уеннар башны логик яктан эшләтәләр, ә бу безнең яшьтә бик тә мөһим. Ярар, балалар тормышында уеннарнын роле турында күп язып була инде, әмма озын сүзнең кыскасы мондый — иң зур хыялларымның берсе булып микроскоп алу тора. Бик ышанып калам, сиңа, Сәйдәш. Сине әле зур ачышлар көтә, дустым».
Соңгы хат әллә ун кат бөкләнеп, кызыл лента белән чорналган иде. Болай итеп серне Искәндәр генә яшерә алагадыр шул. Хатының эчтәлеге генә «ах» итәрлек түгел. «Исәнме, Искәндәр. Беләм инде мин синең 18 яшеңдә бик текә машиналарда йөрүеңне, әммә зинһар өчен бер генә сорауга җавап бир: в конце то концов йөрисеңме син Гөлгенә белән, кайчан кыюлык керә инде үзеңә, туйдым бит инде чәчләреннән тартып йөрергә».
Балачак дигән әйбер кызык икән ул. 10 ел элек язылган хатлар безгә шуның кадәр туры килә икән бит. Әйтерсен, әле язганбыз. Димәк холык дигән нәрсә ул тумыштан килә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән ныгый гына. Һәм беләсезме нәрсә, мин шундый яхшы, олы йөрәкле, ярдәмчел кешеләр белән үскәнемә чиксез шат. Аларның һәрберсенең дә миндә чагылышы бар.
Сөмбелә Шәрифуллина, Мамадыш районы Катмыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев