Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Нәрсәдә бәхетең синең?

Бәхет нәрсә диеп сорыйсыз сез, Һәркем аңлый аны үзенчә.

Бәхет
Башка бер уй килде минем –
Нәрсәдә бәхетең синең?
Гомер буе акча эшләүдәме,
Я гаилә дип яшәүдәме?
Утырдым да алдым телефонны,
Эзләдем сөйләшкән дусларымны.
Киттем сорап барысыннан,
Алар җавап бирергә авырсына.
Берсе әйтә: – Абый, – ди.
– Бәхет - ул акча табу, – ди.
Икенчесе китте сөйләп,
Гаилә турында көйләп.
Вакыт үткәч, бер уйга килдем:
Бәхетне кешедән сорамыйм, дидем!
Бәхет минем өчен: гаилә, акча,
Дус кыз, дуслардан зур бакча!
Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф 
укучысы Шиһапова Диана.


Нәрсә ул бәхет?
Бәхет нәрсә диеп сорыйсыз сез, 
Һәркем аңлый аны үзенчә.
Кемгәдер ул бәхет, сәламәтлек,
Ә кемгәдер була күп акча.
Күңел тынычлыгы – бәхет, диләр,
Күңле тыныч, ә юк саулыгы.
Гаилә, балаларың булу бәхет булса,
Кемгәдер ул – иман байлыгы.
Ярлы байга карап, «бәхетле», ди.
Бай ярлыга карап көенә.
Ятимнәрне күргән адәм балалары
Әти-әни бар дип сөенә.
Адәм баласын бәхетле итәр өчен
Бер җылы сүз җитә кайчакта.
Шул җылы сүз кебек башка сүзләр
Бәхетсез дә итә кай очракта.
Син кайда юк, шунда бәхет, диләр,
Анда барсаң, бәхет юк икән.
Туып-үскән җирдә булган бәхет
Бер җирдә дә бүтән юк икән.
Ерактан эзлибез без бәхетне,
Тик сизмибез гомер үткәнен.
Белмибез шул иң зур бәхетнең
Үзебезнең янда икәнен.
Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең 11 нче сыйныф 
укучысы Вагыйзова Айзирәк.


Туган җир
Туган җирем, матур җирем,
Кендек каным тамган җир.
Әби-бабам, туганнарым,
Ата-анам торган җир.
Әби-бабам орлык чәчеп,
Иген игеп узган җир.
Ата-анам хезмәт куйган,
Маңгай тире тамган җир.
Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән
Безгә ризык биргән җир.
Йортлар салып, атлап йөргән,
Безне тотып торган җир.
Нефть, байлык, газ, суларны,
Ташкүмерләр биргән җир.
Алтын, көмеш, зиннәтләргә,
Тимер, ташларга бай җир.


Яратам
Мин яратам туган авылымны,
Таңнар атып, кояш батканын;
Айлы кичтә йолдыз атылып,
Кыш көнендә карлар ятканын.
Яратам мин туып-үскән җирнең
Табигатен, урман-кырларын;
Язлар килгәч,

челтерәп аккан чишмәләрен,
Су буенда кошлар сайравын.
Мин яратам басу-кырларында,
Болыннарда чәчәк атканын,
Җиләк пешкән җәйге аланнарын,
Биек таулы текә ярларын.
Яратмаска һич тә мөмкин түгел 
Туып үскән газиз җиреңне.
Әби-бабаларың нигез салган,
Ямьле, матур туган җиреңне.


Ана сагышы
Таң белән уянды ялгыз ана,
Чәен куйды, тартты пәрдәсен.
Уйламады картлык көннәрендә
Бу кадәрле кайгы күрәсен.
Улы ятып калды Әфган җирләрендә,
Кайта алмады туган иленә.
Башкаларның кайтты балалары 
Исән-имин туган җиренә.
Һәр көн көтте ана тәрәзәдән,
Кайтыр диеп газиз баласын.
Уйламады картлык көннәрендә
Кәккүк кебек ялгыз каласын.
Сугыш бетеп, ничә еллар узды,
Күпме акты гомер агышы.
Кар сулары эреп, язлар килде,
Кимемәде ана сагышы.
Коръән укып, дога кылды ана,
Туганнары, улы рухына,
Беркемгә дә язма мондый язмышны дип,
Ялварды ул Аллаһ  Раббысына.
Г.Тукай ис.  Мөслим урта гомуми 
белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мирсалихова Аделина.


Сагындыра
Алтын, гигант тауларны күреп,
Очтылар газиз кошларым.
Канатларын җилпеп-җилпеп,
Оныттылар туган якларын.
Каеннарның шавын сагынып,
Кайтты бер кош туган ягына.
Чит җирләрдә рәхәт, диелсә дә,
Туган якны йөрәк сагына.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми
 белем бирү мәктәбенең 8 нче а сыйныфы укучысы Кәримова Инзилә


Туп һәм мин
Кыз бала булсам да,
Яратам туп тибәргә.
Спортны бик яраткач,
Ярамый һич чирләргә.
Кайчагында шушы туп 
Керми кала капкага.
Илдар абый – укытучы
“Сөмбел! – ди. – Кара тупка”.
Туп тәгәри, мин чабам
Җилдәй җитез мин үзем.
Абый нидер аңлата,
Ишетмим хәтта сүзен.
Тирә-якка күз салсам,
Дәресләр тәмамланган.

Әни кирәк
Җаннарыма җылы өрер өчен,
Әни кирәк.
Язларымны назлы итәр өчен,
Әни кирәк.
Таңнарымны якты итәр өчен,
Әни кирәк.
“Әни” диеп назлап дәшәр өчен,
Әни кирәк.
Балачагым  ямьле булсын өчен,
Әни кирәк.
Тулы бәхет, нурлы тормыш өчен ,
Әни кирәк.
Әнием син бер үк яшә! – диеп
Тибә йөрәк.
Әнием син миңа бик-бик
Кирәк, димәк.


Бәхетле гомер
“Бәхетле гомер нинди була?” – дип
Сорагач мин  әбидән.
Күзләренә яшьләр килде
Аңламадым, тик нидән.
“Бәхет,балам, ярма кебек
Чәчелеп ятмый җирдә.
Иң мөһиме тыныч тормыш
Тик булсын иде илдә.
Ап-ак  болытлар да булсын
Тик шифалы яңгырдан.
Сакла, Ходай, кап-кара яшь
түгелгән болытлардан.
Бәхетле гомер ул, балам,
Пар канатлы булуда.
Ямь бирүче ата-анаң
Һәрчак булсын яныңда.
Басуларда мул игеннәр
Шаулашып үссен иде.
Илләр тынычлыгы  белән,
Без бик бәхетле!” - диде.
Г.Тукай ис. мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Ибраһимова Сөмбел.


Кадерләрен бел генә
Туган җирем - Мөслимем,
Син бит бәллүр бишегем.
Еракларга китсәм дә мин,
Сагынырмын Мөслимем.
Гүзәл синең Ык буйларың
Сокланып туймаслык бит.
Урман-кырың, болыннарың
Күңелләргә шифалы бит.
“Кояшлы Ык” су буенда
Ниләр генә юк, беләмсең.
Ул чисталык, хозурлыкка 
Башлар әйләнә күрәмсең.
Чыгып китәм озакламый
Тигез канат астыннан.
Ачуланма, туган ягым,
Онытмамын һичкайчан.
Кайтыгыз, дусларым, кайтыгыз,
Туган җирләр бер генә.
Туган ягым-Мөслимнең
Кадерләрен бел генә.


Соңгы кыңгырау
Якынлаша соңгы кыңгырау
Туктаусыз  бик озак чыңлар.
Соңгы чыңы, соңгы авазы
Күңел кылларында чеңләр.
Шау-шу килерләр барсы да:
Укытучылар,  дуслар да.
Китәбез бит туган җирләрдән,
Дип әйтерләр унберләр дә.
Кемдер елар, ә кемдер көләр,
Булсын ул шатлык яшьләре.
Көй-моң таралыр еракларга
Бик озак чыңлар тавышы.
Гөрләп торыр сөенечләрдән
Мәктәпнең ишек аллары.
Сүз бирерләр сынатмаска
Чыгарылыш укучылары.


Кыш
Килеп җитте кыш та
Бигрәкләр салкын тышта.
Тәңкә-тәңкә карлар
Ята ак булып җирдә.
Тәрәзгә боз каләме
Тигез итеп хәреф тезде.
Әйтерсең лә Кыш бабай
Киләчәк диеп язылды.
Әй, гүзәл балачакның 
Мизгелләре сагынылды.
Кыш бабай һәм Кар кызы,
Сезне бик күрәсе килде.
Сезнең алда җырлыйсы, 
Сөйли-сөйли көләсе дә,
Шатлык-куаныч белән 
Йөрисе, биисе килде.
Кыш бабай капчыгында
Булмасын ла иде кайгы.
Тып-тыныч тормыш белән
Яшәсә иде барысы.
 Г.Тукай ис. мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сабирова Ландыш


Исемем Данил булгач

Мин мактанчык малай түгел,
Исемем Данил булса да.
Кул эшләрем киштәләрдә
Үрнәк булып торса да.

Данлы булсын, диптер, миңа
Данил исемен кушканнар.
Кулларым алтын итәргә
Шулкадәр тырышканнар...

Мактанырга һич яратмыйм,
Мин бары эшлим генә.
Теләсәм – теләмәсәм дә,
Мактаудан төшмим менә.

Мактану егетлек түгел,
Мактанырга ярамый.
Мактаулар күпкә киттеме,
Йөрәгеңне яралый.

Данлы булып йөрсәм ярый,
Исемем дә бит Данил.
Бөтен кылган эшләрем дә
Һәр яктан булсын камил.


Песи белән көтәбез
Минем матур песием бар
Күрәсегез киләме?
Иркәләгәнне ярата 
Сыйпыйсыгыз киләме?
Туны аның көлсу төстә,
Ботинкалары актан.
Муенында бантигы бар
Песи матур һәр яктан.
Сезне дуслар кунакка
Песием белән көтәбез.
Тәмле әйберләр белән
Һәрчак кунак итәрбез.


Кышның соңгы көне
Кыш аеның соңгы көннәре
Бертуктамый кар ява.
Мин чана шуарга барам
Шул карны ера-ера.
Куркып тормыйм яуган кардан
Мин чана шуам таудан.
Язны көтеп, тау астында
Тал песиен чыгарган.


Туган йорт
Туган йортым -
Кендек каным тамган,
Беренче авазымны салган,
Изге анам сөтен имгән,
Иң беренче “Әттә”, 
“әннә” сүзен белгән,
Гомер буе сине җылыткан,
Очар канатыңны ныгыткан.
Иң кадерле җылы оям ул.
Бик кадерле миңа шуңа ул. 
Г.Тукай ис. мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Мәүлиев Данил.


Диңгезгә бит тиң
Әти... Әткәй… Бердәнберем... 
Соравым бар сиңа, әтием. 
Ничек йодрык чаклы йөрәгеңә
Сыя синең чиксез яратуың?

Кеше күңлен үтәли күрәсең,
Кем дип тормый, ярдәм итәсең.
Туганыңа, дуска, күршегә дә
Үтеп китеш «сәлам» бирәсең.

Ничек  шулай ямь кертәсеңдер син
Асты-өсте килгән дөньяда ?
Елмайтасын,әти, көлдертәсен,
Күңелне күтәрәсең, чыннан да.

Ничек шулай барлык  эшләрне
Төгәл, чиста, дөрес башкарасың?
Кайдан синдә шундый асыл көч бар? 
Чишмә башын каян  аласың?

Вакыт житте, хәзер сорауларның
Барсына да  жавап бирәм мин.
Кара, тулган синең йөрәккәең
Изгелек,  яхшылыклар белән. 
Мин ялгышам бәлки, дөрес әйтмим? 
Йөрәгең бит синең, әткәй, киң.
Ачыкладым, хәзер аңлашылды:
Синен йөрәк, диңгезгә бит тиң.
Г.Тукай ис. мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Галимова Адилә


Туган авылым
Нинди матур, иркен саф һавалы,
Нинди күркәм безнең ягыбыз.
Кайда бар соң мондый  яклар тагын?
Бигрәк матур туган ягыбыз.
Кышлары да салкын, ап-ак карлы
Язлары да матур, күркәм ямьле.
Җәйләре  гөл-чәчәк бакчасыдай
Сары көзләре  мул уңышлы.
Туган авылым, туган ягым минем
Туган туфрак, үскән нигезем.
Читләрдә йөреп кайтсаң гына 
Туган җирнең кадерен беләсең.


Дуслар кирәк
Дуслар булса авыр түгел 
Егылгач та торып була.
Дуслар белән һәр җирдә
Яхшы тормыш корып була.
Дуслар кирәк һәрвакыт
Өйдә дә, мәктәптә дә.
Кадерен белик дусларның
Үпкәләтмик ялгыш та.


Сыерчык
Өй кырында, бакчада
Ак күлмәкле агачта
Сыерчык канат кага
Кайтуына сөенә.
Җилпенә ул, талпына
Өздереп сайрап куя.
Чүт-чүт килеп сыерчык
Оя сайлый үзенә.
Тикшереп карап кына
Ояны барлап куя.
Чык-чык дип кычкыра
Дусларын да чакыра.
Г.Тукай ис. мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Хантимерова Зөләйха.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев