Моң көче
...Урман хуҗасы аларны сазлыкка батырырга хыялланып утырганда, бер малайның телефоныннан җыр яңгыраган.
Борын заманда түгел, менә безнең көннәрдә кара урман уртасындагы ташландык өйдә бер кеше яшәгән, ди. Ул бик явыз булган, яхшылыкны да, яктылыкны да яратмаган. Ул үзен урман хуҗасы дип йөрткән. Урманга килгән кешеләрне юлдан яздыра торган булган. Аның начар даны еракларга таралган, ди.
Көннәрдән бер көнне шушы урманга балалар гөмбә җыярга килгәннәр. Урманның матурлыгына, кошларның тавышына соклана-соклана, гөмбә эзли-эзли, сукмактан шактый эчкә кереп киткәннәрен сизми дә калганнар. Йөри торгач, теге урман хуҗасының өенә килеп җиткәннәр. Урман хуҗасы аларны сазлыкка батырырга хыялланып утырганда, бер малайның телефоныннан җыр яңгыраган. Шул матур көй, шул моң явыз кешенең йөрәген эреткән, ди. Аның хәтта кешеләргә әйбәт эшләр генә эшлисе килә башлаган. Ул балаларга урманнан чыга торган сукмакны күрсәткән. Малай сөенеченнән үзенең телефонын урман хуҗасына бүләк итеп калдырган. Моң аркасында да җир йөзендә изге күңелле кешеләр арта икән бит.
Инсаф Сәхәбетдинов, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 9нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев