Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Моң

Шулай бер төнне окопта ятканда, бабама бик моңсу булгандыр инде, скрипкасын тартып җибәргән...

Салмак кына моң агыла. Шул моңнар эчендә мин баскычка мендем дә оча
башладым. Очам. Сихри моң мине югарыга-югарыга күтәрә. Күкләрне иңләп
очам... Әнә безнең өй дә, шәһәрдә бик еракта калды. Өстән караганда,
йолдызлар аска күчкән диярсең, шәһәрнең утлары җем-җем килә. Шундый
рәхәт, татлы хис мине били. Әйтерсең, ниндидер тылсымлы ачкыч кулыма
кергән дә, мин кайсыдыр серле ишекне ачармын төсле. Чү, чү кинәт нәрсәдер мине кире җиргә тарта башлады. Күземне ачсам, идәндә ятам икән. Моң да төш өзелде, әмма минем күңел каядыр талпынуында иде.

— Кызым тизрәк җыен инде, юлга соңга калабыз бит! — дип, әни бүлмәмә
башын тыкты. — Әллә кайтасың килмиме? Әбиең иртәдән көтәдер инде…

Әнинең соңгы сүзләрен тыңлап та тормадым, тиз генә сикереп тордым да, юлга җыена башладым. 

Түбән Сөн авылы. Тукайның Кырлае кебек искиткеч гүзәл табигать биредә. Зур булмаган елгасы да, җыйнак кына урманы да сине гаҗәпләндерә ала. Нәкъ Кырлайдагы кебек урманнар «...Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы-нарат», тырыш кешегә «... кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк» чиләге белән җыеп алырга мөмкин. Кечкенә авыл булса да, кешеләренең күңелләре иркен, шулкадәр күңелгә якын. Ял саен бирегә кайту гадәткә кергәнгә, безне халык та үз кешеләре итеп кабул итә инде.

Әбиләргә кайту белән, юк йомышын барлап, күрше-тирә йөгереп кереп
җитә. Авылның соңгы яңалыкларын сөйләгән булып, безне күзәтеп, чыгып
китәләр. Ә әбинең йөзендә канәгатьләнү катыш елмаю сизелә, күзләрендә
нурлар бии. Ул горурлана, чөнки балалары аны ташламый, хәлен дә беләләр, кирәк чакта булышалар да. Ананың тормыш сызган буразналы йөзендә бәхет балкый.
Бирегә кайткан саен, һәрвакыт өй артындагы иске мунчага күз салам.

Мин белгәннән бирле, шунда утыра ул. Ядкәр урынына калган бу мунча хәзерге вакытта эш коралларын саклый торган урынга әйләнде. Тәрәзә кәрнизләрендәге челтәр бизәкләрне нинди куллар ясагандыр?! Бу куллар, һичшиксез, бик оста булган, ул агачка җан өргән. Әни дәү бабаң ясаган аны, ди. Янәсе дә минем бабам балта остасы булган, ул хәтта скрипкалар ясап, үзе дә шул тылысымлы музыка коралында уйный белгән. Ул заманнарда яздырып алу мөмкинлеге булмаган шул. Хәзер генә ул нишләсәләр дә видеога яздырып интернетка куялар. Күрегез янәсе, мин нинди булдыклы, уникаль! Ә безнең бабайлар заманында кешеләр тыйнак, сабыр булганнар. Әллә нинди эшнең осталары булсалар да, шапырынып йөрмәгәннәр. Ил күрсә, сөенгәннәр. Бабамның да скрипка тотып төшкән, аклы-каралы бер фотосы гына сакланган. Үзе нәни генә, саргаеп беткән. Ә скрипкасы юк…

Кечкенә чакта шул мунча яныннан үтәргә дә курка идем. Әби сөйләгән
әкиятләрдәге бөтен персонажлар да шунда яшидер төсле тоелды. Ләкин
кайткан саен, якынрак киләм, шайтаннар да тими үзе. Теге кайтуда мунча өйалдында түшәмгә сузылган баскыч барлыгын искәрдем. Бу кайтуымда шуңа менәсе килә бит инде, ниндидер көч мине шунда тарта...шайтаннар кытыклый…

Әби белән әни чәйләгән арада, кыюлыгымны җыеп, киттем бит мунча түшәмен тикшерергә. Ни булсын инде көпә-көндез, кем тисен ди миңа?! Шулай да шомлы монда. Йөрәк леперди, чигәләргә кадәр «сыптыр моннан» ди төсле. Юк инде, кирегә юл юк! Җен-фәлән дип сөйләшүләр.....әбидән калган, дип сөйләнә-сөйләнә менеп җиттем бит тәки. Иии ни генә юк монда! Мунча тузанына батса да, әйберләрне чамаларга була: иске себеркеләр, ниндидер үләннәр (әрем белән кычыткан бугай) эленгән, түмгәкләр дә бар биредә. Бар да иске, ник тотып чистартмаска инде, ник сакларга моны?!

Кызыклы берни тапмыйча, инде төшәм дигәндә, абынып егылдым. Әйтерсең,
кемдер мине этеп җибәрде. Куркуымнанмы, аякның авыртуына чыдый
алмыйчамы, кычкырып җибәрдем. Күздән яшь бөртекләре атылып чыкты.
Менә күз алдымда берәр шайтан пәйда булыр да, телен күрсәтер төсле.
Бисмилламны әйтеп, төшү ягын карый башладым. Ә аяк тыңламый, нәрсәдер
тота аны. Карасам, ниндидер бауга эләккәнмен икән. Бәйдән ычкынгач, бауны ачу белән тартып җибәргән идем, нидер тартма ачылып китте. Мин кортлыга инде җитә калды, тартманы тикшерә башладым. Хәзинә тапкандай, кулларым дер-дер калтырый, аякның авыртуы да онытылды шунда. Нәрсәнедер сөлгегә урап куйганнар. Түмгәкне ашыга-ашыга сүтә башладым. Ни булырга мөмкин соң? Шул тиклем ни тарткан мине бирегә?

Төргәктән скрипка килеп чыкты. Гап-гади скрипка. Шунда башымдагы
барлык күзәнәк тә миңа «гади түгел!» дип кычкырдылар сыман! Сискәнеп
киттем. Бу бит... Бу скрипка... Дәү бабамныкы... Аның куллары белән ясалган скрипка булырга тиеш! Менә табыш... Ә ник әбием аны биредә тота? Ник өйдә түгел ул?! Мең сорау башымда йөгерде. Скрипканы алдым да сызып җибәрдем.

Тавышы аһәңле, яңгыравыклы чыга. Эх, уйный да белсәм икән! Ник мине музыка мәктәбенә бирмәгәннәр? Бәлки әле соң да түгелдер… Әби белән әнинең тавышлары килә башлагач, мин табышымны алыргамы, калдырыргамы дип аякка басасы иттем. Әмма аяк тыңламый, аның аыртуы яшен тизлегедәй баш миенә килеп бәрелде. Мин чыдый алмыйча, елап җибәрдем. Елавымда табышыма сөенү дә, бирегә менгәнемә үкенү аһәңнәре дә бар иде. Тавышка әби белән әни йөгереп киле дә, әби кулларын селки-селки тезеп җибәрде:

— Күпмеләр әйттем бу тирәдә уралма дип! Шайтан төкергән урын бу! Мин
анда менү түгел, кереп чыкканда гына да шикләнәм... — дип, үзе ачулана, үзе елый башлады. Әбиемнең тавышы да гәүдәсе дә калтырана иде. Мин беләм, ихластан ачуланмый ул, күңеле әйбәт аның. Мин тыңламаганга үртәләдер инде дип уйладым. Артымнан әни менде дә, миңа булыша башлады. Мин табышымны кулыма алдым да, шатырдап ябыштым шуңа.

— Ни бу? Ыргыт әле шуны! Җыен ырым-шырым җыйма әле! — дип, әни кулымнан йолкып аласы итте, әмма мин каян көч алганмындыр, ирек  бирмәдем:
— Аякка баса алмыйм, әнием, егылдым...
Үзем елыйм, үзем табышыма сөенәм. Нишләргә белми торгач, әнием миңа
төшәргә булышты. Аягым каймыккан булган икән... Әби әйтмешли, шулай була инде, шайтаннар янында йөргәч.

Ә табыш чыннан да бабамныкы булып чыкты. Әби ничәмә еллар саклаган
серен чишәргә мәҗбүр булды. Бабам скрипкасы белән күп вакыт үткәрә торган булган. Хәтта сугышка да аны үзе белән алган. Сугыштан туктап торган арада, солдатларга моңлы көйләрен сыздырып, күңелләрен күтәргән. Шулай бер төнне окопта ятканда, бабама бик моңсу булгандыр инде, скрипкасын тартып җибәргән. Шуны гына көтеп торган немец снайперлары бабама атып та җибәргәннәр. Шулай итеп, скрипка кайткан, ә бабам юк. Әбием яраткан кешесен югалту кайгысыннан скрипкадан бизгән. Шуңа ул мунча түшәмендә урын алган да инде. Скрипка булмаса, ул бабам исән кайткан булыр иде дип уйлап, серен дә скрипканы да сандыкка төреп куйган, безне дә музыка дөньясыннан чикләгән икән.

Төн. Тәрәзәдән искән талгын җил, ефәк пәрдәләрне иркәли. Ниндидер
сафлык, тирән тынычлык урнашкан. Тәрәзәдән төшкән ай һәм йолдызларның
нурлары үзенә тарта. Һәрбер җан иясе ниндидер нур, таяну ноктасы эзли.
Һәм ихтыярсыздан күккә тартыла. Йолдызлар! Биһисап күп йолдызлар! Алар
һәркайсы үзенчә балкый, матур, сихри... Якты, серле һәм ниндидер тарту
көченә ия алар. Аларга озак карасаң, күңелдә ниндидер моң тибрәлә башлый.
Ләкин арада сине аеруча үзенә тарткан, иң якын йолдыз бар! Минемчә, күктә иң якты, илаһи серле бер йолдыз җиргә атылган да, үзенең төшен дөньядагы иң гүзәл затка күчергән. Ул минем бабам булгадыр. Ә аның йолдызының төше миңа күчкәндер... Мин шул вакыт ихтыярсыздан кулыма бабамның скрипкасын алып, аның кылларын тибрәтә башлаганымны сизми дә калдым.

Йолдызлар мине үзләренә дәшәләр, аларга тартылган саен, моң бөтен
тирәнлеге белән ургылып-ургылып чыга. Әйтерсең, бу яшемә кадәр мин аны бикләп торганмын да, тирән сер ачылгач, җиңеләеп калып, йолдызларга ашамын. Ә моң мине биеккә, күкләргә күтәрә. Бабамның моңы якты аһәң булып, йөрәктә яши икән ич, күңел төпкелләрендә яши икән. Әлеге моң эчендә шатлыклы-борчулы үткәннәр дә, якты өметле киләчәк төсмерләре дә үрелгән:
Моңым мине йолдызларга илтә,
Төннәр тынып тыңлый көемне.
Хәтирәне киләчәккә бәйләп,
Бизәп яшик әле бүгенне!

Әдилә Закирова, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев