Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәктәптә индивидуальлек – яхшымы, начармы?

“Мин башкалар кебек түгел” – дигән фикер бер көнне керде башыма. Бу фикер мине уйланырга мәҗбүр итте.

Хәзерге заманда һәр кеше индивидуаль, ләкин индивидульлек – яхшымы әллә начармы?
Кеше туганда да, башка балалардан аерыла. Чәч һәм тән төсе, буе һәм авырлыгы, күз төсе, тавышы да – барысы да төрлечә. Ләкин җәмгыять үз стандартларын уйлап тапты. Әгәр кеше бу кысаларга сыешмаса, таләпләргәтуры килмәсә, аны җәмгыятьтә кабул итәргә теләмиләр. Нәтиҗәдә,  буллинг (кыерсыту) башлана. 
Кешенең тышкы кыяфәте, холкы, принциплары, фикерләре, яшәү рәвеше башкалардан аерылып торырга мөмкин. Боларның барысы да кешене шәхес итеп күрсәтә түгелме? Әмма мәктәп чорында бу шәхесне сындыра башлыйлар, чөнки ул башкалар кебек түгел.
Әгәр дә кыз "90-60-90" стандартларына туры килми икән, димәк, модель була алмый. Яки әгәр кешедә яшел төстәге чәч, гадәти булмаган тышкы кыяфәттә икән, димәк, ул да инженер була алмыймы?
Аның бары дөньяга, үз-үзенә карашы, аерым фикере бар, дигән сүз бит бу. 
Бөтен кешеләр бертөрле икән, яшәү күңелсез булыр иде. Балалар бакчасында, мәктәптә, эштә аерылмыйча, зур соры массага әйләнәсе киләме икән кешеләрнең? Минемчә, индивидуальлек – ул яхшы. Бу – һәр кешенең үзенчәлеге. Кешеләр уйлап тапкан стандартлар гына барысын да боза.


Рәлинә Камәртдинова, 13 нче гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев