Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем гаиләм кыйммәтләре

Әби-бабам, әти-әни гаиләбезнең тоткасы булса, без - балалары гаиләнең көзгесе.

2023 ел - Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы.

Гаилә – кеше өчен иң мөһим, иң җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет китерә, ләкин һәр гаилә, беренче чиратта дәүләт күләмендә мәгънәгә ия булган зур эш булып тора.  А.С.Макаренко

Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын, иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәм.

Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый- апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә - ул олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Һәр гаиләнең үз кагыйдәсе, традициясе, кыйммәтләре була.

Традиция – тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар.

Минемчә, гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле төшенчәсен мин ничек аңлыйм соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, буш вакытны файдалы уздырудадыр.

Безнең гаиләбез бу сыйфатларны саклаучы, гореф-гадәтләрне, гаилә традицияләрен дәвам итүче. Ни өчен мин шулай дип уйлыйм, чөнки без кадерле, түбәтәйле  бабам Хәлил, ак яулыклы әбием Сәкинә белән бергәләп яшибез. Алар җылы гаиләбезнең учагын сүндермичә, без, оныклары, һәрвакыт җылы “учак” янына җыелабыз.

Әбием сеңлемне кул эшләренә, тегәргә, чигәргә өйрәтә, әбиемнең чигелгән алъяпкычлары, мендәр тышлыклары бик күп, ә мин бабам белән тактадан бизәкләп урындык-өстәлләр ясыйбыз. Шулай ук, мин төрле рәсемнәрне тактага төшерергә яратам. ”Һөнәрле үлмәс- һөнәрсез көн күрмәс”, - дияргә ярата бабам.

Кичке ашка җыелганда (барлык гаилә әгъзалары җыелып беткәч кенә), әби-бабам үзләренең үткәннәрен сөйләргә яраталар. Алар безне хезмәт сөяргә, олыларны олы, кечеләрне кече итәргә өйрәтәләр.

“Ата һөнәре- балага мирас” дигән борынгы бабаларыбыз. Менә минем әтием дә, бабамның һөнәрен дәвам итә. Бернинди шәһәр тормышы да кызыктырмаган аны. Авылда калып, трактор иярли. Җәй көннәрендә әтием иртә таңнан ук эшкә китә, без йокларга яткач кына кайткан чаклары күп була. Әти-әнием эштә булганда, безне бабам балыкка алып бара. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайтабыз.

Әнием эштән арып кайтса да, гаиләдәге барлык эшләрне дә эшли, зарланмый, безне кешелекле булырга өйрәтә.

Без төп йортта яшәгәч, атна азагына балалар, оныклар җыелабыз.Һәрвакыт гаилә бәйрәмнәрен (туган көннәр, яңа ел һ.б.) бергәләп, күңелле итеп уздырабыз.

Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне безгә әби-бабам өйрәтә. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаиләбез милли традицияләргә уңай карашта,татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, саклап яшәргә тырышабыз. Милли традицияләр белән яшәү балага нинди исем кушудан башланып, аның туган телендә теле ачылуны, нинди уенчыклар белән уйнавын, нинди киемгә күнегүен, йортта урнаштырылган тәртипне, нинди азыклар белән туклануны, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм  башкаларны колачлый.

Әбием, әнием, сеңлем милли ашларны хәзерләү традицияләрен бергәләп башкаралар. Алар үз осталыкларын кызларына тапшырып кына калмыйча, бу эшчәнлекне бергәләп тагын да камилләштерәләр.

Безнең халкыбыз “Җиде буыныңны бел”- дип юкка гына әйтми ул. Үткәнне белмичә яшәү беркемгә дә гафу ителми. Шул максаттан, минем бабам белән әтием шәҗәрә төзеделәр. Чыннан да, шәҗәрә ул – нәсел агачы. Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Әби-бабам, әти-әни гаиләбезнең тоткасы булса, без - балалары гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә кирәк.

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең “Каурый каләм” түгәрәгендә шөгыльләнүче Миннәхмәтов Алмир, 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев