Минем әнием
Әни – гаиләбезнең җылысын саклаучы. Ул өйдә булмаса, өйнең нуры юк төсле.
Минем әниемнең исеме – Гөлфинә. Аның күзләре hәм чәчләре көрән төстә. Ул кечкенә буйлы hәм зифа.
Әнием хисапчы булып эшли. Буш вакытында ул остеопатия белән шөгыльләнә. Кичләрен хезмәттәшләренә йога дәресләре алып бара. Минем өчен ул – тырыш, максатчан кешенең үрнәге. Ул беркайчан да тик тормый. Үзенә яңадан-яна максатлар куя һәм аларга ирешә. Шуңа күрә дә аңа төрле сораулар белән кешеләр мөрәҗәгать итәләр.
Киңәшләренең нәтиҗәсен күреп, аңа рәхмәтләрен белдерәләр. Без дә апам белән аның киңәшләреннән еш файдаланабыз. Берәр, безнең өчен мөһим, сорау барлыкка килсә, иң беренче аның янына ашыгабыз. Кайвакыт әни белән сәгатьләр буе тормыш серләре турында сөйләшәбез. Әнинең киңәшләрен, тормыш серләрен ишеткәч, җан тынычлана, алдагы көнгә ышаныч арта.
Әни – гаиләбезнең җылысын саклаучы. Ул өйдә булмаса, өйнең нуры юк төсле. Шуңа күрә әнинең эштән кайтканын түземсезлек белән көтәбез.
Бик күп эшләвенә карамастан, әни безгә тәмле ризыклар да пешерергә җитешә. Минем иң яраткан ризыгым – әнинең бәрәңге тәкәсе. Аны пешергәч, без гаилә белән, чәй кайнатып, бергәләп сыйланабыз.
Урынлы киңәшләре, назлы сүзләре, җылы кочаклары, тәмле ашлары, тормыш сөюе, олы җанлы булуы өчен әниемне бик яратам. Минем өчен – ул җирдәге иң якын һәм мөһим кеше.
Әхмәтҗанова Нәзилә, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, 7 нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев