Мин урманда кунак кына
Мин бит урманда кунак кына. Ә кунак кеше тыйнак булырга тиеш.
Җир йөзе ак шәл ябынды. Туган якны, басу-кырларны, авыл-шәһәрләрне ап-ак кар каплады. Бу күренеш кыш дип атала. Кыш үзе иң матур ел фасылы. Кыш гүзәллеген, аның аклыгын күрим дисәң, кышкы урманга барырга кирәк, минемчә.
Кышның серлелегенә, могҗизага тиң күренешләренә, әкияти сыннарына шаккатасың. Шул дөньяны күзәтәм. Агач ботакларында катлам-катлам өелгән карларга кагалам, шаярам, коям. Шул рәхәт тынлык белән аралашам, серләшәм. Агач-куакларга сокланам. Шул тынлыкны ярып йомры, йомшак куян килеп чыгар кебек. Юк, күренми. Ә мин сизәм, ак тун кигән озын колак куян дус мине читтән күзәтә...
«Әһә-һәй!!! Сезне сагынып килдем, ничек сезнең хәлләр, әй, сез, урман хуҗалары!», дип сәлам бирәсе иде. Юк, юк! Ярамый! Кышкы йокыга талган җәнлекләрне уятуың бар. Мин бит урманда кунак кына. Ә кунак кеше тыйнак булырга тиеш.
Таңсылу Ганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев