Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мендәр тышы (хикәя)

Алиянең күзләрен йокы басты… ул төшендә ашыгып-ашыгып авылга кайтып бара иде...

Алия зарыгып көткән көн килеп җитте. Туксанынчы еллардан калган чаршау, линолеумнарны, стеналардан коверларны алып ташладылар әниләре һәм фатирларына заманча итеп ремонт ясадылар. Алия озак вакыт дусларын үзләренә чакырырга кыенсынып йөри иде, ә башкаларга барсаң, бар да стильле, бар да яңа, заманча. 

Менә Алияләрнеке дә яңа кыяфәт алды, хәзер дусларны да чакырырга мөмкин — стеналарда яңа бизәк, түшәм — тарттырылган, неон утлар түшәмдә генә түгел, идәннән дә стена чите буйлап сузылган, почмак саен — ясалма гөлләр, бер караудан гына аңлашылмый торган картиналар фатирның элеккеге төсен тулысынча юк иттеләр.

Алиянең рәхәт балачагын, әти-әнисенең матур яшь чакларын хәтерләткән иске-москы итеп чыгарылып ташланган әйберләр подъезд төбендәге чүплеккә сыештылар, искән җилләр авызы бәйле капчыкларны чишеп туздырырга азапланса да, мәңге башка ачылмастай итеп бәйләп куелган төенне сүтә алмадылар... икенче көнне аларны чүп җыючы машина чүплеккә алып китәчәк иде…

Алия рәхәтләнеп, тузаннар сөртте, идәннәрне юып чыкты, бүлмәдән бүлмәгә кереп сокланып йөрде, аннан үз бүлмәсенә кереп ап-ак диванга барып утырды. Үз бүлмәсен ничек бизәү турында хыялланды кыз... ишектә шалтыраган звонок хыялларны туктатып торды, Алия дусты Миләүшәне каршыларга юнәлде.

Ишектән килеп керешкә, Миләүшә ялт-йолт килеп өй эченә күз йөртеп чыкты:
— Аль, я тебе такое интересное расскажу, упадешь со смеху, – диде үзен иркен тотып, көлә-көлә.
— Синең белән гел нидер була, әйдә, сөйлә, тыңлап карыйк, – дип җавап бирде Алия тыныч кына. — Татарча сөйләш әле, – дип тә өстәп куйды.
— О-о-о-о, как у тебя классно, Алия, вроде ничего нет кроме пустоты, а так круто выглядит твой минимализм, — диде хисләрен үзендә тоталмыйча Миләүшә һәм Алиянең ап-ак диванына барып чумды.
— Әти-әни тырыштылар, әле барлык җирләр дә бизәлеп бетмәгән, аласы, эләсе эйберләр бар, үз бүлмәмне үземчә бизәргә әти белән әни рөхсәт бирделәр, — диде Алия. 
— Представляешь, кичә безгә дәү әни килде авылдан. Беләсеңме нәрсә алып килгән? — диде ярсып Миләүшә.
— Юк, белмим. Сөт өсте белән май, күкәйдер инде, авылдан шуларны алып киләләр, — диде Алия дустына. 
— Бөтен кәефемне бозып китте дәү әни. Безнең яңа фатирыбызны котлап, чигелгән мендәр тышлары алып килгән, һәм тагын стенага эләргә шамаильләр һәм аятел көрси алып килгән. Менә, ди, әйдә мендәрләрегезнең тышларын алыштырып куйыйк, стеналарыгызга шамаилләрне элеп куйыйк, өйләрегез балкып торыр, аятел көрси сезне бәла-казалардан саклап торыр, ди. Нинди мендәр тышы инде, дәү әни, мин әйтәм, нинди шамаил, син нәрсә, безнең заманча ремонтка синең чигелгән старьеларың туры килми, мондый нәрсәләр хәзер синең өеңдә генә инде, я музейларда, мин әйтәм. Ә дәү әни әйтә, ю-у-у-ук, кызым, ялгышасың болай уйлап, ди. Менә, Алия, бигрәк кызык инде бу авыл әбиләре, әйе бит. Дәү әни белән сүз көрәштереп үтте кичә вакыт. Синең дә дәү әниең шундыймы ул?

Алия бер сүз дә дәшмәде. Алар берни булмагандай икесе бер бүлмәдә, икесе ике башта утырган көе телефоннарына кереп киттеләр. Озак кына анда утыргач, Миләүшә өенә кайтырга кирәклеген әйтеп, Алияләрдән чыгып китте…

Кич җитте. Алия йокларга ятты, дусты Миләүшә әйткән сүзләрне исенә төшереп уйга батты... старье... старье... чигелгән мендәр тышлары ... шамаил... аятел көрси...ремонт... заманча ремонт... авыл өе... авылча бизәлгән өй... 

Күзенә йокы кермәде Алиянең, уйлары белән авылда ялгызы гына яшәп яткан әбисе янына кайтты ул. Менә аның әбисе дә намазларын укыганнан соң йокыга талгандыр, көне буе каралты-кура тирәсендә кош-кортлар карап, бакчаларда чүп җыеп, сулар сибеп арыгандыр... менә аның сандыгы өстендә тигез итеп тезеп куелган чигүле ап-ак тышлар кигезелгән мендәрләре өелгән, әнә тәрәзә чаршауларындагы чигүле чәчкәләр ай яктысында төн төсен алганнар. Ә иртән кояш яктысында анда нинди генә төсләр балкымый — сарысы да, шәмәхә, алы да, күге, яшеле, зәңгәре дә, әбием генә белеп әйтә торган тагы әллә нинди мулинә төсләре... әнә стеналарда шамаилләр, аятел көрсиләр, әнә песие әбием үз куллары белән тукып үргән җәймәдә рәхәт итеп йоклап ята, әнә ап-ак мич, аның матчасы чигүле ак тукыма белән уратып алынган... әбиемнең өендә рәхә-ә-әт... җылы, күңелле... әйтеп аңлатып булмый торган рәхәтлек... 

Алиянең күзләрен йокы басты… ул төшендә ашыгып-ашыгып авылга кайтып бара иде...

Шәймөхәмәтова Регина, Мөслим лицееның 5б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев