Менә шулай яшибез!
Кышкы каникулдан соң укырга килдек. Ул көнне Сара дежур иде.
Безнең класс бүлмәсе бик зур. Буе да, иңе дә алтышар метр. Дүрт сәгать укыганнан соң, класс җитәкчебез Фирдания апа керде: «Укучылар, без хәзер класс җыештырырбыз. Барыгыз да чүпрәк белән сулы чиләк алыгыз. Парталарның астын-өстен, шкаф, такта, урындык, ишек, торба, тәрәзәләрнең эчен-тышын сөртеп һәм юып чыгабыз. Фәнис һәм Кәрим, сез китапларны партага куеп торып, шкафны сөрткәләрсез. Алия, син гөл савытларын һәм яфрактагы тузаннарны сөртерсең. Ә Сара бүген дежур, тактаны һәм идәнне юачак», – диде дә, чыгып китте.
Әгәр укытучыбыз безгә эш кушып, үзе китә икән, булды инде: бездә театр башлана. Менә карагыз...
Башта Кәрим китапларны киштәдән алып куйды, ә аннан соң мин. Мин тоткан китаплар әллә күбрәк булдымы, аларны алып кую уңайсыз була башлады. Сара безгә карап торса, сүзсез калмаячак. Сара бит ул, безнең классның психологы. Ул бөтен нәрсәгә бәйләнә, катнаша башлый. Менә мине дә Сара карап торган икән:
– И бичара, шуны да күтәрә алмыйсыңмыни?
Минем бер адым гына барасы калган иде, коелып төштем. Кулымдагы китапларым чәчелеп киттеләр.
– Мин сине эскилет дип күптән уйлаган идем инде! Кәримен кара, ул да «Туган тел» китабын көчкә күтәреп йөри. Юньләп эшләгез әле!
– Рәхмәт инде, кызый! Үзең дә йә карап торма, йә саескан кебек такылдама! – дип җавап бирде Кәрим.
– Мин бары тик Таһирга гына сүз әйтмим. Ул әйбәт эшли, – дип үртәде Сара.
– Син Таһирне – үзеңнең «lover»ыңны эшкә өйрәтмисең шул, – дидем мин.
Таһир да дәшми калмады:
– Нигә мин Сараның «lover»ы булыйм?
– Мин тәрбиячелеккә аттестацияне йөз процентка үттем – энекәшемне карашып үстердем! Шуңа күрә сезне дә өйрәтәм, – дип бәхәсне дәвам итте Сара.
Шуннан... китте инде...
– Ну, яратмыйм акыл сатуыңны, – диде Кәрим.
– Аның каравы син Алияне яратасың!
– Әйе! – дип низагка кушылды Алия дә. – Сараның теле гел бер куак инде!
– Нинди!?
– Роза!
– Нинди роза?
– Шиңгәнрәк, ләкин энәле! – дип сүзгә кысылдым мин.
– Син – Сахарадагы роза! – диде Кәрим.
– Сахарада үсәмени ул роза? – дип гаҗәпләнде Сара.
– Әлбәттә!
– Ничек?! – Сара тәмам арган кыяфәткә кергән иде.
Бөтенебез дә туктап калдык. Һәм бер-беребезгә карашып торгач, көлеп җибәрдек тә, сүзсез генә тагын эшкә керештек. Сара да җиң сызганып идән юа башлады.
Менә шулай күңелле генә яшәп ятабыз без.
Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Әмир Фәрхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев