Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш Әнием кочагында
Яр Чаллы шәһәрендәге 3нче урта мәктәбе укучылары яза. Укытучылары – Ләйсән Мирзаяновна, Рәсимә Шәйхетдиновна.
Кадерле әнием
Иң кадерлем – әнием,
Сиңа бары изге теләгем.
Үсеп җиткәч, зур булгач,
Булырмын мин терәгең!
Кадерен белик әниләрнең,
Иң газизләребез алар!
Әни өчен алтыннан да
Кадерле бит балалар!
Арслан Ихсанов, 3А сыйныфы.
Иң йомшак куллар
Еласак та, авырсак та,
Әни безнең яныбызда.
Әнинең йомшак куллары,
Бар чирдән арындыра.
Әниләр – иң якын безгә,
Иң кадерле кешеләр!
Без бәхетле алар булгач,
Рәхмәт Сезгә әниләр!
Камелия Закирова 3Б сыйныфы
Әниемә
Сүзләр җитмәс күрсәтергә,
Синең тырышлыгыңны.
Безгә багышлангансың, әни,
Үзеңнең тормышыңны.
Динара Нуруллина, 3Б сыйныф.
Таянычым
Беләсеңме, әни, бер көн дә
Яши алмабыз синсез.
Син дөньяда иң кадерле,
Иң кирәкле кешебез.
Бөтен дөньямны җылыта
Синең күңел җылысы.
Синдә генәдер, әнием,
Йөрәкләрнең олысы.
Безнең кайгы-борчуларны
Юк итә беләсең син.
Безнең өчен бөтен көчең
Бирергә дә әзер син.
Әнием һәрчак янымда,
Таянычым, терәгем.
Ышанычыңны аклаучы
Балаң булу теләгем.
Гөлшат Хафизова 6А сыйныфы укучысы.
Укытучы да ул
Минем әнием – Рәмзия,
Һөнәре – укытучы.
Туган җиргә, туган телгә,
Мәхәббәт уятучы.
Ихтирамлы укытучы,
Ягымлы әни дә син.
Һәр балага тигез итеп,
Күңел назын бирәсең.
Балаларның күңеленә,
Тапкансың туры юлны.
Тормыш юлына чыгардың,
Йөзләрчә кыз һәм улны.
Әнием минем өчен син,
Иң-иң кадерле кешем!
Хөрмәткә лаек хезмәтең,
Юлдаш – һәрбер киңәшең.
Рәхмәт әнием – укытучым,
Аң-белем биргән өчен.
Яхшы тәрбия бирүгә,
Кызганмыйсың бар көчең.
Илүзә Насирова, 6Б сыныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев