Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәхәббәтнең туган көне

Чү, бу егет йөрәгемне урлады түгелме соң?!. Тәүге мәхәббәт дигәннәре шушы буламы икән инде?

Тәрәзәне ачу белән, җәйге, назлы җил йөземне иркәләде, кояш нурлары көнең матур булачак дигәндәй, керфек очларында уйнады. Әйе, бүгенге көн күңелле булырга тиеш! Җәй көннәрен ничек уздырырга белмичә аптырап йөргәндә, параллель сыйныфтагы кызлар белән дуслаштым әле мин. Бик шәп кызлар! Серләребез дә килешә, уйларыбыз да уртак, исемнәре дә үзләре кебек матур –  Айзилә һәм Лилия.

Телефон-сердәшем кая соң әле минем?! Берәрсе язмаганмы икән? Без бит бүген Чулманга төшәсе кешеләр. Кая әле, дустым, кемнәр язган икән? Кызлар булмаганда, телефоннан да якыны юк шул. Ни булса да, дустым-телефоным коткара.

Телефон, телефон,

Акыллы дустым минем,

Синең белән уйларга

Өйрәнгән бит баш мием, –  дип җырлап җибәргәнмен икән! Җырны ишетеп, әни бүлмәмә башын тыкты:

– Әллә телефоныңа мәдхия җырлыйсың инде, кызым?! Миңа булышырга уйлыйсыңмы син бүген? Аннан соң урам дия башларсың... – дип тезде дә ашыга-ашыга китеп тә барды. Мин җавап бирмәдем, көлдем генә. Тиз-тиз генә кызларның хатларын укыдым да, әнигә өй эшләрен карарга ашыктым. Көне буена “свободен”  буласым килә.

Ниһаять, көтеп алынган күңелле мизгелләр җитте. Өйдән чыгуга,  Айзилә белән Лилия миңа кул болгадылар, мине көтеп арганнар икән.

Чулманга таба юл тоттык. Шәһәрдән беразга китеп тору миңа бер рәхәтлек бирә. Иртән-иртүк тузан инде күтәрелгән, кешеләрнең дә йөзләренә арганлык һәм усаллык чыккан. Никтер, авыл кешесенең эше күп булса да, йөзе мөлаем тоела.

Чулман!!! Сиңа багышлап күпме җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Синең матурлыгыңны сүзләргә сыйдырып та, буяулар белән дә, моңнар белән дә үлчәп булмый. Әнә яр буендагы бөдрә талларда кошлар да гүзәллегеңә сокланалар, моңнарының бәллүр чыңыдай чисталарын гына сузалар.

– Мин беренче! – диде дә Айзилә, өстен дә салмыйча, суга кереп китте. Без Лилия белән аптырап калдык. Дөрес урын сайламаганбыз: янәшәдә егетләр ял итәләр икән. Кайберәүләре мыскыллы карашы белән безне ашый иде. Айзилә дә, ичмасам, ашыкты. Эх, китәсе иде моннан!

  – Батааааам... Коткарыгыыыыыз... Кызлааааар... – дип кычкыра башлады дустыбыз. Без аны гадәттәгечә шаяра дип уйладык.

Шул вакыт егетләрнең берсе елгага үз баласын коткарырга теләгән арысландай ыргылды һәм күз ачып йомганчы, Айзиләне судан алып та чыкты:

– Сәлам, кызлар, сез болай су белән шаярмагыз әле! Кызган тән белән салкын суга керергә ярамый ич!  –  диде коткаручы. Кара  чәчле, сөйкемле генә бу егет башкаларга охшамаган. Киң җилкәле, озын буйлы бу егет һич тә тәкәббер түгел, киресенчә, мөлаем иде. Әйтерсең, кояш нурлары аның йөзеннән түгелә. Ул елмаеп, дуслары янына китеп тә барды. Айзилә рәхмәтен дә әйтә алмады, чөнки куркудан йөзләре агарган, хәтта калтырана иде. Без аны тынычландырырга ашыктык. Шаян Лилия төрле мәзәкләр сөйләде. Әнә Айзилә кетер-кетер көлә, әйтерсең, яңа гына булган вакыйга аны тетрәндермәгән дә!

Бервакыт якында гына нәни песи тавышларын ишеттем. Башта ышанмадым. Ләкин никтер аяклар тавыш килгән якка атлады. Карасам, көймә эчендә песи балалары мияулап яталар. Шундый кечкенәләр, матурлар. И мескенкәйләрем, кем калдырган икән нарасыйларны биредә?! Көймәдә булгач, хуҗасы бардыр инде. Песи халкын сөймәсәм дә, кич яр буен әйләнермен әле дип уйладым  һәм кызлар янына юнәлдем. Ә кызлар суга кереп киткәннәр. Бу Айзилә ике йөрәкле инде: әле яңа гына баткан иде, кабат суга кергән, берни булмагандай, бакадай йөзә. Күршедәге малайлар да суда рәхәтләнәләр. Ә минем керәсем килмәде, яр буенда кызынып утырдым. Никтер кызышам, битем дә яна башлады. Уң ягыма карасам, теге коткаручы егет миңа карап утыра икән. Безнең күзләр очрашты. Кара чәчле, кап-кара күзле бу егет күңелемә кереп маташа бит! Мин оялып, карашымны алдым. Шул бер мизгел эчендә, без күзләр белән серләштек. Әмма танышырга аның да, минем дә кыюлык җитмәде. Кызлар су керделәр, шаярыштылар, ә мин ниндидер бер моң эчендә изрәп утырдым.

Ниһаять, кич җитте. Теге песи балалары тәки баштан чыкмый бит! Ничек кенә әниләрдән качып, яр буен әйләнәсе иде. Кызлар теләмәделәр, арыганнар. Мин, тәвәкәлләп, яр буена ашыктым. Әнә көймә  әле урынында. Чү, янында кемдер бар бугай. Качып кына якынрак килсәм, Айзиләне коткаручы егет песиләрне ашата икән! И мәрхәмәтле җан! Мин дә янына килеп, күптәнге танышым белән сөйләшкәндәй:

– Сәлам, мин дә шул нәниләр янына килгән идем, дидем.

Егет елмайды да:

 Кемдер ташлаган бәләкәчләрне,  – диде.

– Әйдә, алып кайтабыз да, хуҗалар табабыз, – дип әйтем мин кыюсыз гына. Аңа минем тәкъдимем ошар микән дигән уй башыма килде.

– Мин дә шуны әйтәсе идем, телдән алдың,  – диде ул. – Исемең ничек соң синең, чибәр кыз? Мин – Айзат.

– Сылу, – дидем.

Без Айзат белән, кояшның алсу нурларына күмелеп, озак итеп сөйләштек, хәтта кояшның елга артына кереп киткәнен дә сизмәгәнбез.

– Сылу, караңгы төшеп килә ич, сине югалтканнардыр инде? – дип борчуын белдерде егет.

– Әйдә, песиләрне алыйк та, элдертик, – дип, мин көймәне карый башладым. Көймәне капшап карагач, анда песиләр юклыгы беленде, тавышлары да ишетелмәде.

–  Качканнар... – дип көрсенде Айзат. – Ярар, борчылма, иртәгә кабат шунда очрашыйк та эзләрбез!

– Ярар, – дигән булдым, ә үзем иртәгә дә очрашасы булганга сөендем.

Аның кайнар кулы минем кулга кагылды да без җитәкләшеп, өйгә таба юнәлдек. Мин тыныч булып күренсәм дә, йөрәгем ашкына, хисләр өермәсе ташый иде.

Өйгә кайтып, җайлы гына бүлмәмә кереп яттым. Ә йөрәк әле һаман Айзат янында. Чү, бу егет йөрәгемне урлады түгелме соң?!. Тәүге мәхәббәт дигәннәре шушы буламы икән инде? Булсын, бүгенге искиткеч матур көнне мин кабат кайтарыр идем! Йөз тапкыр...Юк, юк, мең...миллион тапкыр!

Әдилә Закирова, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев