Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәктәбем - белем учагым

Вакыт чаба... Без үсәрбез, килермен мәктәбемә...

Мәктәбем — белем кояшым!
Гыйлем нурлары чәчә.
Бар нәрсәне аңлагыз, ди,
Безгә белем өләшә.

Мәктәбем — белем учагым!
Синнән җылы бөркелә.
Мәктәбемә кергән чакта
Күңелгә шатлык иңә.

Мәктәбем — белем илем,
Таштан үрелгән мәгарә.
Киләчәккә юл салына,
Хыял-өмет биредә.

Мәктәбем — тылсымлы йортым,
Һәрчак йөрәк түрендә.
Яңа серләргә төшенеп,
Кайтам өйгә һәр көн дә.

Мәктәбем — күңел бишегем,
Дәртләндерә һәр эштә.
Юлың һәрчак такыр булыр,
Онытмамын үскәч тә.

Вакыт чаба... Без үсәрбез,
Килермен мәктәбемә.
Канат үскән бер чор булып,
Сеңәр ул хәтеремә.

Асылгәрәева Риана, Чаллы, 9"Е" сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев