Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көз. Вокзал. Сабый.

Мин­нән ал­да, чит­лек­тән ыч­кын­ган кош сы­ман, ка­я­дыр ат­лы­гып тор­ган тын­гы­сыз кү­ңе­лем уян­ды. Аяк­ла­рым гы­на тү­гел, бө­тен гәү­дәм, җа­ным да әмер бир­гән­не  көт­ми­чә, Пуш­кин ура­мы­на атыл­ды. Ун­биш ми­нут­лар­дан соң мин ин­де Пе­тер­гоф вок­за­лы кар­шын­да ба­сып то­ра идем. Пи­тер бү­ген та­гын елый, әй­тер­сең  үзе­нең бер­дән­бер ба­ла­сын­нан ае­ры­лыр­га те­лә­мә­гән ял­гыз ана ул. Чын акт­ри­са, ос­кар гы­на би­рә­се ка­ла ин­де.

    Ни ге­нә дип әйт­сәң дә шә­һәр­гә тиң­нәр юк­тыр, ул чын­нан да ма­тур. Яң­гыр­лы­мы, яң­гыр­сыз­мы аны­сы ин­де за­рур тү­гел. Әгәр­дә те­ге ва­кый­га бул­ма­са мин Пи­тер­ны бел­мәс тә идем.

   Әле­ге ва­кый­га 1910 нчы ел­лар ба­шы­на ба­рып то­та­ша. Ми­ңа яшь­тә дүрт – биш ай ти­рә­лә­ре ге­нә бул­ган­дыр, шу­ңа ба­ры­сын да ап-ачык хә­тер­лә­мим, ке­ше сүз­лә­ре­нә, На­дя әй­тү­лә­ре­нә ге­нә та­я­нып сөй­лим.

    Көз ай­ла­ры иде, сен­тябрь­нең ма­тур ва­кыт­ла­ры ди­еп уй­лый күр­мә­гез. Шык­сыз сал­кын, җил­ле көн бул­ды ул. Кая бар­га­ным­ны, ни йо­мыш бе­лән җы­лы тү­шәк­тән  ае­ры­лып чы­гып кит­кә­нем­не би­ге­ле хә­тер­лә­мим, әм­ма әле­ге ерак җир­ләр­гә  һәр­хәл­дә ышт­тан туз­ды­рыр өчен ге­нә чы­гып кит­мә­гән­без­дер.

       Ми­нем атам да Пи­тер улы. Анам бе­лән та­ныш­кач, Ка­зан­га кү­че­неп  кай­тыр­га мәҗ­бүр бул­ган. Га­и­лә­нең һәр кө­не бик ма­тур үт­кән, авыл­да­гы­лар өчен алар үр­нәк га­и­лә­гә әй­лән­гән­нәр. Озак­ла­мый бу дөнь­я­га мин дә ту­ган­мын... Атам ягын­нан да, анам ягын­нан да әби-ба­бам ту­рын­да әй­тү­че­ләр бул­ма­ды, кү­рә­сең алар ин­де күп­тән те­ге дөнь­я­да...

      Көн­нәр­дән бер көн­не, бер­дән­бер  ерак ту­ган абы­ем  үлеп кит­кән. Атам аны соң­гы юл­га оза­тыр­га юл­га чык­кан. Шун­да һә­ла­кәт­кә оч­рап фа­ват бул­ган. Ба­ры­сын да йө­рә­ге­нә ар­тык якын ка­бул  итә тор­ган анам, бу хәл­ләр­дән соң биг­рәк тә бе­теш­кән. Ки­ре­сен­чә бу­ла кал­са, әле тә­пи ге­нә йө­ри баш­ла­ган на­ра­сый­ны, әл­лә ни­чә чак­рым ерак­лык­та­гы Пе­тер­гоф вок­за­лын­да таш­лап кал­дыр­ма­ган бу­лыр иде.

       На­дя, На­деч­ка! Сал­кын вок­зал­лар­дан та­бып алып үз ку­е­ны­на сый­дыр­ган, ми­не, бер бел­мә­гән ба­ла­ны тәр­бя­лә­гән, ашат­кан-эчерт­кән из­ге зат ул. Ни­гә­дер әле­ге һәй­кәл ку­яр­лык ке­ше­гә ми­нем бер­кай­чан да әни ди­еп әйт­кә­нем бул­ма­ды. На­дя – бар го­ме­рен ба­ла­лар йор­тын­да тәр­би­я­че һө­нә­ре­нә  ба­гыш­ла­ган фә­реш­тә. Үзем­не та­нып-бе­лә баш­ла­ган­нан бир­ле кай­гы­лы ва­кыт­ла­рым­да да, шат­лы­гым­нан җи­ден­че кат­та бул­ган­да да ул  гел ми­нем бе­лән бул­ды. Кем­дер кы­ер­сыт­кан­да, мәк­тәп­тән елап кайт­кан чак­ла­рым­да да  ми­не юа­та, кү­ңел­сез­лә­нер­гә ирек бир­ми иде.  Әгәр хә­лем на­ча­рай­са, нык бор­чы­ла, ки­рәк чак­та тәр­би­я­че ге­нә тү­гел та­би­бә дә бу­ла бел­де. Көн са­ен шә­һәр­дә­ге Чир­кәү­гә ба­рып ми­нем өчен укый,  исән-сау бу­лу­ым­ны те­ләп Ал­ла­га мө­рә­җә­гать итә иде.

Ни­гез­дә чы­гы­шы бе­лән  та­тар нә­се­лен­нән бул­ган, та­тар авы­лын­да ту­ган ба­ла­ны, Рус җир­ле­ге нык үз­гәрт­те ди­еп әй­тер­гә кы­ен­сы­нам, әл­бәт­тә, тик, шу­ны­сы мәгъ­лүм – мин та­тар, чу­кын­ды­рыл­ган та­тар. Үзем­не мес­кен­ләп  әй­тү­ем тү­гел, мил­ләт­тәш­лә­рем ал­дын­да да га­е­бем юк. Бу адым­га ба­рыр өчен нин­ди­дер те­ләк, ин­ци­а­ти­ва  бел­дер­мә­дем. Кы­ер­сы­ту­лар­дан, ча­ра­сыз­лык­тан ко­ты­лу ни­я­те дә юк иде мин­дә. Бәл­кем ул ва­кыт­лар­да әле та­тар төс­ме­рен алыр­га өл­гер­мә­гән, җи­теш­мә­гән бул­ган­мын­дыр?

 Исе­ме­мә кил­гән­дә, мин Фе­дя! Бәл­кем, Фи­дә­ил, ә бәл­кем Фә­рит, я бул­ма­са бө­тен­ләй дә Ил­һам ат­лы  бул­ган­мын­дыр... Кем бе­лә бит, тик ми­нем кал­ган го­ме­рем­не дә Фе­дя исе­ме ас­тын­да яшәп уз­ды­ра­сым ки­лә. Бар­лык яса­ган ял­гыш­ла­рым­да, иреш­кән  уңыш­ла­рым­да да  нәкъ тә Фе­дя бу­лып ка­лу ми­нем өчен үтә дә за­рур.  Йә, ме­нә хә­зер  әй­те­гез ин­де, мон­да кем­нең га­е­бе бар ?

     Сү­зем­не чың­га ал­ма­гыз, ша­яр­тып әй­тү­ем ге­нә, ки­рәк тү­гел, эз­лә­не­се  та­был­ган ин­де күп­тән. Ту­кай әки­ят­лә­рен, би­шек җы­рын тың­лап үс­ми­чә, са­бый ва­кыт­та рус так­мак­ла­рын, Пуш­кин иҗа­тын тың­лап үсү­ем­дә кем ге­нә га­еп­ле? Яз­мыш.

    Ә Пе­тер­гоф вок­за­лы  шак­тый ва­кыт­лар үтү бе­лән дә үз­гәр­мә­гән. Ун­ту­гыз ел элек нин­ди кы­я­фәт­тә бул­ган, хә­зер дә шун­дый.

  Арт­та  яңа яу­ган кар­дан ат­лап  бар­ган  ки­ез итек та­вы­шы ише­те­лә.

- Фе­дя, ты по­че­му здесь? опять прос­ту­жешь­ся, а на ули­це мо­роз, не за­дер­жи­вай­ся!

- Хо­ро­шо, ма­туш­ка!

Аза­лия Са­би­то­ва, Ар­ча ра­йо­ны,  Ашыт­баш мәк­тә­бе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев