Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Кыш Бабайның тылсымы»

Сез Кыш Бабайның өен күрсәгез, хәйран калырсыз! Ул шундый матур, шундый тылсымлы!

Бервакыт мин мәктәптән «өч»ле алып кайттым. Шул вакытны әни мине кисәтеп куйды: тик яхшы билгеләргә укучы балалар гына Кыш Бабайдан бүләк алачак! Бары тик тәртипле һәм тырышып укыган балаларга гына Кыш Бабай тылсымлы бүләкләр алып киләчәк!

Ничек инде алай! Миңа Кыш Бабай бүләк алып килмәячәкмени? Шул чак минем башыма бер уй килде: сәяхәткә чыгып китәргә, Кыш Бабайны эзләп табарга!

Мин кичтән үк сәяхәткә кирәкле әйберләремне җыйдым да йокларга яттым. Икенче көнне иртүк, әле әниләр уянганчы, тиз генә әйберләремне алдым да ерак юлга киттем...

Мин урманга таба юл тоттым. Безнең шәһәрдән урман ерак түгел. Барам-барам шул урман ягына карап, менә берзаман каршыма килүче зур гына кап-кара этне күреп алдым. Мин үзем этләрне бик яратам, ләкин бу юлы бераз куркып калдым. Шулай да, юлымны дәвам иттем. Эт тә туктап калды. Миңа карап-карап торды да: «Исәнме, кызчык, кая барасың?» – дип сорады. Мин эт белән исәнләштем дә үземнең ни йомыш белән юлга чыгуымны сөйләп бирдем. Аннары, сумкамнан ипи белән колбаса алып, этне сыйладым.

–  Мин – Айсылу, миңа Кыш Бабайны табарга кирәк. Минем дә бүләк   аласым килә. Соңгы атнада бер-ике тапкыр «өч»ле алдым шул! Кыш Бабайны күрсәм, шул турыда сөйләр идем, – дидем.

– Мин Кыш Бабайның өен саклаучы эт булам, – диде Каракай. – Мин сине озата барырмын, чөнки ул ерак авылдагы балалар янына китәргә җыена. Киткәнче, өлгерергә кирәк дип, без урман сукмагы буйлап йөгерә башладык. Тирләп-пешеп Бабай өенә килеп тә җиттек. Сез Кыш Бабайның өен күрсәгез, хәйран калырсыз! Ул шундый матур, шундый тылсымлы! Кыш Бабайга үземнең нишләп йөрүемне сөйләп бирдем дә: «Әйт әле, Бабакай, син бүләкләрне тырыш, яхшы укучыларга гына алып киләсеңме, әнинең сүзе дөресме? – дип сорадым. – Бу атнада мин ике «өч»ле билгесе алган идем шул, дип тә өстәдем.  

– Әйе, кызым, анысы дөрес. Ләкин син бик кыю кыз икәнсең. Сиңа киңәшем шул: тырышып укы, билгеләреңне төшермә, әти-әниеңне сөендереп кенә тор! Калганы барсы да булыр! Могҗизаларга да ышанырга кирәк! – диде Кыш Бабай миңа елмаеп.

Мин Бабакайга рәхмәт әйтеп, саубуллаштым. Каракай мине шәһәргә кадәр озатып куйды.

Өйгә кайтып керүгә, әнием яшьле күзләрен сөйртә-сөртә, мине кочаклап, үбеп алды. Бераз шелтәләде инде. Ул минем өчен бик кайгырган, каян эзләргә дә белмәгән. Мин дә әниемә сәяхәтем турында сөйләп күрсәттем: кабат әти-әнидән сорамыйча беркая да китмәскә, тырышып укырга сүз бирдем.

Без гаиләбез белән Яңа ел бәйрәмен каршыладык. Мин дә сүземдә тордым: кабат бер генә дә начар билгеләр алмадым! Әти-әниемнең шатлыкларын күрү – минем өчен зур бүләк иде. Икенче көнне йокыдан торуыма, чыршы төбендә Кыш Бабайдан тылсымлы бүләк көтә иде. Мин могҗизаларга хәзер дә ышанам! Ә сез ышанасызмы?

Айсылу Шакирҗанова, Яр Чаллы шәһәре, 4 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев