Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кунак булсаң...

«Г­ла­го­ли­ца» бәй­сез әдә­би пре­мия бәй­ге­сен­дә 3 ел рәт­тән кат­на­шып, бы­ел да җи­ңү яу­лау бә­хе­те­нә иреш­тем. Сез­гә үзем­нең хи­кә­ям­не тәкъ­дим итәм.

Соң­гы дә­рес тә­мам! Мәк­тәп­тән кай­тыр­га чык­кач, без юл­ның икен­че ягын­нан ашы­гып өе­нә кай­тып ба­ру­чы Фа­яз­ны күр­дек. Кай ара­да өл­гер­гән?

- Ма­рат, әнә те­ген­дә Фа­язны кү­рә­сең­ме? - дип со­ра­ды На­ил.

- Кү­рәм.

- Си­нең бу­рыч -  аны ку­ып то­тар­га.

Мин ап­ты­рап кал­дым. Ни­гә аны ку­ып то­тар­га? Та­гын нәр­сә уй­лап тап­ты бу На­ил? Лә­кин ул әйт­кән икән, тың­ла­мый ка­ра! Сый­ныф­та ул ли­дер. Языл­ма­ган ка­гый­дә бу­ен­ча, бө­тен ма­лай­лар аның­ча эш­ли. Биг­рәк тә Ма­рат нык ты­ры­ша. Хәт­та кай­бер кыз­лар да аңа ия­рә! Ди­лә бе­лән Зә­ри­нә ке­бек... Шу­лай ти­еш­тер дип уй­лыйм, мин  бит бу мәк­тәп­тә әле бы­ел гы­на  укый баш­ла­дым. 

Ма­рат тиз ге­нә Фа­яз­ны ку­ып җит­те. Без дә, юл аша йө­ге­реп  чы­гып, алар­га ку­шыл­дык.

- Фа­яз, хә­зер без си­ңа ку­нак­ка ке­рә­без,- дип бел­дер­де На­ил. Ми­ңа мон­дый әр­сез­лек­тән ни­чек­тер уңай­сыз бу­лып кит­те, ки­ре бо­ры­лыр­га уй­ла­дым.

Фа­яз­ның да кү­зен­дә кур­ку ча­гыл­ды.

- Нууу, бел­мим ин­де, тиз­дән ми­нем әти өй­гә кай­тыр, - ди­де  ул ике­лә­неп.

- Син бит әр­лә­нем бар, ди­гән идең, без тиз ге­нә аны кү­реп ке­нә  чы­га­быз, - ди­де Зә­ри­нә. Әр­лә­не ту­рын­да Фа­яз­ның сөй­лә­гә­нен мин дә ишет­кән идем, тик үзем­нең бер дә ан­дый җән­лек­не якын­нан күр­гән бул­ма­гач, алар­га ия­рер­гә бул­дым.

Фа­яз­лар­ның фа­ти­ры 3 бүл­мә­ле икән. Бө­тен җир­дә тәр­тип һәм чис­та­лык. На­ил, аяк ки­е­мен са­лып ат­кач, рюк­за­гын идән­гә таш­ла­ды да, бүл­мә­ләр­не ка­рап йө­ри баш­ла­ды. Без дә аңа ияр­дек. Фа­яз ни­чек­тер кы­ен­сы­нып кы­на үз бүл­мә­се­нә алып кит­те. Бу бүл­мә аның абый­сы бе­лән ике­се­не­ке икән, бе­раз кы­сан­рак, тик бик пөх­тә. Поч­мак­та­гы чит­лек­тә утыр­ган кеч­ке­нә ге­нә ак­сыл җән­лек, шул­ка­дәр күп ке­ше ки­леп кер­гәч,  өй­че­ге­нә ке­реп кач­ты. На­ил тиз ге­нә чит­лек­кә ку­лын ты­гып аны то­тып ал­ды.

- Дус­лар, зин­һар, сез аны ка­ты кыс­ма­гыз, чит­ле­ген ачык кал­дыр­ма­гыз, - дип бор­чыл­ды Фа­яз.

- Бир әле, ми­нем дә то­тып ка­рый­сым ки­лә аны, - дип, Ма­рат На­ил­нең ку­лын­нан әр­лән­не тар­тып ал­ды. Мин дә Ма­рат­тан аны со­рап ал­дым. Әр­лән­нең йө­рә­ге си­ке­реп чы­гар­дай бу­лып дөп-дөп ти­бә. Аны сый­па­ган бу­лып, тиз­рәк ки­ре чит­ле­ге­нә ты­гып куй­дым. Фа­яз аңа чис­та су куй­ды, аша­ры­на бир­де, чит­ле­ген чис­тарт­ты. Та­ма­гы туй­гач, әр­лән­нең  тә­гәр­мәч буй­лап  әй­лә­нү­ен кы­зык­сы­нып ка­рап тор­дык.

Әр­лән­не күр­дек, хә­зер чы­гып ки­тәр­гә ки­рәк бит ин­де. Тик Фа­яз­ның сә­гать­кә ка­рап-ка­рап алу­ы­на игъ­ти­бар ит­ми­чә, На­ил юы­ну бүл­мә­се­нә кит­те дә кул­ла­рын юа баш­ла­ды.

- Әр­лән бе­лән уй­на­гач, кул­ла­ры­гыз­ны юы­гыз, - дип без­не ча­кыр­ды. Кил­гәч, кран­нан су си­беп, без­не чы­лат­ты да, шар­кыл­дап кө­леп, кух­ня­га уз­ды. Без дә кө­тү­е­без бе­лән аңа ияр­дек.

- Ди­лә­нең чәй эчә­се ки­лә, әй­дә, чәй бе­лән сый­ла ин­де без­не, - дип, өс­тәл ар­ты­на ке­реп утыр­ды На­ил. Фа­яз, ниш­ләр­гә дә бел­ми­чә кы­ен­сы­нып кы­на, чү­меч бе­лән су­ны газ­га куй­ды. Зә­ри­нә мо­ны кү­реп, кө­леп алыр­га да җи­теш­те:

-  Хи, сез­нең  чәй­нек шун­дый­мы­ни?

 Фа­яз­га бик кы­ен бу­лып кит­те. Чәй сал­гач, бер ке­ше­гә чы­на­як җит­мә­вен кү­реп, ул та­гын уңай­сыз­ла­нып кал­ды, сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып:

- Дус­лар, чәй­лә­ре­гез тәм­ле бул­сын, ми­нем эчә­сем кил­ми әле,- дип, сә­гать­кә ка­рап ал­ды.

- Рәх­мәт, Фа­яз! - ди­дем мин аңа.

- Чәй бал­сыз һәм кән­фит­сез­ме­ни? - дип ка­нә­гать­сез­ле­ген күр­сәт­те Ма­рат.

 Фа­яз, кух­ня киш­тә­лә­рен­нән тәм­ле әй­бер эз­ләп тә бер­ни тап­ма­гач, бер са­выт йө­зем җи­ме­ше чы­гар­ды. Ба­ла­лар шун­дук аны ашап та бе­тер­де­ләр.

- Чәй эч­кәч, уй­нар­га да ярый! – ди­де На­ил. – Фа­яз, нин­ди уен­на­рың бар?

Фа­яз ку­нак­ла­рын үз бүл­мә­се­нә алып кер­де. Киш­тә­лә­ре ту­лы ки­тап, бер уен­чы­гы да юк.

- Ки­тап­ха­нә­гә кил­дек­ме­ни без, - дип баш чай­ка­ды Ма­рат.  Фа­яз тиз ге­нә тарт­ма  бе­лән өс­тәл уе­нын тар­тып чы­гар­ды, шарт­ла­рын аң­лат­ты. Уен­да Фа­яз җи­ңә баш­ла­гач,  Ма­рат­ның ачуы ки­леп, бө­тен кар­точ­ка­лар­ны бол­га­тып, төр­ле як­лар­га чә­чеп бе­тер­де.

- Ма­рат, үп­кә­лә­мә, бу си­нең бе­рен­че уе­ның, баш­ка юлы син җи­ңәр­сең,- дип юат­ты аны Фа­яз. Ма­рат икен­че бүл­мә­гә чы­гып кит­те.

- Уф, ашый­сым ки­лә, чәй бе­лән ге­нә ку­нак сый­ла­мый­лар ин­де, - дип әр­сез­лән­де  На­ил.

- Ми­нем дә ашый­сым ки­лә, лә­кин ул тиз пе­шә тор­ган  бул­сын, - ди­де Зә­ри­нә.

- Йо­мыр­ка тә­бә­се бул­са да  пе­ше­рер­гә бу­ла бит ин­де, - ди­де Ди­лә. Ан­нан кыз­лар да ка­я­дыр кит­те­ләр.

 Та­гын кух­ня­га чык­тык. Фа­яз авыр су­лап куй­ды. Ул йо­мыр­ка тә­бә­се кыз­ды­рыр­га җы­ен­ды. Лә­кин аның мо­ңар­чы бер­кай­чан да аны пе­шер­гә­не юк икә­не кү­ре­неп то­ра. Фа­яз су­ыт­кыч­тан 4 йо­мыр­ка алып, алар­ны та­ба­га сы­тып сал­ды, пли­тә­не куш­ты. На­ил  су­ыт­кыч­ны ачып ка­ра­ды, ан­да 3 йо­мыр­ка, яр­ты ше­шә сөт, бер  бан­ка тоз­ла­ган кы­яр һәм ше­шә тө­бен­дә ге­нә көн­ба­гыш мае кү­рен­де.

- Фа­яз без ке­рү­гә бер­нин­ди тәм­ле ри­зык та әзер­лә­мә­гән, - ди­де На­ил.

-  Ал­дан бел­гән бул­сам, әзер­ләр идем.

Бер­за­ман көй­гән ис чы­га баш­ла­ды, та­ба­дан тө­тен кү­тә­рел­де. Фа­яз тиз­рәк газ­ны сүн­де­реп куй­ды. Икен­че бүл­мә­дә нәр­сә­дер чыл­ты­рап ва­тыл­га­ны ише­тел­де.  Хуш­буй ис­лә­ре аң­кы­тып, кух­ня­га Зә­ри­нә бе­лән Ди­лә кер­де­ләр.

- Нәр­сә бул­ды?

- Әл­лә ут чык­ты­мы?

Кып-кы­зыл ирен­ле,  кап-ка­ра каш­лы, бу­ял­ган күз­ле, яшел тыр­нак­лы, бит­лә­ре кер­шән­гә бат­кан кыз­лар­ны күр­гәч без тук­та­мый­ча кө­лә баш­ла­дык. Шул ара­да Фа­яз­ның әни­се­нең би­зә­нү әй­бер­лә­рен­нән фай­да­лан­ган­нар бит. Мес­кен Фа­яз­да гы­на кө­лү кай­гы­сы бул­ма­ды:  көй­гән ис­ле кух­ня­ны җил­лә­тер­гә­ме, әни­се­нең йо­кы бүл­мә­сен­дә кыз­лар яса­ган тәр­тип­сез­лек­не тө­зә­тер­гә­ме? Рөх­сәт­сез ке­ше әй­бе­ре­нә ка­гыл­ган кыз­лар­дан ми­нем дә кү­ңе­лем кайт­ты.

- Ку­нак­ла­рың­ны тәм­ләп сый­лый ал­ма­гач, нин­ди ху­җа ин­де син? – ди­де, кы­лан­чык­ла­нып, Ди­лә. Фа­яз нәр­сә­дер әй­тер­гә те­лә­гән иде, лә­кин ты­е­лып кал­ды.

- Фа­яз, тоз­ла­ган кы­яр бан­ка­сын баш­ла, тәм­ле­рәк бу­лыр, – дип бо­ер­ды На­ил. Ул ара­да Ма­рат та ки­леп кер­де:

- Фа­яз, ан­да... ни... әр­лә­нең әл­лә кая кит­кән...

- Ах, чит­ле­ген ач­кан идең­ме­ни?

- Мин ка­ра­ган гы­на идем... – дип ак­лан­ды да, Ма­рат өс­тәл ар­ты­на ке­реп утыр­ды. Фа­яз үз бүл­мә­се­нә йө­гер­де.

Ул әр­лә­нен эз­лә­гән ара­да, сый­ныф­таш­лар көй­гән йо­мыр­ка тә­бә­се бе­лән тоз­ла­ган кы­яр­ны   ашап та бе­тер­де­ләр. Дүрт ке­нә урын­дык бул­гач, мин ба­сып кы­на тор­дым.

- Ми­ңа оша­ма­ды, тәм­сез, - дип зар­лан­ды На­ил.

- Әйе, үзе көй­гән, үзе тоз­сыз,  - ди­де Ди­лә.

- Ма­лай­лар, кыз­лар, җит­те сез­гә! Ку­нак бул­са­гыз, тый­нак бу­лы­гыз,-ди­дем мин алар өчен  оя­лып.

-Ах, син кем бул­дың әле без­гә ки­сә­тү ясар­га? – дип кы­зып кит­те На­ил.

Фа­яз, әр­лә­нен то­та  ал­ма­ган­га бор­чы­лып, яңа­дан кух­ня­га кер­гәч, тә­рә­зә­дән ка­ра­ды да:

- Ай, әти эш­тән кайт­ты, өй­не тиз­рәк тәр­тип­кә ки­те­рер­гә бу­лы­шы­гыз әле. Ай­дар, йо­кы бүл­мә­сен­дә нәр­сә бул­ган ан­да, ка­ра әле.

 Күз ачып йом­ган­чы, На­ил, Ма­рат, Зә­ри­нә, Ди­лә пе­си сы­ман шым гы­на ишек­тән  чы­гып сыз­ды­лар.  Фа­яз са­выт юар­га ке­реш­те, мин йо­кы бүл­мә­се­нә йө­гер­дем. Ка­ра­сам, би­зә­нү өс­тә­лен­дә бө­тен нәр­сә ту­зып ята, ә идән­дә – хуш­буй ше­шә­се  ва­тык­ла­ры. Ул ара­да  Фа­яз­ның әти­се кай­тып кер­де.  Ка­ра­са - чы­ла­нып бет­кән юы­ну бүл­мә­се, Фа­яз­ның бүл­мә­сен­дә туз­ды­рыл­ган  уен кар­точ­ка­ла­ры, ачык чит­лек, бүл­мә буй­лап йө­ге­реп йө­рү­че әр­лән, йо­кы бүл­мә­сен­дә та­ра­лып ят­кан ин­нек, сөр­мә, кер­шән, ва­тыл­ган фла­кон, кух­ня­да көй­гән ис һәм юыл­ма­ган са­выт-са­ба... Мин, хуш ис та­рат­кан пы­я­ла  ки­сәк­лә­рен җый­ган­да бар­ма­гым­ны ки­сеп, ниш­ләр­гә бел­ми ба­сып то­рам.

Фа­яз­ның әти­се ка­рап-ка­рап тор­ды да, кы­рыс кы­на шел­тә­ләп ал­ды:

- Фа­яз, әл­лә син шу­шы тәр­тип­сез ма­лай бе­лән дус­лаш­тың­мы? Әни­ең ши­фа­ха­нә­дән кай­ту­га әй­бәт бү­ләк яса­ган­сың...

Шул ва­кыт­та җир ярыл­са, мин җир ти­ше­ге­нә ке­реп ки­тәр идем...

Гай­нет­ди­нов Ай­зат, Яр Чал­лы шә­һә­ре, 2нче гим­на­зи­я­нең 7“В” сый­ныф уку­чы­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп хикәя! Бу чынбарлык. Хәзерге заман балалары бер начар, усал лидерга тиз иярә шул... Ни кызганыч, мондый хәлләр күп очрый. Марат кебек дуслар телим.!