Күмәк хикәя: «Куяннар порталы»
Ватсаптагы «Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре төркеменде укучыларыбыз кабат күмәк хикәя язып карарга булдылар.
Берсе башлый, калганнары дәвам итә. Кызык кына килеп чыкты бугай.
Хикәянең авторлары: Әмир Фәрхуллин, Сөмбел Шәрифуллина, Рәйсә Абдуллина, Зәринә Гыйльметдинова, Азалия Сабитова.
«Куяннар порталы» (Фантастик хикәя)
Кәрим «К» авазын әйтә алмый. Ул сөйләшкәндә «к» авазы кермәгән сүзләрне генә сайлап әйтә. Аңа инде әнисе дә көн саен «кар-кар» дигәнне кабатлата иде. Беркөнне аның янына каргалар очып килде. Кәрим аларга карап «Аргалар», «аргалар» — дип тә, — «ар-ар» дип тә кычкырып карады. Малай өйдәгеләргә «Минем аниулга авылга әби-бабай янына айтасым илә», — диде. Әбисе белән бабасының куяннары күп. Ә Кәрим аларны үлеп ярата. Араларыннан аның иң яратканы — ап-ак колаклы Әйлинә иде. Исеме дә нинди күркәм бит, Кәрим үзе кушкан.
Әби-бабасы Кәримне сагынып көтеп торганнар. Әбисе әнә бәлеш тә пешерергә куйган. Кәрим куяннарына сәлам биреп чыкты да, энесе Әскәрне ияртеп, чана шуарга китте. Кар борыннарга куна, күк томаны гүя җиргә агыла. И рәхәт тә соң инде шулай тын беткәнче, салкынлыгы кыштырдап торган карда ауный-ауный тәгәрәүләре! Малайлар, уйнап туйгач, өйләренә кузгалдылар. Морҗадагы ак төтен күккә үрмәләгән, ниндидер ямь балкып торган әби-бабай йорты бик тә якын булып тоелды. Ә килеп керсәләр, өйгә итле бәлеш исе таралган. Бит очлары кызарып кергән малайларның хәйран гына ашыйсы килгән иде. Әнисе бөтнек, кура җиләге яфрагы кушып хуш исле чәй дә пешереп куйган!
Кәрим:
— Әх, бигрәк тәмле синең чәйләрең, әнием, — дип мактый-мактый чәй эчте.
Хуш исле чәй һәм итле бәлеш исен сизеп булса кирәк, күрше Мәхмүт бабай да «йөгереп» керде. Ул да бик тәмләп, мактый-мактый сыйланды. Соңыннан, Мәхмүт бабай балаларны үз яныңа җыеп алды. Һәм бик серле генә итеп: «Булды бит әле хәлләр...» — диде.
— Иртән шулай куяннарымны ашатып йөрим. Кырт-кырт ризык кимергәннәрен карап торырга яратам. Озак кына күзәтеп тә тордым. Бар нәрсә дә һәрвакыттагыча иде инде. Ә кич куяннарны карарга чыксам, ап-ак төслесе юкка чыккан. Кая киткәндер, белмим. Иң матуры иде... Эзләп хәлдән тайдым, — дип сөйләде Мәхмүт бабай.
— Әйдәгез, уянны эзләргә чыгабыз, — диде Кәрим. Тәмле бәлеш, бөтнекле чәй аңа көч өстәгән иде. Һәм ул сикереп торды да киенә башлады.
Әскәр дә аңа ияреп тиз-тиз бияләй, башлыкларын эзләргә тотынды.
***
Барысы да Кәрим көзге каникулга кайткач башланды. Әйлин аның «к» авазын әйтә алмагына чын күңелдән борчылды, ярдәм итәсе килде. Күршедә яшәүче Мәхмүт бабайның ак куяны аңа булышырга сүз бирде. Алар күптән дус инде. Бу ак куянны алар үзара Таптым дип йөртәләр. Нәрсә генә сорасаң да ул тәпиен башына терәп, озак кына уйлап тора, аннары «Әһә, таптым бит», — дип кычкыра. Янәсе бер идея килгән моңа.
Бу куяннар үз дөньяларында профессорлар икән. Алар очрашып торырга бер портал уйлап тапканнар. Шуның аша төрле җирләргә сәяхәтләр кылалар. Ә бу юлы куяннар аждаһалар иленә барып кайтырга булганнар. Бабаларының бер карт аждаһа турында сөйләгәне бар иде. Имеш, ул һәр җан иясенең бер теләген үти ала икән.
Әйлин кирәкле формуланы пышылдагач, стенада ут боҗрасы пәйда булды. Һәм ул шул мизгелдә Таптым янына килеп чыкты. Аннары алар бергәләп тагын бер формула пышылдадылар. Бер секунд эчендә алар аждаһалар иленә килеп җиттеләр.
Карт аҗдаһа тәрәз каршында пәйда булган ике куянга карап бераз аптырап торды да аннары:
— Безгә кунаклар килгән икән бит. Ни йомыш белән йөрисез соң?
Куяннар барысын да сөйләп бирделәр.
— Хм... — дип сакалын сыпырды да аждаһа, Әйлиннең колагына сихерле сүзләр пышылдады, — Бу тылсым булышырга тиеш. Дустың барлык авазларны дөрес әйтергә өйрәнер, – диде.
Куяннар рәхмәт әйтеп кайтырга чыктылар. һәм шул секундта утлы боҗра эченә кереп югалдылар.
***
Ишегалдына чыккач Кәрим беренче эш итеп бабасының куяннары янына йөгерде. Әскәр әтисе һәм Мәхмүт бабай белән күрше ихатага кереп киттеләр. Алар куянны эзләргә керештеләр. Ак кар өстендә ап-ак куянны табу бер дә ансат эш түгел шул...
Кәримнәрнең куяннар читлеге тирәсенә яхшы гына кар салган. Малай карны көри башлады. Тик бер почмагындагы карны чистартып бетерәм дигәндә, көрәге йомшак нәрсәгә тиде. Әйбәтләбрәк караса, анда чит-ят куян.
— Аян илеп чытың син? — диде Кәрим гаҗәпләнеп.
— Аян түгел, күршенеке мин, минем хуҗа сезгә кереп китте.
Сөйләшә торган куян күргәнегез бар идеме? Менә Кәримнең дә күргәне юк иде. Ул бу сәер хәлдән артына килеп утырды.
— Мин Таптым булам. Әйлиннең дусты, — диде ап-ак куян. Без бераз ялгыштык, формуланы дөрес әйтмәгәнбез. Читлек эченә түгел, тышына килеп чыктык.
Кәрим тагы да сәерсенде. Шул чак ак куян артыннан аның яраткан Әйлине килеп чыкты.
— Әйлин, — дип кенә әйтә алды малай.
— Кәрим, курыкма. Хәзер мин сиңа барысын да аңлатам, — диди Әйлин.
Куян үзләренең дөньялары, сәяхәтләре турында сөйләп бирде.
— Син мине сыпырсаң, «к» авазын әйтә алачаксың, — диде Әйлин.
Ә Кәрим һаман селкенә дә алмыйча, тораташ булып кар өстендә утыра бирде. «К» аквазын түгел, бу минутта ул бер аваз да «сытып» чыгара алмады.
Әйлин малайга нинди шок ясаганнарын аңлап алды. Үзе аңа якынрак килеп сырпалана башлады. Кәрим «эреде». Ул куянын кочып алды.
— Әйлин... — дия-дия куянны сыпырды.
Шуннан соң ике озын колаклы профессор формула пышылдадылар. Утлы боҗра пәйда булды һәм куяннар юкка чыкты.
Кәрим күзләрен бер ачты, бер йомды. Башкалар килеп җиткәндә ул һаман кар өстендә утыра иде.
— Улым, син нишлисең? Бу Мәхмүт бабаң безне шаярткан бугай. Бөтен җирдән ак куянны эзләп бетердек. Карасак, читлектә утыра... Тор инде нишләп утырасың, — диде әтисе.
Кәрим сикереп торды да, әтисенә нидер әйтмәкче иде туктап калды.
Аннары ул читлеккә борылып карады, Әйлин берни булмагандай печән кимереп утыра иде.
«Әллә күзгә генә күрендеме соң?» — дип уйлап куйды малай.
Өйгә кергәч, Кәрим чишенә-чишенә:
— Әни, куян табылды. Ул читлектә булган. Ә мин безнең читлек кырыен көрәп куйдым. Кар ява да, ява... — дип тезеп китте.
Барысы да кинәт бөтен эшләрен ташлап Кәримгә төбәлделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев