Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кулъяулык, чиккән сөлгеләр тарихтан уелмасын

Актаныш укучылары иҗаты.

Уелмасын

Сабантуй бизәге булып,

Чиккән сөлге саналган.

Кызларның уңганлыгын да

Шул бизәкләр сынаган.

 

Солдат егеткә бүләккә

Кулъяулыклар чигелгән.

Бизәкләргә күпме хезмәт,

Күз нурлары түгелгән.

 

Сабантуй колгасында

Батыр өчен ул сөлге.

Татар кызының егеткә

Әзерләгән бүләге.

 

Милли бизәкләребезнең

Төсләре җуелмасын.

Кулъяулык, чиккән сөлгеләр

Тарихтан уелмасын.

 

Хак динем син

(Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан)

 

Дистәләрчә гасырлардан

Безгә иңгән Ислам.

Өндәгән бары хаклыкка,

Күңелләргә салган иман.

«Бисмилла», – дип эш башларга

Өйрәткән ул мөселманны.

«Туры юлдан тайпылма», – дип

Калдырган ул догаларны.

Коръәнебез – изге китап,

Исламыбыз безнең кыйбла.

Аллаһымның бөек көче

Безне саклап, яклап тора.

Азалия Ямалиева, Актаныш районы, Күҗәкә мәктәбе.


Аккүземне сагынам

Йөри   идем рәхәтләнеп,

Аккүзем урамында.

Йөри-йөри һич  туймаслык

Болын, урманнарында.

 

 Авылымның  урманында

 Ни генә үсми  икән.

 Болынында  иртән-кичен

Сандугач  сайрый  икән.

 

Аккүзкәем, синең  өчен

Ут-суга  керер идем,

Шундый  матур, шундый  ямьле

Горур Аккүзем минем.

Айзилә  Әхмәтова, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе.


Әни кулы нигә йомшак?

 

Кулың белән назлап юатасың,

Баштан сыйпап.

Ничек шул кадәр, әнием,

Синең кулың йомшак?

Кулларыңда бармы әллә

Берәр серләр?

Күзләреңә карыймын мин

Җавап эзләп.

Миңа карап елмаясың

Серле итеп.

Эреп китәм,әнием,

Шуны күреп.

Сүзсез аңлыйм, әнием,

Синең назларыңны.

Тоям йомшак итеп

Шул чак кулларыңны.

Азамат Шәкүров, Актаныш районы, Актаныш 1нче урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев