Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзге бакчам уңышлары

Көзге бакча җәйге бакчадан да матуррак.

Көзге бакча җәйге бакчадан да матуррак.  Ул үзенең сары-алтын, кызыл-коңгырт төсләре белән күңелгә якын, күп уңышы белән  безне сөендерә.  Бу уңыш безне кышын туендыра. Яшелчәләрдән  кыяр,помидор, суган, бәрәңге,кызыл чөгендер, кишер безнең  һәр көн пешерелә торган ризыкларыбызда бар диярлек. Һәр яшелчә  витаминнарга бай.

Яшелчәләребезне җыеп урнаштыргач, әкрен генә барлык куакларыбызны салкын тимәсен дип, томалап төреп куябыз.  Май аенда ап-ак шау чәчәктә булган баланыбыз  хәзер кып-кызыл алкаларын тагып утыра.  Баланыбыз да 
ел саен күп уңыш бирә.  Аннан әнием без яраткан балан бәлешен пешерә.  Алмагачларның уңышын әйтеп бетереп булмый. Алма күп булды быел. Аннан кышка күпме компот, кайнатма, как ясалды. Шулкадәр яратып ашыйм 
әниемнең алма бәлешен. Тырышып хезмәт куйсаң, иренмәсәң, никадәр уңыш җыеп алып була бакчадан. Дөньялар тыныч булып, бакчабыздан җыеп алган уңышларыбызны исән-сау ашарга язсын. 

Әмир Кәримуллин – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев