Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көт безне, авыл!

Эх, шундый матур авыл юкка чыгар микән инде!

Энем Кәрим белән җәй җитүен зарыгып көтеп торабыз. Каникул ялларына чыгу белән авылга – Яңа Сәеткә кайтабыз. Анда безне әбиебезнең туып-үскән  йорты, яшел чирәмле ишегалды көтеп тора. Йортта күптәннән инде беркем дә яшәми. Ул – ялгыз.

Менә быел да әбиебезне машинага утыртып, әти, әни, апам, энем һәм мин Яңа Сәеткә юл тоттык. Авылга кереп, үзебезнең урамга борылгач, ерактан гүя моңаеп, ике күз кебек тәрәзәләре олы юлга төбәлгән: “Тизрәк кайтыгыз! Мин берьялгызым ел буена сезне зарыгып көтәм!”– дип дәшкән кебек зәңгәр капкалы өй каршы ала.

– Менә хәзер дәү әбиегез кулын каш өстенә куеп, безне көтеп, карап торган кебек, - дип авыр сулап куя әбиебез.

Алып килгән төенчекләрне күтәреп, ишегалдына үтәбез. Бер якта алма бакчасы, икенче якта кура җиләкле бакча. Койма өстеннән алмагачлар кыенсынып кына, яшел яфраклы ботакларын изиләр: “Гафу итегез, алмаларыбыз өлгермәде шул әле, сыйлый алмыйбыз...”- дип шыбырдашалар.

Әби яшереп куйган ачкычын табып, йозакны ача. Йорт эченнән салкын һава килеп бәрелә. Әбиебез:

– Хәзер, балалар чәй куеп җибәрербез! Өй дә җылынып китәр! – дип, чиләккә тотына.

– Бир, әнкәй, үзем алып керәм су! – ди әни.

– Юк, юк, үзем күршеләргә кереп алам, хәлләрен дә белеп чыгармын! – дип әби, чыгып китә.

Авылына кайткач, әби яшәреп киткән кебек була, яшьләр кебек очынып кына йөри.

– Әйдәгез, балалар, өстәл өсләрен юып алыйк! Савыт-сабаларны да юарга кирәк! – ди әни.

– Узган җәйдә юган идек ич! Аннан соң беркем дә савытларга тимәгән бит, өсләре дә капланган! – дим мин, гаҗәпләнеп.

– Тычканнар кереп, азык эзләргә мөмкин, – ди әнием.

Йортның эче кечкенә генә булса да, бик матур! Тәрәзәләргә ак пәрдәләр эленгән, агач стеналарны бизәп, чигүле өлгеләр беркетелгән. Әбиебез шулай тырышкан! Яз җитү белән, кайтып өйләрне юып чыгара ул.

– Мичкә ягып җибәрим әле! – дип әтиебез, утынга чыгып китә.

Ә без энем белән, кушылган эшләрне бетергәч, ишегалдына чыгабыз. Башка чара юк, чөнки монда телевизор да юк, телефон да тотмый. Тышка чыккач, беравык тирә-юньгә карап торабыз.

– Нишлибез? – ди энем.

– Әйдә, Әснәф абыйларга,“зоопарк” карарга! – дим мин.

– Әйдә! – ди Кәрим, шатлыктан урынында сикергәләп.

Әснәф абый безне елмаеп каршы ала:

– Кунакка кайттыгыз әллә? Әйдәгез, куян балаларын күрсәтәм, – дип, безне, тезелеп торган агач оялар янына алып бара. Ул әкрен генә колакларыннан тотып, йомшак йомгакларны оядан тартып чыгара. Без нәни куркакларны күкрәгебезгә кысабыз. Куяннар тыпырчыналар, тырнашалар. Ай-яй үткен дә соң тырнаклары!

– Курыкмагыз, без бит сезне яратабыз гына! – ди Кәрим.

Әснәф абый безгә:

– Әле безнең Актүш бәбиләр китерде бит! – ди.

Актүш, бәхетле “елмаеп”, безне койрык болгап каршы ала. Көчекләр берсеннән-берсе матур, йоп-йомрылар! Куян балалары кебек тырмашмыйлар да.

Кайтып керүебезгә өй эче дә җылынган, өстәл дә хәзерләнгән. Мич янындагы кроватька менеп утырабыз. Калганнар өстәл тирәли урындыкларга утыра. Мичтә чырт-чырт утын яна. Мич эчендә биешкән ялкыннарга карый-карый “тәмлүшкәләр” белән чәй эчәбез. Өстәл өстен җыештырып куйгач, барыбыз да тышка чыгабыз.

– Әйдәгез, ындыр артына чыгып керик, балалар! – ди әбием.

Барыбыз да тезелешеп, бакча артына, болынга китәбез. Болында зур, матур күзле бозаулар үлән чемченә, тышауланган ат йөри. Тирә-юньдә яшеллек, матур чәчкәләр, чут-чут кошлар сайрый, чикерткәләр серләшә. Без энем белән, әкрен генә барып, бер бозауның бөдрә маңгаен сыйпыйбыз. Бозау курыкмый, безнең кулны ялый.

– Менә ачы кукы, витамин җыегыз!- дип, әтиебез безгә, кукы тоттыра.

Тәмле дә соң шушы Сәет кукылары!

– Быел җиләк күп булыр, Аллаһ боерса, – ди әбием, – Менә, яфраклары күп күренә!

Ындыр артыннан кайтуга, көтү кайтыр вакыт та җиткән. Ул көтү кайтканын күзәтү, бер мультик карауга да алыштыргысыз!

Капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырабыз. Безнең янга күрше-күлән җыела.

– И-и, Расиха апа, бер дә картаймыйсың син! Ничек шулай беркилеш торасың? – дип, әбиебезне мактап куялар.

– Картайдым инде, – ди, әбиебез моңсу елмаеп.

Ерактан тузан туздырып, сөтлебикәләр кайтканы күренә. “Мин кайтам! Капкаңны ачып тор!”– дип мөгрәгән, бәэлдәгән тавышлар якынайганнан якыная.

– Менә бу аклы-каралысы – минеке! – дим Кәримнең колагына.

– Ә бу карасы – минеке! – дип пышылдый энем.

– Көтүдә маллар да әзәеп килә... – ди әтием авыр сулап.

– Кешеләр дә әзәеп килә шул, яшьләр шәһәргә китеп беттеләр. Нишләсеннәр, эш урыннары юк. Клубы да җимерек, – ди күрше апа.

– Гөрләп торган чаклары бар иде шул, – дип уфтана әбиебез, – Нинди бай колхозы, фермалары бар иде...

Безгә дә шул вакытта бик моңсу булып китә. Эх, шундый матур авыл юкка чыгар микән инде! Шул вакытта татлы хыял дөньясына чумам. Менә үсеп, күп итеп акча эшләп, Сәеткә кайтам. Балалар бакчасын төзетәм, клубны матур итеп ясап куям, фермалар ачам! Авылның матур болыннарын, урманнарын видеога төшереп бөтен Татарстанга күрсәтәм. “Яшьләр! Карагыз, нинди матур авыл, табигате нинди бай! Кайтыгыз! Авыл сезне көтә!”– дияр идем.

Сау булып тор, авылкаем! Дәү әбиебезнең йорты, сагышланма! Ямьле Сабан туена көт безне!

Зәкиева Әминә, Мөслим гимназиясенең 6нчы В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев